Җыелмаган чүп: Олы Күлбашта яшәүчеләрдән меңләгән сум акча сорыйлар

Редакциягә Илгизәр Сәлахов шалтыратты. Түрәләр ишеген шакып арыган да, сабырлыгы бетеп, гозерен безгә җиткерергә булган: «Торган урыным – Казан, әмма туган авылым Олы Күлбашка да еш кайтып йөрим. Анда йортыбыз бар. Кайткан саен чүп өчен килгән квитанцияне күреп шаккатам. Бер мин генә түгел, бөтен авылга зур суммалар куелган түләү кәгазьләре килгән. Иң гаҗәбе: бездә бит чүп ташларга урын да юк. Берәү дә үз калдыгын урамга ташламый. Кәгазен ягабыз, пластигын, тимерен Казанга илтеп тапшырабыз. Контейнеры булса, ташлар да идек. Тик юк бит ул. Өч ел инде шулай. Ә квитанция килә. Күрсәтелмәгән хезмәт өчен ничек акча түлисең инде? Кемнең артык акчасы булсын ди? Мин, моның очына чыгарга теләп, күп ишекләр шакыдым. Тик аңларлык итеп җавап бирүче булмады. Аптырагач, «хәрби бәрелешләр ветераны» дигән таныклыгымны да күрсәтеп карадым. Мыскыллы гына караш ташладылар да, социаль яклау бүлегенә бар, дип чыгарып җибәрделәр. Ник авыл кешесен шулай мыскыл итәләр соң? Җыйсыннар чүпне – без түләргә каршы түгел. Ә эшләнмәгән эш өчен ничек акча бирик соң? Безнең хәлне кайтып күрсәгез иде».

«Үлгән иремә дә түләү килде»

Уңга карасаң да юк, сулга карасаң да юк! Яшел Үзән районындагы Олы Күлбашта безне күршедәге Кече Күлбаш һәм Чурчиле авылында яшәүчеләр дә көтеп тора иде. Илгизәр абый сөйләгәннәр аларны да борчый. Хәер, борчый дип әйтү артык йомшак сүз булыр иде. Бердән, чүп җыймыйлар, икенчедән, меңләгән сум акча таләп итәләр.
Карап торышка бик матур, төзек авыл булып күренсә дә, хәлләр, чынлап та, еларлык монда. Җыелышып сөйләшер урын юк: авыл уртасындагы клуб җимерелгән, анда керергә ярамый, диделәр. Әле ярый 10 кешене сыйдыра алырлык кибетләре булды. Авыл кешеләренең әле берсе, кереп, үз фикерен әйтте, әле икенчесе. Аптырагач, урамга чыгып сөйләштек. Салкын һаваны кайнар сүзләр җылытты.
– Башкасына түзәрсең дә, моннан 5 ел элек вафат булган ирем өчен дә түләү кәгазе килеп төште. Башта әллә нишләп киттем. Ул бит хастаханәдә үлгән иде. Әллә исән микән, дим? Шашар хәлгә җиттем. Болай да йөрәгемә авыр сүз ярамый. Төбәк операторның Казандагы офисына 5 көн рәттән бардым. 20 мең сум бурыч тора безнең өстә, – дип сөйли Гөлсинә Кәримова. – Бик авыр чагым. Чүп проблемасы гына җитмәгән иде. Ирем белән өч бала үстердек. Кызым, ике улым бар. Улларымның берсе махсус хәрби операциядә. Аның өчен дә йөрәгем өзгәләнә. Еламаган көнем юк.

Сүзгә улы Рөстәм кушыла.
– Ул чүп дигәннәре каян килеп чыккандыр. Улы СВОда булган әнине дә шулай йөртсеннәр инде, – ди Рөстәм. – Чүп контейнерлары куйсалар, акча түләргә каршы түгел бит без. Ә бу очракта нәрсә өчен түләгәнебез дә аңлашылмый. Өч ел элек чыгарган чүпкә акча сорыйлар. Ул чүпне кем күргән, аны кая куйганбыз – кем әйтә ала? Әйдәгез, мин дә халыкка квитанция өләшәм дә акча җыеп алам. Кем бирер икән соң?

Әҗәтләрне бетерсеннәр!

Безгә шалтыраткан Илгизәр Сәлаховның бар теләге – авыл халкына килгән түләүләрне юкка чыгарту. Кулда килешү булса, хезмәт күрсәтелсә, ник түләмәскә?
– Үз хокукларыбызны белмибез. Авылга чүп алырга килгән кеше булмады. Күрше авылларга атасыздыр, диләр. Пенсионерлар анда ничек барсын? Әнә муллабыз Әмир абый, кулына чүп тутырылган капчыгын тотып, районнан килгән автобуска утырып караган бер мәртәбә. Шунда ук куып төшергәннәр, – ди ул.
78 яшьлек Әмир Нәбиуллин әйтүенчә, чүпне урнаштыра алмыйча интегә торган өч авылга 250 дән артык йорт бар. Ул үзе Олы Күлбашта 50 ел яши икән инде. Гомере буе агроном булып эшләгән, комбайнга да утырган чаклары булган.

– Мәчеттә эшли башлавыма да 15 ел инде. Шуның 12 елын имам булып торам. Зират та минем өстә. Авыл кешесеннән шушылай итеп көләрләр дип кем уйлаган? Нинди көннәр дә килде бит, ә? Кайда монда дөреслек? Ник безне мыскыл итәләр? Әйтерсең безнең авыл юк ул. Авыл советына барсаң да, Карагуҗа җирлеге дип язылган. Исемебез дә юк бит, – ди уфтана Әмир абый.

Талия Галиева күрше күрше районнарны үрнәк итеп куя. Биектаудагы Юртыш белән алар арасында 3 кенә чакрым ара икән.
– Ник башка җирдә эшлиләр соң? Арчада капчык белән җыялар. “КамАЗ” машинасы килә дә чүпләрен алып китә. Сездә юл юк, диләр. Биектау районының кечкенә авылларында щебенка әле. Анда да керәләр. Эшне тәртипкә салучы юк. Шул гына, – ди ул.
Фәрит Вәлиуллинның чагыштырырлыгы бар. Пенсиягә чыкканчы, машина белән Нурлат, Свияжск якларыннан чүп җыйган ул. Чүпнең төрлесен күргән. Ә бүген 19 мең сумлык квитанциягә шакката.

Авылда сөйләделәр: килгән квитанция буенча тыныч кына түләп кайтучылар да булган. Яңа елга бурыч белән кермиләр, янәсе. Әмма тот капчыгыңны! 20 мең түләсәләр, ел башыннан тагын 9 мең түләргә дип язу килгән. Авыл халкы әйтүенчә, контейнер бар дип уйласак, бер кешегә 117 сум булырга тиеш. Саннарны кат-кат исәпләсәләр дә, аңлый алмыйлар. Гади математика гына ярдәм итми монда.

Җимерек клуб

Җимерелеп килгән клуб турында әйттек инде. Түбәләре дә, уң яктан диварлары да ишелә башлаган аның. Эченә керергә ярамый, ди авыл кешеләре.
– Керергә ярамаса да, СВОдагы егетләргә маскировка челтәре дә үрәләр, токмач та кисәләр. Ничек өсләренә түшәм ишелеп төшми инде. Әйтәбез бит, безнең авыл исәптә бар, санда юк ул. Акча җыясы булса, хәзер табалар. Салым акчасы җыйганда, өйгә килеп алалар. Без алганда гына кирәк, – дип зарланалар. – Әллә безнең концертлар карыйсы килмиме соң? Бик килә. Күрше Карагуҗага килеп куеп китәләр анысы. Транспортың булмагач, өйдә телевизор карап утырасың инде. Аннары бездә килгән кунакка да, түрәгә дә Карагуҗаны гына күрсәтәләр. Безнең авыллар читтә кала. Безгә килеп күрсеннәр иде ул!

Нишләргә соң?

Без килгәндә, авыл җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Исмәгыйлованың кайгылы вакыты иде. Каенанасын җирлисе көн булса да, кибеткә кереп, әйтәсе сүзен әйтеп чыкты ул.
– Бу проблеманы бик яхшы беләм. Үзем дә шушы авылда яшим бит мин. 8 ай буе шушы мәсьәлә буенча кая гына бармадым. Әмма әлегә кадәр берни хәл итеп булмады. Безнең авылда ташлаган чүп юк. Ризык калдыкларын малларга бирәбез, кәгазен ягабыз, пластик, тимерен компостлыйбыз, чүпрәген СВОга җыябыз. Алар белән клуб тулган. Берүзе яшәгән кешеләргә 11 мең сумга кадәр бурыч килгән. Арада 40 ар меңгә кадәр әҗәте җыелган кешеләр бар. Хәзер түләмәгән өчен судка чакырып, хатлар килә башлады. Нишләргә дә белмибез, – дип сөйләде ул.

«Түләргә туры киләчәк»

Олы Күлбаштан без Яшел Үзәнгә юл тоттык. Теләгебез район җитәкчелеге белән күрешеп сөйләшү иде. Очрашулар барып чыкмады. Ахыр чиктә районның торак-коммуналь хуҗалык департаменты җитәкчесе Нияз Минһаҗевның тавышын ишетү бәхете тәтеде. Телефоннан гына инде.
– Сез килеп киткәннән соң, Олы Күлбаш авылында чүп контейнерлары куяр өчен мөмкинлек тудыруны сорап, район башлыгы исеменә хат яздым. Мин үзем карап кайттым, анда куеп була. Капчык белән генә җыеп булмыймы дисезме? Алай эшләү безгә җайлы түгел. Без вакытны югалтабыз. Чүп ташучы машинага капчыкны җыеп алу өчен озак йөрисе була. Без бу чүп проблемасы белән таныш. Судлашып та беттек. Түләмәү мәсьәләсен баштарак хәл итә алган идек. Әмма Татарстанның Югары Суды килгән квитанцияләрдәге сумманы түләргә дигән карар чыгарды. Аларын барыбер түләргә кирәк булачак. Ә без, үз ягыбыздан чүп җыю өчен шартлар булдырырбыз. Моңарчы бездә төбәк операторыннан бер вәкил эшли иде. Ул хәзер эштән китте. Районда чүп мәсьәләсе буенча җавап бирүче, кешеләргә аңлатучы, дөрес исәпләнмәсә, яңадан санап бирүче кеше кирәк. Без аны да эзлибез, – дип аңлатты ул.

Дөрес аңласак, өч авылдагы проблеманы хәтта районда да хәл итә алмыйлар булып чыга инде. «Бу проблема бездә генә түгел» ише җаваптан исә беркемнең дә тормышы җайланмый. Шуңа күрә мәсьәләне хәл итәрлек җавапны Казаннан эзли башладык һәм Татарстанның Көнбатыш зонасы оешмаларыннан коммуналь калдыкларны чыгаруга җаваплы «ПЖКХ» төбәк операторына мөрәҗәгать иттек.

Аларның матбугат хезмәтендә болай дип аңлаттылар:
– Йортларда торучы булмаган очракта да, Россия Хөкүмәте карары нигезендә йортка хуҗа кешегә чүп өчен түләү кәгазе җибәрелә. Килешүләр юк дигәнгә җавап: Татарстанның Торак инспекциясе аңлатуы буенча, Россия торак кодексының 13 нче маддәсе буенча, йорт синең милкең булып саналгач ук, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү исәпләнә башлый. Төбәк операторы чүпне Тарифлар буенча Дәүләт комитеты куйган бәядән җыя. Ә менә чүп контейнерларын урнаштыру, аларны карап тоту җир хуҗасы өстендә. Җир йөзендә яшәгән кеше калдыксыз була алмый. Ничек кенә әйтсәләр дә, барыбер чүпләрен каядыр куялар. Чүпкә бәйле сораулар булса, район хакимиятенә яки operator@rtro.ru электрон почтасына мөрәҗәгать итүегез сорала.

Татарстан Торак инспекциясенең Үзәк инспекторлык бүлеге җитәкчесе Марат Низаметдинов исә мөрәҗәгатьләрне аларга хат рәвешендә юлларга киңәш бирде.

Юрист Булат Закиров:

Әгәр төбәк операторы хезмәтләрне тиешенчә күрсәтмәсә һәм чүп-чарны чыгармаса, түбәндәге тәртипне тәкъдим итеп була:
– Хезмәтләрнең кайсы чордан тиешенчә күрсәтелмәвен әйтеп, төбәк операторы адресына шикаять язарга һәм яңадан исәпләүне таләп итәргә кирәк. Шикаятькә йортыгыз, ишегалдыгыз, тротуарлар, контейнерлар, чүп-чарның фото һәм видеоларын да теркәгез. Шикаятьне шәхсән дә, коллектив рәвештә дә язарга мөмкин. Әгәр төбәк операторы шикаятькә берничек тә җавап бирмәсә, хатның күчермәсен һәм җибәрелгән квитанциясен беркетеп, прокуратурага мөрәҗәгать итегез. Инде аннан соң да бернинди нәтиҗә булмаса, алга таба бәхәсне суд тәртибендә генә хәл итәргә мөмкин.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсенең матбугат үзәге:

– ПЖКХ идарәче компаниясенең Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч районнарында 56 авылга, шул исәптән Олы Күлбаш авылына хезмәт күрсәтмәве аеруча зур борчу тудыра.
Ерактагы авылларда урнашкан йортлар милекчеләренә моннан алдагы өч ел өчен чүпкә түләү җибәрелгәнлеге билгеләнде. Ә бит бу авылларда контейнер мәйданчыклары да, транспорт йөрү өчен юл да юк, чүпне капчыкка җыю да оештырылмаган, чүп тә чыгарылмый.
Монополиягә каршы орган төбәк операторының, авыл халкының калдыкларны башка торак пунктларга җыеп китерү мөмкинлеге бар, дигән фикере белән килешми. Өйдән алып көнкүреш калдыкларын җыю өчен билгеләнгән контейнер мәйданчыкларына кадәр ераклыкның күпме булырга тиешлеге турында СанПиН таләпләре гамәлдә булып килә. Чүбен үз авылында җыю мөмкинлегенә ия булучыларны мондый мөмкинлеккә ия булмаучылар белән бер баскычка куярга ярамый. Төбәк операторы мондый авылларда чүпне капчыкка җыюны оештыргач кына яки контейнер мәйданчыкларын төзү мәсьәләсен хәл иткәч кенә чүп чыгарган өчен түләтергә мөмкин.
Бу хәлләрнең барысы да ПЖКХ идарәче компаниясенең монополист буларак эш итүе һәм шуннан файда алуы турында сөйли. Яшел Үзән районы авылларында, шул исәптән Олы Күлбаш авылында чүп җыюның тиешенчә оештырылмавына карамастан, түләүләр җибәрүе төбәк операторына карата җинаять эше кузгатуга нигез булды.
Бу эшне карап тикшерү йомгаклары буенча карар һәм монополиягә каршы органның күрсәтмәсе – әлегә суд тикшерүендә. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсенең Яшел Үзән районы авыллары буенча позициясен Татарстан Арбитраж суды һәм Унберенче арбитраж апелляция суды хуплады инде.

Олы Күлбаш авылында клуб төзекләндерелерме?

Яшел Үзән районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хантимеров:
– Клубны төзекләндерү бернинди дә программага керә алмады. Без анда яңа мәдәният йорты төзергә дә уйлаган идек. Аңа хәзер капиталь ремонт кирәк. Ул булачак. Районда бу юнәлештә эш алып барыла. Әлеге мәсьәләне район башлыгы Михаил Афанасьев үз контролендә тота.

Сүз уңаеннан: хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү