Дөнья хәлләрен күзәтеп баручылардан алып, бакчачыларга кадәр аптырашта бүген. Беренчеләре ил-көннән ни көтәргә белмәсә, икенчеләре һава торышына шакката. Быелгы кебек иртә, ә аннан бигрәк, карсыз язны әби-бабайлар да хәтерләми. Синоптиклар исә тизрәк кыймылдарга киңәш итә: быел җәй майда ук башланырга мөмкин. Ул тарихта иң эсселәреннән берсе булачак, дип тә фаразлаганнар. Һава торышыннан ни көтәргә?
Кышсыз яз, язсыз җәй булмас, ди халык мәкале. Була, ахры. Һәрхәлдә, быелгы һава торышына караганда, бар да табигатьнең үз кулында.
– Былтыр язгы ташу чорында Бәбки авылына бара торган юл 1 апрельдә өзелсә, быел 13 мартта ук су астында калды. Яз бик иртә килде, – ди Буа районының Килдураз авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Әхәтов. – Юл ябылу – ел саен була торган хәл. Шуңа күрә Бәбкидә яшәүчеләр моңа ияләшеп беткән. Артык исләре дә китми. Язгы ташу чорында авылда алты кеше кала. Алдан ук азык-төлек, медикаментлар белән тәэмин иттек. Күпергә бер атна кереп булмады. Су иртәрәк тә китте әле, тик ташу кире әйләнеп кайтмасын дип, юлны ике көн ачмыйча тордык. Хәзер бар да тәртиптә. Язгы ташудан куркасы юк.
Татарстан буенча Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бу атна ахырында республикада урыны белән көндез +8…+10 градуска кадәр җылытачак. Төнлә дә термометр баганасы нульдән өстә булачак, дип фаразлана. Явым-төшемнәр көтелми. Алдан алынган мәгълүматларга караганда, киләсе атнада көндез +13…+15 градуска кадәр җылытачак. Марттан туры майга сикерәбез, ахры. Әле алай гына да түгел, быел җәй майда ук башланачак һәм бөтен күзәтүләр тарихында иң эсселәреннән берсе булырга мөмкин, дип тә белдергән Россия Гидрометеоүзәге җитәкчесе Роман Вильфанд.
– Быел яз бик иртә килде. Кырларда кар да калмады, диярлек. Югыйсә март әле ул – кыш ае. Бу вакытта термометр баганасы көндез дә, төнлә дә «минус»та булырга тиеш. Урамда исә чын яз, – ди метеоролог Юрий Переведенцев. – Мондый яздан соң нинди җәй көтәргә икәнен тәгаен фаразларга иртәрәк булса да, соңгы еллар тәҗрибәсеннән күренгәнчә, безнең төбәктә җылы чор салкыннарга караганда озаграк дәвам итә башлады. Ягъни яз елдан-ел иртәрәк килә. Шуңа күрә җәйнең дә иртәрәк башлануы бик мөмкин.
Кояш бик тансык та, бер рәхәтнең бер михнәте бар бар, ди белгечләр. «Глобаль җылыну күренеше уртача һава температурасы күтәрелүгә китерә. Тик мәсьәләнең икенче ягы бар: явым-төшемнәр кими. Быел без моны бигрәк тә аермачык сиздек. Кыш көне кар катламының уртача биеклеге 50 сантиметр тәшкил итсә, быел ул ике мәртәбә диярлек азрак булды. Җитмәсә, былтыр көз дә коры килде. Туфракта дым аз. Шуңа күрә иртә җәй корылык алып килергә мөмкин. Шул ук вакытта суыклар кире әйләнеп кайту куркынычын да истән чыгарырга ярамый. Хәтерләсәгез, былтыр май аенда алмагачлар чәчәк атканда салкыннар башланып, авыл хуҗалыгы тармагына бик зур зыян килде», – ди Юрий Переведенцев.
Бакчачылар җиң сызганып, шул ук вакытта сагаеп көтә инде.
– Яз иртә килә дип, борыч-помидор үсентеләрен ике атнага иртәрәк утырттым, 10–15 сантиметр булып үсеп җиттеләр. Бәлки иртә язның файдасы тиеп, үзебез үстергән яшелчәләрне иртәрәк татып карарбыз, – ди Биектауда яшәүче һәвәскәр бакчачы Рәмзия Кадыйрова. – Өйдә тишелгән үсентеләрне иң элек теплицага чыгарабыз. Суыкларга китсә, мич кабызып куябыз. Бер тапкыр «авыз пешеп», салкында үсентеләр харап булганнан соң, шулай җайлаштык. Теплицага ел да, дым булсын дип, кар тутыра торган идек. Быел чанага төяп ташырлык та кар булмады. Туфрак коры булыр инде. Мондый яз күргән юк иде. Алда башланмаган апрель ае бар бит әле. Ничек кенә булмасын, бакчачылык эшендә ашыгырга ярамый. Кояш болай кыздырып торса, туфракта дым калмас дип, апрельдә үк яшелчәләрне ачык һавага утыртырга киңәш итмим. Без бакчабызны карап чыктык. Шөкер, быел яшь агачлар да әйбәт кышлаган. Бу атна ахырында, вак корткычтан арындыру өчен, куакларны кайнар су белән коендырырга ниятлибез. Акрынлап бакча мәшәкатьләре башлана.
Ә менә машина тәгәрмәчен алмаштыруга хәзер үк чират инде. «Гадәттә, бездә апрель башына кадәр тыныч була торган иде. Быел яз ашыктырды. Узган атнада күпләп машина тәгәрмәчләрен алмаштыра башладылар. Көннәр җылытты бит, – ди башкаладагы шиномонтажларның берсендә эшләүче Айнур Хәбиров. – Узган ел белән чагыштырганда, бәяләр 200–400 сумга кыйммәтләнде. Мәсәлән, күп иномаркаларда торган 16 радиуслы тәгәрмәчләрне 2700 сумга алмаштырабыз. Юлда куркынычсызрак булсын һәм көпчәк һава чыгармасын, дисәгез, аның кырыйларын герметик белән сылап чыгарга да мөмкиннәр. Бу очракта һәр тәгәрмәч өчен 200 сум өстәп түлисе».
Бу урында шуны да искәртик: ГАИ хезмәткәрләре урамда уртача һава температурасы берничә көн дәвамында 5–7 градустан югарырак булганда гына җәйге резинага күчәргә киңәш итә.
Алга таба һава торышыннан ни көтәргә? Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әйтүенчә, ашыгып килгән яз тиз генә китмәскә дә мөмкин.
– Ни гаҗәп, быел карга бураны да, сыерчык бураны да булмады. Беркөнне азрак буранлап алды, әмма бу бик аз. Минем фаразлар буенча, май аенда да явым-төшемнәр артык көтелми. Синоптиклар вәгъдә иткәнчә, җылы да булыр ул. Ә менә июнь башында көннәр бераз суытып, яңгырлар яварга мөмкин. Атна-ун көн тирәсе салкынча торачак, дип уйлыйм. Ягъни яз җәйгә керәчәк. Иртә язлар моңа кадәр дә булгалады. Тик бу кадәр үк түгел. Гыйнвар азагында яңгыр явып, бөтен нәрсәне бозды. Көтелмәгән хәл булды ул. Артык куркыныч булмады анысы. Тик файдасы да шулкадәр генә: җиргә үтмәде. Туфракта көздән калган дым гына, – ди ул. – Шушма да ташымады быел. Шаулап-гөрләп ага торган инешләр бер көн бераз тулдылар да, икенче көнне үк сулары китте. Шушма ярында яшәүчеләр элек-электән ташу булмауны яхшыга юрамаган. Аңа карап, җәйне фаразлаганнар. Тик быел ул артык коры килер дип уйламыйм. Бар да әйбәт булырга тиеш. Җәй сентябрьдә дәвам итәргә мөмкин әле.
Март аена халык сынамышлары
25 март көнне яңгыр яуса, арыш уңа.
26 мартта кара каргалар кичен җыелышып, тавыш бирсә, алдагы атна җылы булыр.
29 март нинди – апрель шундый.
30 мартта торналар килсә, кинәт җылыта.
31 март кичендә йолдызлар гадәттәгедән ваграк күренсә – яңгырга.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat