21-22 мартта Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән “Народные мелодии” – “Милли аһәңнәр” халык уен кораллары ансамбльләре һәм оркестрлары конкурсы үтте. Әлеге чара Россиянең халык артисты, Татарстанның халык уен кораллары дәүләт оркестры җитәкчесе Анатолий Шутиков инициативасы белән 19 ел элек оеша. Конкурстан соң мөгаен һәркем халык уен кораллары күтәрелештә дигән фикердә калгандыр.
Әлеге фикерне саннар белән дәлиллик. XV Бөтенроссия конкурсында быел төрле яшьтәге һәм төрле әзерлектәге 2000 музыкант катнашты. 2 көн дәвамында филармония сәхнәсендә 43 коллектив чыгыш ясады. Шуларның 16 сы оркестр, 27се ансамбль.
Халык уен коралларына кызыксыну артты, алар яңа сулыш алды. Конкурсның жюри әгъзасы, профессор, Россиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты Рәҗәп Шәйхетдинов әнә шундый фикердә:
– Мин Казанга һәрвакыт кызыксынып, сөенеп киләм. Чөнки биредә мәдәнияткә игътибар бик зур. Әнә бит нинди зур театр салып куйдыгыз, нинди шәп фестиваль-конкурслар үткәрелә. Казан яхшы мәгънәдә кайный. Ә “Халык аһәңнәре” конкурсына килгәндә, миңа биредә берничә мәртәбә жюрида эшләргә туры килде, әмма ул берничә ел “of-line” форматта үтмәде. Ниһаять, татар филармониясе халык уен кораллары ансамбльләре, оркестрларын янә үзенә җыйды. Тәэсирләр бик зур! Шактый четрекле вакытта да, бик ераклардан килергә мөмкинлек тапкан чын энтузиастларга рәхмәтемне җиткерәсем килә. Төмән, Чиләбе кебек өлкәләрдән килгән делегацияләрне күз уңында тотуым. Сәхнә образларының елдан ел катлаулануына, коллективларның яхшы уен коралларында уйнауларына ихлас сөендем. Халык уен кораллары юкка чыкмаячак әле ул! Ихлас тырышып укыткан музыка педагоглары булганда, коллектив җитәкчеләренең күзләре янып торганда милли моңнар онытылмас дип саныйм. Бигрәк тә әнә шундый төркемнәргә энтузиазм уты өстәп торган Анатолий Шутиков кебек шәхесләр булганда.
Музыка белгече, Татарстанның атказанган артисты Лилия Аппакова фикеренчә, быел үзенчәлекле ансамбльләр шактый:
– Иң элек шунысын искәртик, “Народные мелодии” – “Халык аһәңнәре” конкурсы Бөтенроссия конкурслар һәм фестивальләр исемлегенә кертелде. Бу аның әһәмиятен ассызыклый, миңа калса. 19 ел элек оештырылган бу чара Россия күләмендә бик популяр, шунлыктан аның географиясе дә киң. Әйтик быел, Казанга республика коллективларыннан тыш, Мәскәү, Магнитогорск, Сургут, Брянск, Уфа, Чиләбе, Төмән, Чабаксар, Бердск калаларыннан, Чечня республикасыннан ансамбльләр һәм оркестрлар катнашты. Быел конкурс ике этапта үтте. Аның беренчесе онлайн форматта үтсә, икенчесе филармония сәхнәсендә узды. Мин конкурсның елдан-ел көчәя баруын күзәтәм, быел да бик үзенчәлекле коллективларны күзәтү насыйп булды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat