Кайвакыт иң кадерле кешеңне дә читләр кулына тапшырып торырга туры килә. Яныңда нарасыеңны карашырга әзер торучы дәү әниләр булмаганда, кая барасың, махсус хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Сүзебез – бала караучылар турында. Казанда исә әлеге хезмәтләргә ихтыяҗ көннән-көн арта. Замана әти-әниләренә мондый ярдәмчеләр күпмегә төшә? Бала караучыларга эш бирүчеләр нинди таләпләр куя? Без шуларны белештек.
Аена 100–150 мең сум
Казанның Кабан бистәсендә яшәүче Илүзә һәм Илнур Галимовлар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә. Иң кечеләре Мәрьямгә 2,5 яшь. Ике уллары Казанның бер гимназиясендә белем ала.
– Илнурның эштән кайтып кергәне юк. Мин дә 2 ел декрет ялыннан соң, ярты ставкага эшкә чыгарга карар кылдым, – диде хуҗабикә. – Мәрьям балалар бакчасына киткәнче, көнаралаш 4–5 сәгатькә үзебезгә ярдәмче килеп йөри. Ул баланы уйната, йоклата, саф һавага алып чыга. Сәгатенә 500 сум түлибез. Олы балаларны мәктәпкә шулай ук бер кыз (автоняня) йөртә. Ул улларыбызны иртән мәктәпкә алып бара, алып кайта, түгәрәкләргә йөртә. Аена 60 мең сум дип килештек. Әйе, бала караучыларга шактый чыгым тотыла, аның каравы безгә тыныч. Миңа да әллә ничә җиргә чабасы түгел. Буш вакытны үземә багышлый алам. Йорт-җирне карап торырга да, эшкә дә күп энергия чыга бит.
Бәләкәчеңне үзең сыман яратып, күңел биреп караучыны каян табарга соң? Интернет бала караучы, автоняня хезмәтләрен тәкъдим иткән игъланнар белән шыплап тулган. Кемдер аларны шул игъланнар аша эзли, кемнәрдер махсус агентлыкларга мөрәҗәгать итә, кемнәргәдер «сарафанлы радио» ярдәмгә килә. Билгеле, һәр очракта да шартлар уртага салып килештерелә, таләпләр әйтелә, вакытлар билгеләнә.
Бер генә гаилә белән көн саен эшләүче бала караучыларга билгеле бер күләмдә хезмәт хакы түләнә. Ә калганнары килешү буенча хәл ителә: кемдер атнасына 5–6 көн иртәдән кичкә кадәр эшли, кемдер билгеле бер сәгатьләрдә генә килә, баланың әти-әнисе эштән кайткач, кемдер өенә кайтып китә, ә кемдер шунда ук төн куна кала. Боларның барысы да хезмәт хакына тәэсир итә.
Холыксыз балалар, таләпчән әниләр
Альбина Садыйхова әлеге хезмәттә инде сигез ел эшли. Үзе дә – ике бала әнисе. Эшен, иң мөһиме, балаларны ярата, эш бирүчеләрен хөрмәт итә.
– Бүген Казанда бала караучыларга ихтыяҗ бик зур, – ди ул. – Аларны эзләүчеләрнең күпчелеге – күпбалалары гаиләләр. Элек, няняларга бай гаиләләр генә мөрәҗәгать итә, дигән стереотип яши иде. Хәзер мондый бүленеш гомумән юк. Урта хәлле гаиләләр дә әлеге хезмәтләрдән еш файдалана. Атнага бер-ике генә көнгә булса да бала караучыга мөрәҗәгать итүче гаиләләр бик күп. Әйтик, мин үзем мул тормышлы гаиләгә килеп йөрим. Әтиләре генә эшли, әниләре – хуҗабикә. Ләкин дүрт балалары булгач, әниләре арый, ял итеп, дус кызлары белән дә очрашып, фитнес залларга да барып кайтасы килә. Шуңа күрә мине кечкенәләрен карар өчен үзләре кирәк вакытта чакырып алалар. Төрле вакытта төрлечә туры килә. Иртәдән алып кичкә кадәр эшләгән көннәр дә, ике-өч сәгатькә генә килеп киткән чаклар да була. Миңа да, үзләренә дә шулай уңайлы. Көн буе эшкә берегеп утырмагач, үземнең гаиләмә дә вакыт иркен кала. Гадәттә атнага биш көн эшлим. Бик сирәк очракта гына шимбә-якшәмбе чыгарга туры килә. Шулай ук баланы үземнең өйгә алып китеп караган көннәр дә булгалый. Гомумән, һәр бала караучы үзенә кирәкле, уңайлы эш графигын таба ала.
Бу – Альбина эшли торган икенче гаилә. Беренчесен агентлык аша тапкан булса, бу юлы танышлар тәкъдиме белән табышканнар.
– Гадәттә няняларны яңа туган балалардан башлап 3,5 яшькә кадәргеләрне карарга чакыралар. Эшнең авырлыгы һәм күплеге баланың яшеннән тора. Әйтик, сабыйны ашатырга, саф һавада йөртеп керергә һәм памперсын алыштырырга гына кирәк. Ә бала үскән саен җаваплылык та арта. 2 яшьлек бала инде күбрәк игътибар таләп итә. Аның артыннан калмый йөрергә, уйнатырга, сөйләштерергә, ашатырга, саф һавага алып чыгарга, төрлечә күңелен күрергә кирәк, – ди ул. – Мин үзем эшләгән гаиләләрне артык таләпчән димәс идем. Баланың телевизор, мульфильмнарны артык күп карамавы, ике арадагы мөнәсәбәтләрнең яхшы булуы, баланың няняны яратуы, аның белән контактка баруы – төп шартлар шулар.
Альбина сүзләренчә, бала караучы хезмәте – җаваплы һәм шул ук вакытта кызыклы эш.
– Миңа баланың үсүен, яңа һөнәрләре, сәләтләре артуын күрү ошый. Берничә ел ул баланы карагач, шулкадәр нык ияләшәсең ки, хәтта кәефсезләнсә дә, авырый башласа да, кыен була. Авыр холыклы, тәртипсез балалар, артык таләпчән әти-әниләр белән эшләү авырдыр, билгеле, ләкин минем эш тәҗрибәмдә андый гаиләләр очраганы юк. Кызганыч, Казанда авыру бала тәрбияләүче гаиләләр дә бик күп. Алар белән эшләү физик яктан да, әхлакый яктан да бик авыр, шуңа күрә нянялар табу да бик читен. Андыйларны башлыча таныш-белешләр яки махсус фондлар аша табалар. Мондый балалар белән эшләүче няняларны махсус курсларда да укыталар, – ди Альбина Садыйхова.
Түләү мәсьәләсенә килгәндә, ул шулай ук күптөрле факторларга бәйле, дип аңладык. Кайбер няняларга бала карау белән бергә өй җыештыру, ашарга пешерү кебек вазыйфалар да йөкләнә. Болар барысы да алдан ук килешүдә күрсәтелә. Хезмәт хакы да шуңа бәйле була.
– Хезмәт хакы атнага ничә көн эшләүгә дә карый. Әгәр бала карарга гына кирәк икән, бер сәгате 500 сумнан башлана. Атнага биш көн сигезәр сәгать эшләүчеләрнең хезмәт хакы исә 50 мең сумнан башланып 150 мең сумга җитә. Моның өстенә, баерак гаиләләр няняларын төрле кыйммәтле бүләкләр белән дә сөендерергә мөмкин, – ди Альбина.
Мәктәп яшендәге балалар өчен исә әти-әниләр автоняняларны яллыйлар. Казандагы игъланнардан аңлашылганча, аларның бер урынга (әйтик, мәктәпкә яки түгәрәккә) барып килүе 350 сумнан башлап 1 мең сумга кадәр җитә.
«Няняга ышанмыйбыз»
Сүз дә юк, дәү әнисе кочагында үскән балалар бәхетле. Назласа-иркәләсә дә, орышса-кисәтү ясаса да, ул синеке, үзеңнеке ләбаса. Үзе ачуланыр, тик кешедән рәнҗеттермәс. Җырчы гаилә Эльмира һәм Рафил Җәләлиевләр дә, аларның әти-әниләре дә әнә шундый фикергә килгәннәр. Шуңа күрә дә аларның 2 яшь тә 10 айлык кызлары Хәятне тәрбияләүдә төп ярдәмчеләре – Эльмираның әнисе.
– Эш буенча бик күп чыгып йөрергә туры килә. Баланы чит кешегә калдырасыбыз килми, чөнки, беренчедән, ышанмыйбыз, икенчедән, әти-әниләребез гел ярдәмләшергә теләк белдереп торалар. Без өйдә булмаганда, кызыбызны башлыча Эльмираның әнисе караша. Кирәк вакытта я үзе Чаллыдан Казанга килеп карый, я без Хәятне аның янына кайтарып куябыз. Туганнан бирле алар бергә булгач, борчылмыйбыз, аларга да, безгә дә тыныч. Әби нәкъ менә оныгын карашыр өчен эштән китте. «Сез – яшьләр, эшегез булганда, барыгыз, йөрегез», – диде. Әйе, әбигә моның өчен хезмәт хакы түлибез. Һәр эш тиешенчә бәяләнергә тиеш, дип уйлыйбыз. Ә бала карау – шундый ук хезмәт, – диде Рафил Җәләлиев.
Шөкер, якында булмасалар да, оныкларын карашырга ерак араларны якын итеп килеп йөрүче дәү әниләр бар.
– Бүген безнең өч оныгыбыз бар. Балаларның өчесе өч җирдә яши. Берсе – Төркиядә, берсе – Әлмәттә, берсе – Казанда, – ди Азнакай районының Беренче Май авылында яшәүче Альбина Шәехова. – Өч оныгыбыз да кечкенә. Тормыш булгач, төрле вакыт була. Балаларның укулары, башка мәшәкатьләре килеп чыгып кына тора. Без исә ара ерак дип тормыйбыз, чакыруга ук, 5 сәгатьлек юлны да авырсынмыйча, оныклар карашырга дип чыгып китәбез. Хәтта Төркиягә дә елына биш тапкыр барырга туры килде. Оныкларыбыз әби-бабай назын, аларның җылысын, яратуын тоеп, тәрбияле булып үссеннәр, дип тырышабыз. Ни генә дисәк тә, бала тәрбиясендә өч буын вәкилләре катнашса, күркәм күренеш
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat