Татарстанда һава температурасы -10 градуска кадәр төшәчәк

Татарстан инде менә берничә көн дәвамында антициклон йогынтысында булып килде. Шуңа күрә республикада явым-төшем күзәтелмәде. Тәүлеклек уртача температура нормадан 2-4 градуска артыграк булган. Термометрның терекөмеш баганасы көндез +1…+5 градустан өскәрәк күтәрелгән.

Бүген исә республика – циклон йогынтысында. Юеш кар, секундына 16 метр тизлектә җил. Көндез һава температурасы -1…+5 градус тәшкил иткән. Иртәгә – 21 мартта республикада явым-төшем көтелми. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +2…+7 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә -2…-7 градуска кадәр төшәчәк.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, шимбә – 22 мартта төбәккә төньяктан чираттагы циклон үтеп керәчәк. Юеш кар көтелә. Көндез һава температурасы 0…+4 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнге сәгатьләрдә 0…-4 градуска кадәр төшәчәк. Якшәмбе – 23 мартта явым-төшем көтелми. Көндез +2…+7, төнге сәгатьләрдә -5…-10 градус булачак.

Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башы – 24-25 мартта Татарстан антициклон йогынтысында калачак. Явым-төшем көтелми. Көндез һава температурасы +4…+9 градус, төнлә 0…-5 градус тәшкил итәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү