Ары авылы халкы: «Юл кирәк!»

«Район үзәгенә таба бара торган Ары (Ислейтар)–Күлле Киме юлыннан йөреп булмый. Безнең Ары авылына асфальт юл кергән. Тик бездән ерак түгел урнашкан карьердан таш ташый торган йөк машиналары юлны тәмам җимереп бетерде. Район эчендәге юл бу кадәр зур машиналарга исәпләнмәгән бит. Йөк машиналары бер-бер артлы чаптыра. Карьердан юлга чыгып, 10–15 машина җыелышып та торалар. Юлга күпме авырлык бит бу! Чокыр-чакырларны урап йөрергә туры килә. Ары–Күлле Киме юлын кайчан ремонтлаячаклар? Йөк машиналары хәрәкәтен контрольдә тотучы бармы?»

Исемем редакция өчен генә.

Әтнә районының Ары авылы

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертүен сорап, Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы (Ары шул җирлеккә керә) Хәмит ГӘРӘЕВка мөрәҗәгать иттек:

– Күлле Кимедән Ары авылы башына кадәр 8 чакрымнан артык асфальт юл бара. Аннан карьерда эшли торган йөк машиналары да өлешчә файдалана. Карьердан республиканың бөтен почмагына таш ташыйлар. Сүз дә юк, машиналар юлга зыян сала. Бигрәк тә яз көне нык сизелә. Мин бу мәсьәлә буенча сөйләшеп карадым. Тик язгы чорда йөк машиналарына хәрәкәт итүне чикләү турында республика карары чыкканчы, без берни дә эшли алмыйбыз. Быел карар 1 апрельдән үз көченә керәчәк. Шуңа күрә әлегә сабыр итәсе генә кала. Юл мәсьәләсен беләбез, үзебез дә шуннан йөрибез бит. Күлле Киме–Ары юлы – төбәк дәрәҗәсендәге юл. Безгә карамый. Авыл җирлеге авыл эчендәге һәм ике авыл арасындагы кечкенә юлларны гына карап тора. Ары–Күлле Киме юлы 2007 елда 64 миллион сумга салынды. Ул вакытта мондый зур машиналарга исәпләнмәгән дә булгандыр. Тик тормыш бер урында тормый. Бүген ул юл яңартырга дигән планга кермәгән. Тик юлларны ремонтлау чоры башлангач, «Татавтодор» аны барыбер тәртипкә китерәчәк инде. Моңа артык борчылыр урын юк. Йөрмәслек юл түгел ул. Җиңел машиналар да уза ала. Гомумән юлсыз авыллар да бар бит әле. Мәсәлән, безнең җирлеккә караган ике кечкенә авылда асфальт юл юк. Халык үз тырышлыгы белән юллы булды. Яңа Бәрәскәдә яшәүчеләр үзара салымны 5–6 мең сумнан җыйды. Шулай итеп, авылны зур юлга тоташтырдык. Бүген алар теләсә нинди пычракта авылдан чыга алалар. Бахтачыда яшәүчеләр дә былтыр, юлга дип, үзара салымны җан башына 10 мең сумнан җыйган иде, тик республика бюджетында ул кадәр лимит каралмаган. Шуңа күрә акча әзрәк керде, юлны төзеп бетерә алмадык. Быел 6 мең сумнан җыеп карадылар, ни булыр, көтәбез. Зур авылларда 500 сумны да теләр-теләмәс кенә бирәләр бит, ә кечкенә авыллар үз көнен үзе күреп яши, шуңа күрә бердәм. Михнәт күргән кеше рәхәтнең кадерен яхшырак аңлый ул.

Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәгеннән:

«Күлле Киме–Ислейтар (Ары) юлы – төбәк дәрәҗәсендәге гомуми кулланыштагы автомобиль юлы. Аның озынлыгы 9,07 чакрым тәшкил итә. Әлеге юлдан ел әйләнәсе хәрәкәт итү төбәк дәрәҗәсендәге гомуми кулланыштагы автомобиль юлларын карап тору өчен бүлеп бирелгән чаралардан тәэмин ителә. Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә расланган 2025 елга юл эшләре программасында Күлле Киме–Ислейтар юлын ремонтлауга акча каралмаган. Әлеге мәсьәлә алдагы ел программаларын төзегәндә исәпкә алыначак. Быел ремонт эшләре юлларны карап торуга бүлеп бирелгән чаралар кысасында башкарылачак. Автомобиль юлларының сакланышын тикшереп тору, Ространснадзор һәм Татарстан буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен җәлеп итеп, «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасының авырлык контроле күчмә постлары һәм авырлык-габарит контроле пунктлары ярдәмендә гамәлгә ашырыла».

2025 елда Татарстанда юл эшләренә 39,1 миллиард сум акча тотылачак.

Сүз уңаеннан: “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты кысаларында “Төбәк һәм җирле юл челтәре” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Фото бизәү өчен бирелә

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү