Илкүләм проект буенча мәктәп төзелешен тикшерәчәкләр

Татарстанның Баш инвестиция-төзелеш идарәсе сатып алуларда җиңүчене билгеләнгәнче һәм контракт төзелгәнче үк “Лето” торак комплексында мәктәп бинасын төзүгә керешкән.

Казанның Мәскәү һәм Совет районнары прокуратурасы Татарстан Баш инвестиция-төзелеш идарәсе (ГИСУ) эшчәнлегендә таләпләрне бозу очрагын ачыклаган. Бу хакта “KazanFirst” күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Прокуратурада билгеләп үтелгәнчә, ГИСУ сатып алуларда җиңүче билгеләнгәнче һәм контракт төзелгәнче үк “Лето” торак комплексында мәктәп бинасын төзүгә керешкән. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе, күзәтчелек ведомствосы материаллары нигезендә, моның таләпләрне бозу булып торуын раслаган. Шуннан соң Казанның Совет районы прокуратурасы оешма директоры урынбасарына карата “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар сатып алу, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү тәртибен бозу” статьясы буенча административ эш кузгаткан.

Мәктәп “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты буенча төзелгән. Эш Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсенә карап тикшерүгә җибәрелгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү