Кара көнгә. «Миңа акча җитми», – диючеләргә нишләргә?

8 ай һәм 13 көн! Финанс «мендәр»ен булдыру өчен, Россиядә яшәүчегә кимендә әнә шулкадәр вакыт кирәк икән. Әмма шарты бар: бу вакыт эчендә «мендәр» иясенә аена 17 мең сумга яшәп торырга туры киләчәк. Монда ашау-эчү дә, ТКХ түләүләре дә, башка чыгымнар да кергән! Росстат мәгълүматларына таянып, «Пенсия PRO» белгечләре санап чыгарган моны.

Күпчелек төбәкләрдә яшәүчеләргә «мендәр»ле булу өчен 9–10 ай вакыт кирәк. Башкала халкы һәм Төньяк төбәкләрдә эшләүчеләр финанс «мендәр»ен барыннан да тизрәк тутырачак. Икмәк белән суда торырга кем риза?

Чикле тормыш

Еш кына чынбарлык белән аналитиклар исәпләп чыгарган коры саннарны чагыштырып карасаң, тел шартлатасы гына кала! Аена 17 мең сумга яшәү мөмкин хәл түгел дә төсле. «Почта Банк» белгечләре оештырган сораштыру нәтиҗәләренә күз салсаң, респондентларың яртысы диярлек кеременең 5–10 процентын финанс «мендәр»енә салырга әзер, 25 проценты керемнәренең 10–15 процентын бу максатка тотарга риза. Кеременең 30–50 процентын кара көнгә россиялеләрнең 18 проценты гына җыярга әзер булуын әйткән, респондентларның нибары 8 процентында гына керемнең 50 проценттан артыгын маяга тотарга мөмкинлеге бар.

Финанс «мендәр»е дигәннәре нәрсә өчен кирәк соң? Аңа ирекле акча дип карарга ярамый. Чөнки аны теләсә нәрсәгә һәм теләсә кайчан әрәм-шәрәм итәсе түгел. Финанс киңәшчесе Рөстәм Шәрәпов сүзләре белән әйтсәк, мондый «мендәр» көтелмәгән тормыш хәлләре вакытында кирәк.

– Сезнең керем чыганагы юк, ди. Әйтик, эшегезне югалттыгыз. Мондый мая беренче ихтыяҗларны канәгатьләндерергә, утка-суга, ипи-сөткә түләргә мөмкинлек бирәчәк. Билгеле, яңа эш урыны тапканчы, – дип сөйләде ул «ВТ»га. – Көтелмәгән чыгымнар килеп чыкса да, шул маяга мөрәҗәгать итәсең. Әйтик, машина ремонтлау, сәламәтлекне кайгырту, башка хәлләр. Финанс «мендәр»е кешегә психологик яктан да тәэсир итә бит әле ул. Чөнки «шуның кадәр акчам бар әле» дип уйлау стрессны киметә. Мая булу бурыч-әҗәтләргә керүдән дә саклый. Илдәге вазгыять нинди генә булса да, кесәдә акча булу тотрыклылык хисен тәэмин итә.

Финанс «мендәр»ен кайда тизрәк җыялар (ай)

Белгород өлкәсе 8,3
Краснодар крае 8,2
Татарстан Республикасы 8,1
Магадан өлкәсе 8,1
Сахалин өлкәсе 8
НАО 7,9
Санкт-Петербург 7,8
Мәскәү 7,6
ЯНАО 7,4

Финанс «мендәр»ен кайда акрынрак җыялар (ай)

Карачай Черкас Республикасы 12,6
Тува 12,1
Калмыкия 11,1
Кырым 10,6
ЕАО 10,6
Хакасия 10,5
Бурятия 10,3
Мари Эл 10,3
Кабарда-Балкар Республикасы 10,1

Таблицага күз салсаң, керем һәм яшәгән төбәк арасындагы бәйләнеш барлыгын чамаларга була. Аңлашыла инде: башкалада яшәгәннәрнең хезмәт хакы төбәкләрдәгесеннән аерыла. Әмма чыгымнар да төрле шул. Әйтик, Көньяк төбәкләрдә җиләк-җимеш, яшелчәләргә бәя түбән. Җылы якларда кышкы кирәк-яракларга акча түгәргә кирәкми. Бай булмаган төбәкләрдә яшәү минимумы да түбән…

Сүз уңаеннан, быел күпләр мая туплауны үзенә максат итеп куйган. «Сравни» финанс маркетплейсы оештырган сораштыру мәгълүматлары әнә шуны сөйли. Сораштыруда катнашучыларның өчтән бере кредитларын каплар өчен акча тупларга җыенса, тагын 13 проценты машина сатып алу теләге белән яши. Респондентларның 41 проценты – 100 мең сум, 30 проценты аннан да күбрәк, 500 мең сумга кадәр акча туплау турында хыяллана. Һәр бишенченең максаты тагын да югары: миллионга җитәргә телиләр!

Акча «мендәр»е

Банкадамы, банктамы, мендәр астындамы? Акча туплау эшен нидән башларга? Акча җыюның нинди кагыйдәләре бар? Финанс киңәшчесе, инвестицион юрист Сирин Зариповтан шул хакта сораштык.

– Сирин Раифович, инвестицияләр белән финанс «мендәр»е арасында нинди аерма бар?

– Финанс «мендәр»е ул – кимендә 3–4 айга җитәрлек тупланган акча. Ә инвестицияләү ул – капитал булдыру процессы. Финанс «мендәр»енә инвестицияләп буламы? Була. Әмма бик ышанычлы, керем китерә һәм керемне тиз арада алырга мөмкинлек биргән финанс чыганакларга инвестицияләсәк кенә. Әйтик, финанс «мендәр»е буларак фатир сатып алабыз икән, аны базар бәясен саклап калып сату бик үк тиз булмаячак. Шуңа күрә безгә тиз акча эшләп ала торган мөмкинлекләр карарга кирәк. Әйтик, банк кертемнәре, облигацияләр. Финанс «мендәр»енең бер өлешен шуларга кертсәк була. Иң яхшысы –

диверсификация (акчаны төрле юнәлешләрдә тоту). Финанс «мендәр»ен акцияләргә кертергә ярамый.

– «Мендәр»не булдырдык, ди. Аны кайда ничек сакларга?

– Бу бик гади. Ай саен айлык керемнәрнең 1, 3, 5, 10, 20 процентын булса да маяга дип алып калырга кирәк. Бу эшне шундук башкарырга кирәк: акча килде, бүлеп куйдыгыз. «Ай ахырына күпмедер акча калыр әле, шуны туплармын», – дип уйларга ярамый. Калмаячак ул акча. Иң яхшысы шул: тупланма счет ачарга һәм шунда салып барырга.

Финанс «мендәр»енең зурлыгын үзегез билгелисез. Моның өчен айлык керем-чыгымнарыгызны барларга кирәк. Мин, гадәттә, 3–4 айга җитәрлек мая булырга тиеш, дип киңәш бирәм. Гаиләгез ишле икән, 6 айлык акча булса, бик яхшы.

– Тулы бер буынны ата-анасы акча тупларга өйрәтмичә үстерде. Хәзерге заман балаларына финанс белеме бирү ни дәрәҗәдә әһәмиятле дип саныйсыз?

– Сорауга гади генә җавап биреп була: бу бик мөһим. Балалар акча белән эш итә белергә тиеш. «Нигә?» дигән сорау булырга да тиеш түгел.

– Финанс «мендәр»ен тутыруны кайчан туктатырга?

– Мая тулысынча туплангач, акчаны капиталга юнәлтергә була. Әйтик, инвестицияләргә, бизнеска кертергә, башка җитди финанс инструментларыннан файдаланырга.

Күпләр бит: «Мин мая тупларлык акча эшләмим, шуңа акча җыймыйм», – дияргә мөмкин. Андыйларга нинди киңәш биреп була?

– Бернинди дә. Шулай яшәвегезне дәвам иттерегез, дип кенә әйтеп була. Тормыш иртәме-соңмы берәр нинди көтелмәгән очрак китереп чыгара ул. Андый вакытта зур процентлы кредитлар алырга туры килә, йә инде бурычка алып торасың. Ә менә финанс «мендәр»е булса, мондый адымга барырга туры килмәс иде. Пенсионерлар да ничәдер сумны маяга туплый алырга сәләтле. Айга 1 мең сум булса да тотып калырга мөмкин дип саныйм. Аннан без еш кына, шулкадәр генә эшлим, дип зарланырга яратабыз. Сез бит кол түгел! Башка эшкә урнашыгыз, өстәмә эш алыгыз. Зарланырга түгел, керем чыганагын арттыру җаен карарга кирәк.

 

Кара көнгә акча туплыйсызмы?

Әйе………. 31%

Юк………. 26%

Тупларлык акчам калмый………. 43%

Зәрия Исхакова: «Кара көнгә дип түгел, ниндидер кыйммәтле әйберләр алыр өчен җыям. Кара көнгә дисәң, шул көн килеп җитә».

Фәрдүнә Шәйхразыева: «Акчаны җыям дисәң, җыеп булмый, бетеп бара».

Айсылу Сахапова: «Акчаны эшли белсәң, үзе җыела ул. Банкларда кертем процентлары әйбәт».

* «ВКонтакте»дагы сәхифәбездәге сораштыру нәтиҗәләре

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү