Килен белән каенанага дус-тату яшәргә нәрсә комачаулый? Ни өчен әниләр улларыннан аерыла алмый? Бу һәм башка сорауларга җавап табарга клиник психолог, гаилә мөнәсәбәтләре буенча белгеч Гөлзар Вәлиева ярдәм итте.
– Килен-каенана мөнәсәбәтләре электән үк бик гади булмаган. Бүген дә килен – каенанадан, каенана киленнән зарланып яши торган гаиләләр бар. Моның сәбәбе нидә?
– Сәбәпләре төрле. Беренчедән, көндәшлек, көнчелек. Кайбер каенаналарга кадерле, газиз улларын хатыны каядыр алып китәр кебек тоелырга мөмкин. Имеш, улы белән аралары суына. Баласын ялгызы гына, төрле авырлыкларга дучар булып үстергән аналарда була ул андый курку. Икенче сәбәп – каенана белән киленнең тормыш кыйммәтләре, дөньяга, балалар тәрбияләүгә, хәтта хуҗалык эшләренә карашлары туры килмәү. Аннан соң, үз тормышы булмаган, бар тормыш мәгънәсен баласында гына күргән каенаналар тарафыннан яшь гаиләнең тормышына кысылу күренеше дә киң таралган. Бу исә киленнең шәхси чикләрен «җимерә». Рольләрнең дөрес бүленмәве дә конфликтка китерә. Әгәр әни кеше үзен улының тормышындагы иң мөһим, кадерле хатын-кыз итеп тоеп, баш бирмичә яшәсә, килен үзен артык итеп хис итә башлый.
Билгеле, киленнәр арасында да артык тәкәббер, каенаналарына хөрмәт белән карамый, аларны әни буларак кабул итми торганнары бар. Аларның да баш бирмичә, өлкән яшьтәге каенаналарының сүзенә колак салмыйча яшәүләре мөнәсәбәтләрне катлауландыра.

– Килен булып төшкәч, хатын-кыз үзен ничек тотарга тиеш?
– Синең иреңне үстергән кешегә, аның бай тормыш тәҗрибәсенә, гаиләдәге роленә хөрмәт күрсәтергә кирәк. Билгеле, тормышта төрле чаклар була. Әмма яши башлауга, үзеңне бераз тыйсаң, бу җылы мөнәсәбәтләр урнашуга бер нигез булыр иде. Сүз дә юк, шәхси чикләрне дә баштан ук билгеләргә кирәк. Әмма моны йомшак кына, зирәклек белән, аңлатып эшләргә мөмкин.
Шулай ук каенанаң белән уртак тел табарга тырышу хәерле. Сораулар бирергә, аның фикере, хисләре турында белешергә була. Ә иң мөһиме – киленгә каенанасын үз әнисе белән чагыштырмаска кирәк. Каенанадан үз әниегезнеке кебек мөгамәлә көтү – ялгышлык.
Тагын бер мөһим киңәш: каенанагыз белән ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыга икән, ирегезгә зарланмагыз. Безнең халык «Сабыр төбе – сары алтын» дигән. Шуңа да кайбер очракларда сабырлык күрсәтү хәерле. Беркайчан да ирегезгә «я мин, я әниең» дигән таләп куймагыз. Бу – киленнәр ясый торган иң зур хаталарның берсе. Каенанасы белән башта ирен, аннары балаларын бүлешә алмаган хатын-кызлар бар. Шуны аңларга кирәк: килен ул – ир хатыны, балаларының әнисе, ә каенана – әни һәм әби. Рольләрне кисештермәскә, һәркем үз урынында калырга тиеш.
– Ә каенанага нәрсәләргә игътибар итәргә? Алар ешрак нинди хаталар ясый?
– Шәхси чикләр турында әйткән идем, каенана аларны хөрмәт итәргә тиеш. Улыныкын да, килененекен дә. Яшьләр аерым тора икән, әни кеше алдан кисәтми генә кунакка килмәсә хәерле. Кайбер әти-әниләр, балаларына фатир алырга ярдәм итә дә соңыннан шул фатирга аяк тибеп кереп йөри башлый. Бу – хата, хөрмәт күрсәтмәү.
Каенана да, килен кебек, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга тырышырга тиеш. Аңа карата йомшаграк булса, киленнең кимчелекле якларын тәнкыйтьләмәсә хәерле. Хәзерге яшьләр арасында төрлеләре бар бит. Кемнеңдер кулы эшкә ятмаска мөмкин. Андый очракта, тәнкыйтьләгәнче, ярдәм итсәләр, яхшырак, әлбәттә.
– Ни өчен күп кенә әниләр улларын «җибәрә» алмый, киленнәренә ышанмый?
– Элеккедән калган куркулар булырга, ниндидер ачы тәҗрибә комачауларга мөмкин. Әмма төп сәбәп – әнинең шәхси тормышы булмау. Ул һаман саен улы өчен янып-көеп тора, аның тормышы белән яши икән, аның үзенә дә, баласына да, килененә дә авыр булачак. Психологиядә «сепарацион борчылу» («сепарационная тревога») дигән термин да бар. Бу нәкъ менә баласы өчен артык кайгырган, артык саклаган, яклаган әниләргә һәм әти-әниләреннән аерыла алмаган балаларга кагыла.
Моны ничек җиңәргә соң? Монда ике як та тырышырга тиеш. Баланың бурычы – вакытында әти-әнидән аерылу. Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада, дип, юкка гына әйтелми. Тормыш алга барсын өчен, яшьләрнең мөстәкыйль булуы мөһим. Ә әти-әни авызына карап кына тормыш бармый. Алтын урталыкны табарга кирәк. Ир-ат өйләнә икән, аның өчен беренче урында хатыны булырга тиеш. Әни хакы – аерым, хатын хакы – аерым. Монда аерым яшәү дә, финанс мөстәкыйльлеге тә зур роль уйный. Ләкин тормышны әнине үпкәләтмичә генә алып бара белергә кирәк. Ир-атка аның киңәшен тыңлап, үзенчә эшләргә, «юк» дия белергә, әмма үзенең аны хөрмәт итүен күрсәтергә кирәк.
Әниләргә исә үз тормышларын көйләү мөһим. Ире белән мөнәсәбәтләре булсынмы, эше, кызыксынуларымы… Улларына гына табынып ятмасыннар иде.
– Хатыны һәм әнисе уртак тел таба алмаган ир-атларга үзләрен ничек тотарга?
– Ир-ат ике ут арасында кала. Әни дә кадерле, гашыйк булып, яратып өйләнгән хатын-кыз да. Синең ике иң якын кешең уртак таба алмый икән, бу – бик авыр хәл. Мин ир-атларга беренче чиратта сабырлык теләр идем. Психолог буларак практикамнан чыгып, шуны әйтә алам: кемдер бу юлны лаеклы уза, кемдер качу юлын таба. Күп кенә ир-атлар эчүгә сабыша, комарлы уеннар белән мавыга яисә бөтенләй өйдән чыгып китә. Бу юлдан бару бик куркыныч. Мондый очракта, бергә яшиләр икән, аерым тору җаен карарга, финанс ягын ныгытырга кирәк. Ерактагы кояш яктырак, диләр бит.
Әле тагын бер кызыклы нәрсә бар. Без, хатын-кызлар, табигатебез буенча бик хәйләкәр. Ир-атка менә шул хәйләкәрлекне, манипуляцияне эләктереп алырга, үзенә дә бераз хәйләкәр булырга кирәк. «Эмоциональ шантаж» дигән термин бар. Әйтик, ир-атка әнисе «Син мине оныттың, безгә кунакка да килмисең», «Мин авырыйм, хәлемне дә белмисең» ише сүзләр әйтергә мөмкин. Бу очракта «Әни, мин сине яратам, хөрмәт итәм. Ләкин һаман саен синең яныңда гына тора алмыйм, чөнки минем үз гаиләм бар», – дип җайлап җибәрү хәерле. Хатынның да «Ул мине ярата микән?» ише шик-шөбһәләре калмаска тиеш.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat