Ана кеше үз баласын нинди сүзләр әйтеп тәрбияли? Яхшы якларын күбрәк күрергә тырыша, һәр уңышына сөенеп мактый-мактый, аркасыннан сөядер, дип уйлыйм.
Ә менә минем әнием Даниянең күңелне күтәрә, мактап әйтә торган сүзләре сәеррәк иде. «Нишләп йөргән була икән минем улым, чын кеше шикелле?» – ди торган иде ул. Әни бу сүзләрне, бәлки, мин тәпи йөрергә маташкан елларда ук әйткәндер әле. Беренче мәртәбә аякларына басып, сатай-матай атлап киткән баласына карап, кайсы гына ана шатланмас?
Биш яшьләремдә бугай, Май бәйрәмендә кияргә дип, әти-әни миңа өр-яңа сатин ыштан, аякка күн сандали алып бирделәр. Шуларны киеп карагач, әни: «Кара әле улымны, чын кеше кебек булды бит ул!» – дигәнрәк сүзләр әйткән иде.
Беренче Май көнне без, күрше балалары, өй каршындагы чирәмлеккә чыгып тезелә идек. Әлбәттә инде, бәйрәм кемнең нинди кием киеп чыкканын тикшерүдән башлана. Дөресен әйткәндә, беребезнең өстендә дә шаккатарлык, көнләшерлек кием юк: малайларда шул ук сатин ыштан, кызларда чәчәкле-чуклы арзанлы ситсы күлмәк. Әмма мин бәйрәмгә алган киемне киеп карагач та, әнинең мине чын кешегә тиңләвен искә төшерәм дә күрше балалары алдында бераз масаебрак йөргән булам. И-и, сабый чаклар диген…
Әнинең бу сүзләре күңелемә шулхәтле уелып калмас иде, ул аларны мин мәктәптә, университетта укыганда да, өйләнеп, үземнең бала булгач та әйтә килде. Ял көннәрендә гаиләм белән авылга кайткач та: «Чын кеше шикелле нишләп йөргән була икән минем улым?» – дип каршы алыр иде. Берсендә: «Әни, ник һаман да чын кеше шикелле дип әйтәсең?» – дигән идем, дәшмәде әни. Бары тик елмаеп кына куйды.
Инде менә еллар узгач, бу елмаюның ни-нәрсә аңлатканына төшенә барам кебек. Ул мине киләчәктә чын кеше итеп күрергә теләгән бит! Тегенди бул, мондый бул, дип вәгазь укымаган, бары тик миңа нинди өметләр баглавын шушы гади сүзләр белән аңлатырга тырышкан. Әнинең миңа яратып әйткән бердәнбер сүзе дә сәеррәк иде. «Матюрым» ди торган иде ул, «матурым» түгел, нәкъ менә «матюрым». Бу сүзне аның кебек итеп берәү дә әйтә алмый. Хәер, башка аналардан бу сүзне ишеткәнем дә юк. Шуңа күрә ул бары тик минем өчен генә әйтелә кебек иде.
Мин никадәр «матюр», никадәр «чын кеше» була алганмындыр, анысын әйтә алмыйм, әмма үз гомеремдә берәүгә дә начарлык эшләмәдем. Әтием Солтан да, туксан яшен тутыргач: «Улым, күпме гомер яшәлгән, шөкер бер генә дошманым да юк», – дигән иде. Ә әни исә: «Үзең яхшы булганга ул, Гыйлемханов», – дип, әтигә яратып карап куйган иде. Матур яшәделәр алар, яратышып яшәделәр. Һәм без, аларның балалары, үзебез дә сизмичә, әти-әниләрне кабатлыйбыз шикелле.
Бу язмага тотынуымның сәбәбе бер генә. Күптән түгел, Мәскәү телеканалларының берсендә ата-ана һәм бала мөнәсәбәтләре турында тапшыру карадым. Анда балалары исән-сау булып та, картлар йортларында яшәүче әти-әниләрне күрсәттеләр. Иң гаҗәбе: алар арасында балаларының җәбер-золымыннан котылырга теләп, картлар йортына килүчеләр дә шактый икән.
Бу хәлне аңларга һәм аңлатырга баш җитми. Акыл моны кабул итә алмый. «Кош оясында ни күрсә…» дигән әйтемне искә төшерәм дә, «оя» дигәннәре бүген – гаиләме, әллә җәмгыятьме икән, дип тә уйлап куям.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat