Бу елның 1 апреленнән илнең 900 дән артык шәһәрендә гаилә ипотекасы ярдәмендә икенчел торак базарыннан фатир сатып алырга рөхсәт итәчәкләр. Исемлектә Татарстандагы 18 шәһәр дә бар. Аңлашыла ки, сүз күбрәк район үзәкләре турында бара. Тораклы булу бәхете кемгә тәтеячәк? Район җиренә моннан ни файда? «ВТ» әнә шул сорауларга ачыклык кертте.
Әлфия һәм Рөстәм Габдуллиннар Казанда фатирны арендага алып яши.
– Мин Буа районыннан, тормыш иптәшем күрше Апасныкы. Казанда шәхси оешмаларның берсендә таныштык. Ике ел элек өйләнештек, нәни кызыбыз бар. Тик Казанда үз торагыбыз юк, – дип сөйләде гаилә башлыгы. – Әти-әнием үзләре янына кайтып төпләнергә тәкъдим итә. Тик безнең авылда каласы килми. Ә Буаның үзендә яңа төзелгән торак юк диярлек. Хәзер ипотека бәясе дә кыйммәт. Гаилә ипотекасы ярдәмендә район үзәгендә икенчел торак базарыннан фатир сатып алырга рөхсәт итсәләр, уйларга җирлек бар. Арзанлы булгач, торак бәясен түләп бетерергә дә тизрәк һәм җиңелрәк.
Яшь гаиләне сөендердек: Буа әзер йортларга гаилә ипотекасы биреләчәк шәһәрләр исемлегендә бар. «ДОМ.РФ» хәбәр итүенчә, исемлеккә барлыгы 901 торак пункт эләккән. Болар – төзелеш күрсәткечләре түбән булган шәһәрләр. Тәгаен әйтсәк, бер үк вакытта ике йорттан да күбрәк төзелеш алып бармаган торак пунктларны исәпкә алганнар. Сүз район үзәкләре һәм кечкенә шәһәрләр турында бара, кыскасы. Исемлектә илнең яңа төбәкләре күпләп тәкъдим ителгән. Кырымның сигез шәһәре һәм Севастополь дә бар.
*Алты процентлы гаилә ипотекасы ярдәмендә икенчел торак базарыннан фатир сатып алу хокукы алты яшькә кадәр (алты яшьне дә кертеп) бала тәрбияли торган гаиләләргә биреләчәк һәм аннан бер тапкыр гына файдаланырга мөмкин.
* Гаилә ипотекасы буенча кулдан сатып алыначак фатир урнашкан йортның «яше» егермедән артмаска һәм ул авария хәлендә булмаска тиеш.
* Бер-берсенә бәйле булган затлардан (ир-хатын, әти-әниләр, балалар, опекуннар, туганнар, директор үзе эшли торган оешмадан) торак сатып алырга ярамый.
*Икенчел торакка ипотеканы 2025 елның 1 апреленнән рәсмиләштерергә мөмкин.
Милек өлкәсе белгечләре әйтүенчә, ташламалы ипотека программасының шартлары үзгәрү моңа кадәр аннан файдалана алмаучыларга ишекләрне ачачак. «2025 елның мартына алынган мәгълүматларга караганда, илдә 20 миллионга якын кеше яшәгән 750 шәһәрдә яңа төзелә торган йортлар саны икедән артмый, йә алар, гомумән дә, юк», – дигән «Циан»ның аналитика үзәге җитәкчесе Алексей Попов. Риэлтор Наилә Хуҗина әйтүенчә, икенчел торак базары азмы-күпме җанланачак. «Бүген төзелеш оешмаларына кечкенә шәһәрләрдә күпфатирлы йортлар салу отышлы түгел. Бәясе – кыйммәт, ә сатып алучысы – аз. Чөнки район кешесе күбрәк үз йорты белән яшәргә кызыга. Ташламалы ипотека икенчел торак базары хисабына торак шартларын яхшыртырга теләүчеләргә ярдәм итәчәк», – ди белгеч.
Яңа исемлеккә эләккән шәһәрләрдә яшәүчеләр дә канәгать.
– Бу – бик тә кирәкле эш. Яңалык әле чыкты гына, безгә бу хакта сорап мөрәҗәгать итә башладылар да инде, – ди Кукмара районы башлыгы урынбасары Резеда Гаянова. – Кукмарада торак күп төзелә. Әмма икенчел торак базарына да ихтыяҗ зур. Хәзер ипотека кыйммәт. Гаилә ипотекасы исә бала тәрбияли торган гаиләләргә ярдәм итәчәк. Гомумән дә, ул эшли торган программа булачак, чөнки файдасын күрәбез. Шулай ук районга яшьләрне җәлеп итәргә дә булышачак, дип ышанабыз.
Фикер
Илдус САФИУЛЛИН, икътисад белгече:
– Билгеле булганча, узган ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин яңа төзелеш алып барылмаган яки бу эш бик сүлпән барган төбәкләрдә гаилә ипотекасын икенчел торак базарында җәелдерергә кушты. Әйткән сүз – аткан ук. Бу – мөһим карар, әлбәттә. Ул зур шәһәрләрдән читтә яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Шул ук вакытта, бу икенчел торак базарында бәяләр сизелерлек үсүенә китерер дип уйламыйм. Беренчедән, шул ук район үзәгендә гаилә ипотекасының яңа шартларына туры килгән күпфатирлы йортлар күп түгел, икенчедән, кайбер кечкенә шәһәрләрдә яшь гаиләләр калмады да диярлек инде, аларны зур шәһәрләр «йотып» бетерде.
Татарстанда гаилә ипотекасы буенча икенчел торак базарыннан фатир сатып алырга мөмкин булган шәһәрләр исемлеге
Азнакай
Арча
Әгерҗе
Баулы
Болгар
Бөгелмә
Буа
Иннополис
Зәй
Кукмара
Лаеш
Лениногорск
Мамадыш
Менделеевск
Минзәлә
Нурлат
Тәтеш
Чистай
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat