Дөньяда берничә юнәлештә турбулентлык көчәя. Зур дәүләтләрнең барысында да финанс кризисы спирале бөтерелә. Аның белән янәшә фетнә учаклары дөрли. Илләр арасында конфликт куркынычлары да үсә. Соңгысы бөтенләй уйламаган урыннардан фронт сызыгы уздырырга мөмкин.
Дональд Трамп, мәсәлән, үткән атнада тагын бер тапкыр: «Канада безнең штат булырга тиеш, дип әйткәндә, мин, чынлап та, шуны күз алдында тотам», – дип белдерде. Канаданың яңа Премьер-министры Карни: «Америка Канаданы яуласын өчен, Трамп безне сындырырга тели, без моңа юл куймабыз», – ди. Американнар Гренландиядә дә чып-чын сугыш оештыру ниятеннән баш тартмыйлар. АКШның вице-президенты Вэнс: «Гренландияне контрольдә тотучы Дания үз эшен үтәми һәм яхшы аркадаш түгел. Бу безгә Гренландиягә кагылышлы мәнфәгатьләребезне күбрәк күрсәтергә кирәк дигәнне аңлата. Президент Трамп шуны эшләргә җыена да. Шуңа күрә ул европалыларның кычкыруына төкереп бирә», – ди. Игътибар итсәгез, американнар күптәнге аркадашлары белән үзләрен бик дорфа тота. Трамп фашизмы, йомыркадан чыгып, аваз бирә башлады дигәнне аңлата бу.
Вашингтон администрациясе Тель-Авив канэчәрләре белән бергәләп Фәләстыйнда Гитлер яраннарын көнләштерерлек вәхшилекләр кыла. Әмма Ак йортта бу җинаятьләрнең эзсез генә үтмәячәген, Якын Көнчыгышта зур ярсуга әйләнеп, идарәче режимнарны түнтәрү ихтималын яхшы аңлыйлар. АКШның махсус вәкиле Стив Уиткофф сиончылар койган кан нәтиҗәсендә Мисырда һәм Иорданиядә режимнар аварга мөмкинлеген таный: «Без Мисырны югалтсак, Хәсән Нәсралла һәм Синвар белән көрәштә ирешелгәннәребез юкка чыгачак», – ди.
Вашингтон администрациясе бөтен Якын Көнчгыш буйлап зур сугыш китереп чыгарырга омтыла. Трамп, Вәкиллекләр Палатасы спикерына һәм Сенат рәисенә Иранга һөҗүм итү кирәклеген нигезләп, хат юллады. АКШ хәрби көчләре ул төбәктә бик зур әзерлек эшләре алып бара. Вакыйгалар үсеше Гыйрак сугышы башланыр алдыннан булган хәлләрне хәтерләтә. Уиткофф: «Аерым бер хәл туса, АКШ Иранга каршы сугыш хәрәкәтләре башларга мөмкин», – ди.
Долларның да хәле авыр. Зур сугыш куркынычы менә шуңа бәйле. Financial Times газетасы: «Доллар Трамп сәясәте аркасында дөньякүләм валюта ролен югалтырга мөмкин», – дип яза. Без аз гына төзәтү кертәбез: Трамп сәясәтен долларның зәгыйфьләнүе билгели. Барлык үзәк банклар да соңгы вакытларда доллардагы резервларын киметә.
Төркиядә Истанбул мэрын кулга алганнан соң, зур фетнә чыгып, лира тагын түнде. Төрек банкы өч көн эчендә 26 миллиард долларлык резервларын сатты, әмма лира курсын тотып тора алмады.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat