Татар телен башкаларга да кызыклы итеп, аны инглиз теле белән кушып видеороликлар төшерүче блогер белән таныш булыгыз – Диана Галимова. “Менә сез татар һәм инглиз телендә бер үк төрле сөйләшә аласызмы? Сөйләп карагыз әле, ул искиткеч!” – ди ул. Диана үзе әлеге ике телдә рәхәтләнеп сөйли дә, матур итеп җырлый да! Һәм бу аңа рус телен кулланырга һич комачауламый!
Диана белән социаль челтәрдәге шәхси бите аша таныштым. Инглиз телендә иркен сөйләшеп утыра-утыра да, халкыбызның “Су буйлап”, Хәния Фәрхинең “Әлдермеш”ен җырлап җибәрә. Бер җөмләдәге сүзләрне татарча катыш инглизчә сөйли. Шундый кызык!
Дианага әле 22 генә яшь. Татар һәм инглиз теле укытучысы булырга белем ала. Менә инде дүрт ел онлайн форматта инглиз телен укыта. Дәресләренә язылучылар арасында Җир шарының төрле почмагында яшәүче күп милләт вәкилләре бар. Әле менә хәзер Дубай, АКШ, Дагыстан, Испаниядән укучылары белән шөгыльләнә. Никадәр милләт халкына татар телен, татар җырларын ишеттерә бит Диана! Көн саен сторизларында татарча да, инглизчә дә сөйләшеп, безнең телебезгә кызыксыну уята. Укучылары “Нәрсә турында сөйлисез, безгә дә әйтегез әле”, дип сорыйлар икән. “Ә мин горурланып, “Туган телем ул – татарча сөйләшәм”, – дим аларга”.
Инглиз теленә дә, җыр-моңга да мәхәббәт уятучы кеше – Диананың әтисе – Башкортостанда яшәп иҗат иткән музыкант-аранжировчик Юнир Галимов. Кызганыч, ул былтыр мәрхүм булган. Кечкенәдән әтисе белән җырлап үскән Диана. “Мәктәпне тәмамлаганда, кайда укырга керәсен белми идем. Әти: “Кызым, инглиз телен өйрән!” – диде. Шуннан мин бу тел белән кызыксына башладым: инглиз блогерларын карадым, интернет аша төрле мәкаләләр укыдым, кызыксынып өйрәндем”.
Татар теленә мәхәббәтне кечкенәдән Фәния әбисе тәрбияләгән. “Татарча бик күп такмаклар да беләм әле мин”, — дип мактанып алды Диана. Афәриннән башка сүз юк!
Кадрия Хәммәдиева
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat
Кызым бахетле бул ижади унышлар телимен ипташларен шулай куп булсын АК юллар моя красапетка.