Россия Фәннәр академиясенең (РАН) Телләр институты эшләгән һәм узган елның сентябрендә раслаган «Россия халыклары телләрен саклау һәм үстерү программасы» дип аталган документны карап чыктым.
Документка әлегә фәнни концепция һәм дә тәкъдим статусындагы проект дип карау дөресрәктер дип уйлыйм. Гәрчә программа үзендәге анализ һәм кыю фикерләре белән шактый кызыклы тоелса да. Россия Президенты кушуы буенча 2025 елның 1 июненә чаклы эшләнергә тиешле дәүләт тел сәясәте нигезләрен билгеләячәк икенче бер программада без искәрткән документ бәлки төп рольләрнең берсен уйный алыр, дигән өмет тә бөтенләй юк түгел. 50 битле документта телләрне яңадан мәҗбүри укытуга күчү тәкъдиме һәм дә паспортта милләтне күрсәтә торган өстәмә биткә (вкладыш) кайту зарурлыгын билгеләгән сүзләр дә бар. Алар институт галимнәренең ил халыклары, аларның телләре, язмышы дигәндә битараф булмауларын билгели кебек.
Проектта Россия халыклары сөйләшкән 155 «тере», «йоклаган» һәм дә юкка чыккан 15 телне теркәгән ике исемлек китерелгән. Бар булган телләр, исәнлеге, саклану дәрәҗәсе, куллану даирәсенә карап, дүрт төркемгә бүленгән. Һәр төркем эчендә, дүртенчедән кала, тагын өч категория – өч подгруппа (А, Б, В) бар. Татар теле тере, тик шәһәрдә кулланышы чикләнгән телләр арасына кергән. Аны башкорт, чечен, якут, тува, башка шундый телләр белән бергә 3В шифры белән билгеләгәннәр.
Беренче төркемдә (1В, 1Б, 1А) «үле», «үлеп бара торган» һәм «йоклаган» телләр. Андыйларны 30 лапны санадым. Шуның яртысы бөтенләй «бакыйлык»ка күчкәннәр, искәртелгәнчә, аерым «кызыл» исемлеккә кертелгән һәм 1Б һәм 1А шифрлары белән билгеләнгән. Мәсәлән, камасин, сойот, курил-айн телләре. Ә 1В белән билгеләнгән башка 15 тел исә исән калу шанслары күпмедер калган, бар дип саналып, беренче, ягъни озын исемлектә урын алган.
Икенче төркем телләр шулай ук өч категориягә бүленгән. Болары – әлегә исән, тик куллану даирәсе шактый тар булган, бары өлкәннәр генә сөйләшкән күпсанды лөгатьләр. Аларның яшь буынга күчү ихтималы шактый шикле. Шул ук себер татарлары теле (проектта ул аерым тел итеп күрсәтелгән), манси, коряк, карел, башка күп телләр шундый куанычсыз кимәлдә.
Өченче төркем – күпмедер киләчәкле, кулланышта калып килгән, тик иртәгесе кайгыртуны таләп ителгән телләр. Татар теле дә, әйткәнебезчә, алар арасында. 3В дигән шифрда «В» хәрефе телнең төркемдәге башка телләр белән чагыштырганда өметле, куллану даирәсе әлегә чагыштырмача киң, буыннан-буынга күчү мөмкинлеге сакланган булуын аңлата. Ә инде 3Б дип билгеләгәннәрнең (мәсәлән, удмурт, калмык, кырымтатар, чуаш, башка телләр) хәле мөшкелрәк. Болар – авылларда гына сакланып калган, кайберләре республикаларның дәүләт теле исәпләнгән җәһәттә дә киләчәк буыннарга күчү мөмкинлеге шактый түбән булганнар. «А» категориясе бирелгәннәрнең язмышы тагын да начаррак. Болар – артык локаль, куллану ареалы нык тар, буыннан-буынга үтә дә начар күчеп килгән лөгатьләр. Аларга мисаллар китереп тормыйм, чөнки ул халыклар, ул телләр (мәсәлән, гинух теле) хакында, белсә дә, тел белгечләре генә беләдер. Аларны өченчедән алып икенче төркемгә керткәндә дә олы хата булмас иде. Чөнки милли сәясәт үзгәрмәгәндә, ассимиляция тизлеге кимемәгәндә, алар бүген бар, иртәгә – юк.
Ә инде дүртенче төркемдә бары бер генә тел – киләчәгенә берни дә, беркем дә янамаган рус теле. Менә шундый бүленеш һәм күпләр башына төшкән аяныч дип бәяләрлек язмыш. Беренче өч төркемгә эләккән телләрнең яңадан, мәсәлән, ярты гасырдан нинди хәлдә буласын, күпмесе икенче – кызыл исемлеккә күчәсен беркем дә әйтә алмый. Гәрчә документта һәр телнең уникальлеге, дөнья мәдәниятендә һәм тарихында тоткан үз урыны, гомумән кабатланмаслыгы ассызыкланса да. Чыннан да теләсә кайсы, хәтта иң вак халыкның да теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре – теге яки бу илнең генә түгел, планетаның да байлыгы. Аларны югалту дөньяны ярлыландыра. Юкка чыгып бара торган җәнлекләр, үсемлекләрне барлап, Кызыл китапка керткәндә, алар югалмасын өчен күп нәрсәләр эшләгәндә, телләр, кече халыклар, алар язмышы, киләчәге өчен көрәшмәү – җинаятькә тиң гамәл.
Шуны аңлап булса кирәк, институт эшләгән программада телләрне саклау чараларының олы исемлеге дә китерелә. БДИ, аның кире роле турында сүз булмаса да, телләрне белем бирү системасы аша яклау хакында да әйтелә. Тиешле кануннар кабул итү, әлеге юнәлештә квалификацияле белгечләр (нәкъ менә телләр исәнлеге һәм үсеше буенча бакалаврлар һәм магистрлар) әзерләү, регионнарда махсус үзәкләр ачу, милли педагогикага игътибарны арттыру, телне камил белгән белгечләргә өстәмә түләүләр, программаны мулдан финанслау һ.б. буенча конкрет тәкъдимнәр китерелә. Кыскасы, без теләгән, хыялланганнарның барысы да диярлек программага кергән. Тик…
Тик тел галимнәренең проблеманы аңлавы сөендерсә дә, әйткәнебезчә, институт язган программа – әлегә теләкләр декларациясе генә. Чөнки, мәсәлән, яңарак кына – 2024 елның җәендә Россия Хөкүмәте кабул иткән «Дәүләт тел сәясәте концепциясе»ндә аларны өйрәнү без яхшы белгән «телим-теләмим» принцибына, башкача әйткәндә, кешенең үз ихтыярына, кәефенә калдыруга кайтып кала. Ул эштә, имештер ки, кеше хокуклары сакланырга тиеш. Ягъни беркемгә дә көчләп теге яисә бу телне укыту дөрес түгел. Әлбәттә, рус теленнән башкасын. Шуңа күрә республикабызның профильле министрлыклары һәм вазыйфалы затлары, РАНның Тел институты белән берлектә, алда искәртелгәнчә, быелның җәендә расланачак «Дәүләт тел сәясәте нигезләре»н әзерләүдә җиң сызганып катнашсыннар иде дигән теләктә каласы килә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat