Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының Конституция советында узган күчмә утырышында депутатларга 2023-2024 елларда Татарстанда конституциячел законлылык торышы турында доклад тәкъдим ителде. Моннан тыш, парламентарийлар муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри эш дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Конституция советы Рәисе Илгиз Гыйләҗев, суд хакимияте органнары җитәкчеләре, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Утырышны ачып, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин искә төшергәнчә, Конституциия советы турында республика законы 2023 елда кабул ителгән. «Әлеге законның 12 маддәсендә Татарстан Республикасы Конституция советының елга бер мәртәбә Дәүләт Советына үз эшчәнлеге турында доклад тапшыруы каралган, – дип искәртте ул. – бүген комитет утырышында карала торган доклад беренче тапкыр парламентарийларга Дәүләт Советының чираттагы утырышында тәкъдим ителәчәк. Закон чыгаручылар һәм хокук кулланучылар фикерләре белән алмашу дәүләт төзелешенең хокукый нигезләрен ныгытуга хезмәт итәчәк тәкъдимнәр эшләргә мөмкинлек бирер дип өметләнәбез».
Комитет утырышында Татарстан Республикасында конституциячел законлылык торышы турындагы докладны ТР Конституция советы рәисе Илгиз Гыйләҗев тәкъдим итте. «Конституция советы гражданнарның конституциячел хокукларын һәм ирекләрен яклауның өстәмә гаранты булып тора, – диде ул. – Хәзерге вакытта дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары составында без тыгыз хезмәттәшлек иткән Адыгея, Башкортостан һәм Саха (Якутия) Республикаларында Конституция советлары төзелде. Алардан аермалы буларак, Татарстан Конституция советы республиканың даими эшләүче дәүләт органы булып тора. Конституция советы Татарстан Республикасы законнарының яисә аларның аерым нигезләмәләренең – Татарстан Республикасы Рәисенең, Министрлар Кабинетының, республика башкарма хакимиятенең башка органнарының норматив хокукый актларының, җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларының конституциячеллеге яисә Конституциягә каршы килүе турында бәяләмәләр чыгара. Конституция совететының норматив хокукый акт Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килми дип танылган йә хокукый җайга салудагы бушлыкны бетерү кирәклеге килеп чыккан бәяләмәсе карала торган норматив хокукый актны чыгарган орган (вазыйфаи зат) тарафыннан Конституция советы бәяләмәсе басылып чыкканнан соң өч айдан да соңга калмыйча мәҗбүри каралырга тиеш».
Илгиз Гыйләҗев сүзләренә караганда, эшчәнлек чорында Конституция советына гражданнардан 100дән артык мөрәҗәгать кергән. Конституция советының рәсми сайтына Интернет челтәреннән 4 меңгә якын кулланучы кергән, барлыгы 50 меңнән артык карау теркәлгән.
Мирас алу, җәмәгать транспортында йөрү тарифларына дәгъва белдерү мәсьәләләре буенча күп мөрәҗәгатьләр килә. Граждан-хокукый алыш-бирешләрне гамәлдә түгел дип тану үтенечләре белән мөрәҗәгатьләр дә очрый.
Мөрәҗәгатьләрне карау процедуралары шактый демократик, мөрәҗәгатьләрнең формасында катгый таләпләр юк, һәм анда куелган мәсьәләләр чагыштырмача ирекле рәвештә карала. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе электрон элемтә төрләрен куллана. Почта хәбәрләре дә актуаль булып кала, әлеге элемтә төреннән нигездә өлкән яшьтәге гражданнар һәм иректән мәхрүм итү урыннарында җәза үтәүче затлар файдалана.
Илгиз Гыйләҗев билгеләп үткәнчә, гражданнарның Конституция советына кергән мөрәҗәгатьләренә анализ ясау шулай ук гражданнарны хокукый яктан җитәрлек дәрәҗәдә белеме булмау проблемасын да ачыклаган: мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе ведомство буйсынуының гомуми кагыйдәләрен дә белми, дәүләт органнарының эш механизмнарын һәм хакимиятне бүлү принципларын аңламый. Шәхсән кабул итү кысаларында һәм телефон аша аралашу барышында гражданнар халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүче оешмаларның, югары уку йортлары каршындагы юридик клиникаларның барлыгы турында хәбәрдар булмауларын күрсәтәләр, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша мөрәҗәгатьләр җибәрү мөмкинлегенә гаҗәпләнәләр.
Бүген үк комитет утырышында республика муниципаль хезмәткәрләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләсе каралды.
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов билгеләп үткәнчә, хокук өлкәсендә муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләре министрлык эшенең мөһим юнәлешләреннән берсе булып тора. «Соңгы 3 елда гына да җирле үзидарә органнарына 700дән артык методик материал җибәрелде, – дип ассызыклады Мөхәррәм Ибәтов. – Җирле үзидарә органнары адресына 127 модель акт проекты, шул исәптән муниципаль хезмәтне оештыру өлкәсендә муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның вәкаләтләренә һәм халыкның җирле үзидарәне гамәлгә ашыруда катнашуына бәйле проектлар, муниципаль берәмлекләрнең уставларына төзәтмәләр кертүче проектлар җибәрелде. Соңгы ике елда министрлык вәкилләре җиде программаны гамәлгә ашыруда катнашты, алар буенча муниципалитетларда һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә эшләүче 1400дән артык хезмәткәр белем алды».
Мөхәррәм Ибәтов сүзләренә караганда, ел саен министрлыкның видео кабул итүендә 400дән артык авыл җирлеге башлыгы катнаша. Җирлек башлыкларына закон яңалыкларын җиткерү һәм хокукый характердагы еш очрый торган мәсьәләләрне карау чараның мәҗбүри өлеше булып тора. Фикер алышу өчен сораулар муниципаль берәмлекләрнең мөрәҗәгатьләреннән чыгып формалаштырыла. Видео кабул итүләр нәтиҗәсендә җирлек дәрәҗәсендә кабул ителә торган актларның сыйфаты яхшырган.
Мәгълүматны игътибарга алып, комитет юстиция министрлыгына җирле үзидарәнең вазыйфаи затларына һәм муниципаль хезмәткәрләргә җирле үзидарә турындагы законнарны куллану мәсьәләләре буенча хокукый һәм методик ярдәм күрсәтүне дәвам итәргә тәкъдим итте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat