Кайчан? Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.), Кадер кичәсен рамазан аеның соңгы ун көненнән, так саннардан эзләгез, дип әйтеп калдырган. Димәк, бу көн рамазан аеның 21, 23, 25, 27, 29 нчы көннәренә туры килергә мөмкин. Хәдисләрнең берсендә иң зур ихтимал 27 сендә, дип килә. Аллаһ бу кичне эзләсеннәр дип яшергән. Кадер кичәсенең дәрәҗәсе бик зур, савабы да күп. Календарьдагы Кадер кичәсе көне якынча гына куела. Бу безгә Кадер кичәсен эзләмәс өчен сәбәп була алмый. Аллаһы Тәгалә, бу кичәнең кадерен, дәрәҗәсен һәм әһәмиятен аңласыннар, һәр кич гыйбадәттә уздырсыннан, изгелекләр кылсыннар өчен, рамазан аеның ун көне арасына яшергән.
Билгеләре бармы? Бер сәхабәдән: «Кадер кичен кайдан белдең?» – дип сораганнар. Ул: «Мин пәйгамбәребездән ишеттем: Кадер төне үткәч, икенче көнне кояш, түп-түгәрәк булып, нурларсыз чыгар», – дигән. Икенче бер хәдистә: «Ул төн ачык, тыныч булыр, анда бәрәкәт булыр. Ул ни суык, ни салкын булмас, икенче көнне кояш нурлар чәчмичә чыгар», – диелгән.
Нишләргә? Бу көнне үзеңне гыйбадәткә, зекергә, изге гамәлләргә, тәүбәгә килүгә багышларга кирәк. Кадер киче дә – гөнаһлардан арыну, Аллаһка якынаю өчен мөмкинлек.
Нинди дога укырга? Рәсүлүллаһ галәйһиссәлам Гайшә анабызга бу кичәдә уку өчен шушы доганы өйрәткән: «Әллааһүммә иннәкә әфүввүн түхибүл әфвә фәфү әннии». Аның мәгънәсе: «Аллаһым! Син – гафу итүчесең, гафу итүне сөярсең, мине гафу ит!»
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat