Равил Кузюров: «Быел илкүләм проект кысаларында 2550 гектар җирдә урман утыртылачак»

Татарстан урманчылары бүген бәйрәм итә. Урман көнендә аның әһәмияте турында тагын бер кат сөйлиләр. Шундый очрашуларның берсе Казан дәүләт аграр университетында узды. Чара алдыннан урманчылар күргәзмә дә оештырган иде. Анда урман байлыкларын, агач эшләнмәләрен күрергә була иде. Шулай ук вакансияләр ярминкәсе дә узды.

Татарстанның Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманнарны саклау, торгызу турында сөйләде.

– Урманнарны саклау эшләре “Экологик иминлек” илкүләм проекты ярдәме белән башкарыла. Быел шушы проект ярдәмендә 2550 гектар җирдә урман утыртылачак. Саба селекция-орлыкчылык үзәгендә 32 мең 300 данә ябык тамырлы кәлшә үстерелә. Менә бу төр кәлшәләр безнең республика климатына туры килә һәм ябык тамырлы булуы белән отышлы да. Алар бик тиз үрчеп китә. Шулай ук урманчылклардагы питомникларда кәлшәләр әзерләнә. Кыскасы, республикада утырту чималы җитәрлек, – диде ул.
Министр урманнарын саклау һәрберебездән торганын да искә төшерде.

– Тирә-якны сакласак иде. Битараф булмаска кирәк, – диде ул.
Урманчылар янгынга да әзер инде. Чарада катнашкан Республика янгын сүндерү үзәге җитәкчесе Айдар Гайфуллин да, халыкны сак булырга чакырды.
– Урманнарын бергәләп саклыйк. Чүпләр ташламыйк, агачларын сындырмыйк, кисмик, – диде ул.

Биредә урманга эшкә килергә теләүчеләргә эш урыннары да тәкъдим иттеләр. Күп кенә урманчылыкларга эшчеләр җитми. Әйтик, Әлмәттә 41 мең зур хезмәт хакы тәкъдим итәләр.

Урманга бер керсәң, чыгып булмый, — ди Балык Бистәсе районында урнашкан Кызыл йолдыз урманчылыгы җитәкчесе Нияз Тәҗмиев.
– Эшеңне яратырга кирәк. Без ел әйләнәсе урманда. Үз участогымның һәр агачын таныйм. – ди ул.
Без урманчыдан агачлар турында да сораштык. Коча белеп кочсаң, агачлар дәвалый икән.

Көч бирүче агачлар: имән, каен, чыршы, юкә, нарат, сырганак, кәстанә (каштан)
Көчне суыручылар: тупыл,усак, тал.

Имән белән чыршы – йөрәк авыруыннан, өрәңге, юкә, нарат, сырганак – арганлыкны бетерә, агрессиядән, психик тайпылышлардан, хроник арыганлыктан коткара. Усак баш авыруын, каен гинекологик чирләрне дәвалый. Тал салкын тигәннән, кәстана полиартрит, тупыл белән тал артрит һәм артроздан булыша. Бөерләрне тал, ашкайнату-эчәк трактын тупыл дәвалый. Ялкынсынуны, күгәргән урыннарны усак бетерә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү