Әйләнә дә бер баса: «ВТ» хәбәрчесе торба заводында булып кайтты

Казанда ил күләмендә тиңе булмаган полимер торбалар җитештерә башладылар. Алар зурлыгы ягыннан да (диаметры 1,6 метрга кадәр җиткән әлеге торба эченнән кеше йөри ала), эшләнеше буенча да, әйтерсең катлы-катлы «күлмәк»ле, башкаларыннан аерыла. Үзенчәлекле сәнәгать мәйданында «ВТ» хәбәрчесе дә булып кайтты.

Куәтле эш

Сүзне башыннан башлыйк: 2023 елда «Казаноргсинтез» (СИБУРга керә) сәнәгатьне тагын да үстерү һәм хезмәт коллективын саклап калу шарты белән, үз территориясендәге торба заводын инвесторга саткан. Шуннан соң анда җитештерүне яңартуга бәйле киңкырлы эш башланган. Бер ел эчендә сәнәгать мәйданында якынча 1 миллиард сумлык яңарту эшләре башкарылган. Шул исәптән 200 миллион сумлык ремонт ясаганнар, 750 миллион сумга яңа җиһазлар сатып алганнар. Нәтиҗәсе исә күз алдында. 2025 ел башында  диаметры 1,6 метрга җиткән күпкатлы полимер торбалар җитештерүне җайга салганнар. Ил күләмендә әлеге төр продукция башка бер җирдә дә чыкмый. Тиздән исә диаметры 2,4 метрга җиткән торбалар да җитештерә башларга ниятлиләр. Бу юнәлештә эш бара инде.

Буявы да кибәргә өлгермәгән цехны «Казаноргсинтез» директорлар советы әгъзаларына, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләренә, бер төркем журналистларга да күрсәттеләр.

– Полимерлар кластерын үстерү бик мөһим, – диде бирегә килгәч, Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры, «Казаноргсинтез» директорлар советы әгъзасы Мидхәт Шаһиәхмәтов. – Биредә зур диаметрлы торбалар җитештерүнең нәтиҗәле үрнәген күрәбез. Иң мөһиме: әлеге төр продукциягә ихтыяҗ бар. Билгеле булганча, ил күләмендә коммуналь инфраструктураны яңартуга бәйле программа игълан ителде. Бу проект әнә шул эшне тормышка ашыруга җитди өлеш кертәчәк, дип уйлыйбыз. Без СИБУР компаниясенә рәхмәтле. Республикада аларда җитештерелгән чималны файдалана торган предприятиеләр күп. СИБУР төрле ярдәм программалары аша кече предприятиеләргә дә үсеш мөмкинлеген бирә.

Импортка алмаш

СИБУР яңа проектның төп партнеры булып тора. Инвестор ул тәкъдим иткән ярдәм программасыннан файдаланган, шул рәвешле сәнәгатьне тиз арада эшләтеп җибәрүгә ирешкән. СИБУРның «Инженерлык һәм юл инфраструктурасы» девизионы җитәкчесе Руслан Хәйруллин әйтүенчә, мондый заводлар полимер кластерында импортны алмаштырырга ярдәм итәчәк.

Торба җитештерү эшенең яңа баскычка күтәрелүен «Казаноргсинтез» генераль директоры Айрат Сафин да искәртте.

– Килешү төзегәндә ике арада куелган төп шартларның берсе  предприятиене үстерү һәм, әлбәттә, хезмәткәрләрне кайгырту иде. Куелган бурыч тулысынча үтәлгән. Бирегә килгәч, моңа тагын бер кат инандык. Монда тиешле бөтен шартлар да бар, барысы да тәртиптә. Компания эш урыннарын саклап калган. Алай гына да түгел, агымдагы елда хезмәткәрләр санын 475 тән 550 кешегә кадәр арттыру күздә тотыла. Без алга таба да бергә эшләячәкбез һәм җитештерүне 2–3 мәртәбә күтәрергә ниятлибез, – диде ул.

«Бер сәгатькә – өч метр»

Торба коючыларны завод эшчеләре дип әйтергә дә тел әйләнми. Алар барысы да ялт иткән киемнән, башларында – каска, кулларында – заманча җиһазлар. Авыр эштә хатын-кызлар да бар хәтта. Эльмира Гомәрова утыз елдан артык гомерен заводка багышлаган.

– Яшь чакта уку бетереп бирегә килдем дә заводта калдым, – ди ул тыйнак кына. – Мин контролер булып эшлим. Әзер торбаларның тышкы кыяфәтен, үлчәмнәрен, маркировкасын тикшерәм. ГОСТка туры килсеннәр, кыскасы. Эш шартлары бик ошый. Яратмасам, утыз елдан артык бу заводта эшләр идеммени?!

Пластик эшләнмәләр цехы җитәкчесе Ленар Гыйбадуллин торба җитештерүне макарон фабрикасы белән чагыштырды. «Макаронны камырдан ясасалар, без вак ташны хәтерләткән полимер гранула белән эш итәбез. Бер сәгатьтә уртача өч метр торба җитештерәбез», – диде ул.

Киләчәккә карап

Күпкатлы полимер торбаның тышкы һәм эчке ягы, мәсәлән, чыдам махсус полиэтиленнан эшләнгән. Сүз уңаеннан, аны җитештерүне СИБУР җайга салган. Ул ярыклар барлыкка килүгә бик чыдам, ди. Шуңа күрә мондый торбалар 100 елга кадәр хезмәт итә ала, дип сөйләделәр заводта. Чагыштыру өчен, тимер торбаның куллану вакыты – 15 ел. Тагын шунысы да бар: җир астыннан полимер торба сузганда, хәзерге кебек комнан «мендәр» әзерләп торасы булмаячак. Димәк, азрак казырга туры киләчәк, вакыт та янга калачак.

Республикада җитештерелгән заманча торбаларга ихтыяҗ зур булачагын Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев та раслады.

– Бүген торбалар тармагы үсеш чоры кичерә. Ил күләмендә коммуналь челтәрләр яңартуны таләп итә. Республикада да торбалар тузган. Шуңа күрә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада коммуналь инфраструктураны яңарту буенча яңа программа эшләтеп җибәрү турында карар кабул итте. Аны финанслау күләме – 10 миллиард сум. Әлеге программа нигезендә биредә җитештерелгән полимер торбалар 100 процентка кирәк булачак. Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә дә аларга ихтыяҗ зур. Киләчәк полимер торбаларга бәйле, – диде ул.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү