Узган елда туризм өлкәсендә эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына 38 миллиард сумнан артыграк күләмдә дәүләт ярдәме җибәрелгән. Шуның 2,1 миллиард сумы Татарстанның туристлык бизнесына бирелгән, дип хәбәр ителә республиканың Икътисад министрлыгы сайтында.
Россиядә туристлык тармагын үстерү максатында “Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад”, “Туризм һәм кунакчыллык” илкүләм проектлары чаралары гамәлгә ашырыла,
Туризм өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү күләме ягыннан төбәкләр арасында Мәскәү, Краснодар крае һәм Татарстан Республикасы лидерлыкка чыккан. Бу төбәкләрдә эшмәкәрләр 6,13 миллиард сум, 2,46 миллиард сум һәм 2,14 миллиард сум алган.
Туристлык өлкәсендә финанс ярдәменнән барлыгы 4,6 меңнән артыграк компания файдаланган. 2023 елдагыга караганда ике тапкыр зуррак сан бу. Татарстанда 130дан күбрәк эшмәкәр ташламалы финанслауга ирешкән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat