Кыңгыраулы йорт. Өй-мәктәптә укыган егет-кызларның хәлләрен белештек

Моннан 10–15 ел элек авылда мәктәпләр ябыла башлагач, кайбер укытучылар үз өйләрендә укыту оештырды. Редакция хәбәрчеләре аларның кайберләренә барып, аралашып та кайтты әле. Мәгариф министры да хәлләрен белешеп киткән иде. Ул вакыттагы нәни укучылар инде парта арасыннан чыгып, олы тормыш юлына аяк басты. «ВТ» дистә ел элек язган геройларын табып, аларның язмышлары белән таныштырырга булды.

Марат Сафин – Арча районының Илдус авылы егете. Мәктәпләре ябылгач, укытучысы Венера Бариеваның йортына барып белем ала ул. Ай гына да түгел, ике-өч ел! Шул елларда без, журналистлар, Татарстанның элеккеге мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов белән әлеге «Укытучы йорты»ның бусагасын атлап кергән идек. Республиканың баш педагогы ул чакта кечкенә Мараттан: «Үскәч кем буласың?» – дип сорагач, фермер булам, дигән иде. Альберт Харисович аның белән инглизчә дә аралашты. Малай югалып калмады, төрле сорауларга җавап бирде. Министр аның көндәлегенә әлеге фәннән «5ле» куйган иде. Бу хакта инде Марат оныткан, әмма шулай да мәктәп елларын искә төшергәли икән.

– Әле беркөнне «Ватаным Татарстан» газетасын табып, үзем турында язган мәкаләне кабат укыдым. Ул вакытта министр белән очрашуда кемдер: «Марат бүген кулын юмас инде», – дип шаярткан иде. Менә ул мизгел истә калган минем, – ди ул.

Маратка хәзер 22 яшь. Быел Казан илкүләм тикшеренүләр техник (КАИ) университетының 5 нче курсын тәмамлый. Шушы вакыт эчендә ниләр үзгәргәнме? Шунысы кызык: мәктәп елларында техника турында хыялланган егет самолетлар төзү белән шөгыльләнәчәк. Казанның 22 нче заводына инженер-конструктор булып урнашырга җыена. Җирдән күккә караш турында тел төбен тартырга булдык егетнең.

– Башта авыл тормышы, трактор ише техника турында уйлап йөргән идем. Телевизордан самолетлар күргәч, ничектер күңелгә якын булып китте. Сайлаган белгечлегем бүгенге вазгыятьтә дә бик отышлы. Кешеләрне ташый торганмы, хәрбиме – нинди генә булмасын, авиатехникага ихтыяҗ һәрвакыт бар. Тик үземне шәһәргә күбрәк тартылам дип әйтә алмыйм. Җырчы Илсөя Бәдретдинова сүзләре белән: «Кешене авылдан алып чыгып була, әмма авылны кешедән алып чыгып булмый», – дияр идем. Эшем самолетларга бәйле булгач, авылда төпләнеп булмас инде, шәт. Тик туган җиремне онытмыйм. Әтием Азатның мини-фермасы кечкенә түгел. Атна саен кайтып ярдәм итеп торам. Сайлаган һөнәрем белән республикага хезмәт итәрмен, – ди Марат.

…Әнә кечкенә Марат мәктәпкә атлый. Башта бертуган апасы Раилә белән бергәләп укыган ул. Апасы Раилә 5 нче сыйныфка Шушмабаш мәктәбенә киткән, Марат үзе генә алган. Шулай итеп, мәктәп ишекләре ябылган. Әмма ул йорт буш тормый икән.

– Мәктәбебез әйбәт иде. Әти-әниләр тәрәзәсен ябыштыра, торбаларын буйый иде. Хәзер шәһәрдән берәү аны дача итеп тота, – ди Марат Сафин. – Ул вакытта әллә ни ис китмәгән инде минем. Сабый балага өй ни, мәктәп ни. Укытучымның өендә укуны да гадәти күренеш кебек кабул иттем. Иртән торырга, дәрескә барырга кирәк бит. Венера апа йортында үземне бик рәхәт хис иттем. Ире Шәрифулла абый да бар иде. Аның белән сөйләшә идем. Ашаттылар, эчерттеләр… Дуслар булмагач кына авыррак булгандыр. Рухи кыйммәтләрне тора-бара аңлыйсың икән. Укытучым – чын патриот! Ул бит: «Юк, мин өйдә укытмыйм, Шушмабашка йөртегез», – дип әйтә ала иде. Тик бөтенләй башка карар кабул иткән. Авыл кешесенең холкы, психологиясе башкача шул. Минемчә, мондый адымга сирәкләр генә бара ала. Өйдә укыту өчен тынычлык та, ирең белән тату гомер итү, башкаларга үрнәк булу да кирәк. Укытучы апам миңа бервакытта да «2ле» куймады. Мине җылы кабул итүе, биргән белеме өчен бик зур рәхмәт аңа.

Венера Бариева, Маратның укытучысы:

Илдус мәктәбе нибары ун ел гына эшләп калды. Замана таләпләренә туры килә иде. Ләкин укучылар кимеп китте шул. Ул елларда Президентның, бер укучы булса да, мәктәпне япмаска, дигән карары чыккан иде. Ул вакытта «өй-мәктәпләр» ачылды. Мин каршы килмәдем, чөнки 1–2 нче сыйныф укучысына башка  укытучыга ияләшү авыр. Күрше авыл мәктәбенә йөртү өчен автобус та хәл ителмәгән иде. Тырышып укыттык. Марат безнең өйгә 3 нче сыйныфка укырга килде. Аннан соң Раил укып чыкты. Мәктәп ачылыр дип яшәдек. Әмма бинаны сатканнан соң, өмет сүнде.  Миңа хәзер 64 яшь. Соңгы 3 елда Шушмабаш мәктәбендә китапханәче булып эшлим.

Без унбиш ел элек Әтнә районындагы кечкенә генә Бахтачы авылында Хөсәеновларның өендә ачылган «мәктәп»тә дә булган идек. Анда авыл балалары 12 ел буе белем алды. Әле соңгы елда гына такта, парталарын алып куйганнар икән. Ә менә ябылган мәктәп шул килеш тора. «Бахтачы мәктәбе» дигән язуына кадәр бар.

Башлангыч сыйныф укытучысы Рәмзия ханым каената-каенанасы, иренең рөхсәте белән үз йортларында авыл балаларын укыта башлаган. Янгын сүндерүчеләр, СанПиН белгечләре килеп, өйдә укытырга ризалык биргән. Парта, такта куялар… Шулай итеп, өйнең бер бүлмәсе мәктәпкә әйләнә. Авылдашлары Хөсәеновлар йортын «өй-мәктәп» дип йөрткән. Башта күрше кызы Рәниләне, аннан үз балалары Илүзә белән Исламны укыткан. Шәһәрдән кайткан Йосыф та бераз йөргән. Тик сыйныфта бала саны 1–2 дән артмаган.

– Мәктәпне япкач, мин Рәмзия апа йортына барып белем алдым. Авыр булыр дип уйлаган идем, әмма мине җылы кабул иттеләр. Анда дүрт ел укыдым. Рәмзия апа үз баласы кебек якын күрде. Гаиләсе дә һәрвакыт ачык йөз белән каршы алды. Рәхмәт барысы өчен дә! 9 сыйныфтан соң Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Икътисадчы белгечлеге алдым. Аннан югары уку йортын тәмамладым. Хәзер Казанда заводта логист булып эшлим, – ди 23 яшьлек Рәнилә Гыйлаҗиева.

Рәмзия Хөсәенованың ул-кызларының да фикерләрен белештек. Үз өеңдә, үз әниеңдә уку ничегрәк икән?

Илүзә (21 яшь):

– Мин дә Рәнилә белән энем Ислам кебек «өй-мәктәп»тә укыдым. Беренче дәрестә үк миңа бар да кызык булып тоелды, чөнки укытучы булып каршымда әнием утыра. Баштарак «мәктәп»тә әнигә «апа» дип дәшәргә тырышып карадым, тик  үзем дә сизмичә «әни» дия идем. Әни ныклы белем генә түгел, тәрбия дә бирде. Дәресләр күңелле үтә иде. Көн саен кич өй эшләрен эшләп, сумканы тутырып, парта кырыена куеп калдыра идем. Чын мәктәптәге кебек иде ул. Һәр дәрес саен «физкультминутка» ясатты. Әйләнә-тирә дөнья дәресләрендә табигатькә экскурсиягә дә чыга идек. Иң көтеп алганы – физкультура дәресләре. Кышын чаңгыда чыгу (әниең белән физкультура дәресендә узыша-узыша чаңгыда йөр әле син! Хәзер искә алырга кызык), яз-көз туп уйнаулар… Әни Әлифба бәйрәме, 1 нче сентябрь, «Соңгы кыңгырау» бәйрәмнәренә Күлле Киме мәктәбенә алып бара иде. Яшермим, андагы балаларны күргәч, көнләшү дә бар иде. Аларга күңелле, ә мин бер үзем укыйм, җитмәсә, өйдә дип уйлый идем. Бик күп кенә конкурс, олимпиадаларда да катнашырга туры килде. Дүрт ел сизелми  үтеп тә китте. 5–9 нчы сыйныфта Күлле Киме мәктәбендә укыдым. Аннан Казан медицина көллиятен тәмамладым. Хәзерге вакытта шәфкать туташы булып эшлим. Әнием – беренче укытучым Рәмзия Рәүф кызына биргән белеме, тәрбиясе өчен бик зур рәхмәт! Сәламәтлек, эшендә уңышлар, уңган, тәртипле укучылар теләп калам.

Ислам (16 яшь):

– Бездән 4 чакрым ераклыкта мәктәп бар иде. Тик анда барырга асфальт юл юк. Шуңа күрә өйдә укырга туры килде. Әнием бик таләпчән иде. Кыңгырау шалтырауга дәрескә керә идек. Уку калдырган булмады. Башлангыч сыйныфта укыганда төрле шигырь конкурсларында катнаштым. Мактаулы урыннар да алдым. Башлангыч мәктәптән соң күрше авылга барып укыдым. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Казан театр училищесын сайладым. Бүген 1 нче курста укыйм.  М. Мәһдиевнең «Кеше китә, җыры кала», Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» киноларында төштек. Төркемдәшләребез белән Г. Тукайның «Исемдә калганнар» әсәрен сәхнәләштердек. Аны башлангыч мәктәпләргә барып күрсәтергә җыенабыз.

Фикер

Рәмзия Хәсәенова, укытучы:

– Хәзерге вакытта өй-мәктәптә белем бирү кыенрак булыр иде. Заманча технологияләр кулланып укытабыз бит. Мәктәптә бар мөмкинлекләр дә бар. Зур мәктәптә укыту күңеллерәк дип уйлыйм. Балалар да күп. Өйдә укытканда юл газабын гына күрмәдем. Күрше авылга барып укытам. Әле дә шул ук юлсызлык инде. Өйдә  тырышып укыттым. Үз балаларыма да таләпчән булдым. Белемнәрен акладылар, йөземә кызыллык китермәделәр. Өй-мәктәп гадәти булмаган әйбер кебек истә калды. Мәктәп бүлмәсен үзгәртү, такта, парталарны чыгарып кую бик авыр булды. Бу эшкә соңгы елда гына кул барды. Без аны күп еллар мәктәп бүлмәсе дип йөрттек. Соңгы елда гына ул сүз телдән төште. Хәзер инде ул Исламның йокы бүлмәсенә әйләнде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү