Татарстанның биш районында юлларны төзекләндерүгә 1,7 миллиард сумнан артыграк биреләчәк

Тәгаенләп әйтсәк, Кукмара, Актаныш, Сарман, Чирмешән һәм Югары Ослан районнарында юллар яңартыла.

Кукмара районында Люга – “Нырты” совхозы юлын капиталь төзекләндерү барыннан да кыйммәтрәккә төшәчәк: чыгымнар 462,6 миллион чамасы тәшкил итәчәк.

Актаныш районында 6,6 чакрымнан артыграк озынлыкта Түке – Татар Ямалысы юлын яңарту аз гына арзанрак булачак. Биредә сүз 456,7 миллион сум турында бара.

Чаллы – Сарман – Югары Чыршылы – Петровский завод автомобиль юлының Сарман районында 4,4 чакрым озынлыктагы бер өлешен яңартуга 387,8 миллион сумнан күбрәк акча юлланачак. Чирмешән районында Яңа Кади авылына илтүче юлны яңартуның дүртенче этабы бәясе 257,9 миллион сумнан күбрәк тәшкил итәчәк.

“Казан – Ульяновск” – Соболевское юлының Югары Ослан районаныдагы 2 чакрым озынлыктагы бер өлешен капиталь төзекләндерү барыннан да арзанга төшәчәк. Аңа 136,4 миллион сум тирәсе бирәчәкләр.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү