Башладык! Республиканың 22 районы игенчеләре язгы кыр эшләренә кереште. Беренчеләрдән булып Буа һәм Апас аграрийлары тәвәккәлләде. Алар инде 11 марттан ук эшкә җиң сызганып тотынды. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, барысы 482 мең гектар көзге культура һәм 372 мең гектар күпьеллык үләнне ашлыйсы бар.
Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ленар Гарипов сүзләренчә, уҗымнар яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә. Республикада бөртекле сабан культуралары орлыклары белән тәэмин ителеш 123 процентны тәшкил итә. Хуҗалыкларга көнбагыш һәм кукуруз орлыкларының да 40 проценты кайтарылган. Шикәр чөгендеренеке исә 1 апрельдән кайтарыла башлый. Быел кырларга чәчелә торган орлыкларның 40 проценты үзебезнең илнеке.
Кайсы район, хуҗалыкларда эшләр гөрли? Ә кайсылары кырга чыгарга ашыкмый әле? Без шуларны белештек.
Радик Гыйсмәтов, Апас районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы:
– Бездә кырлар кардан тулысынча ачылды инде, кап-кара җир. Тукландыру өчен иң шәп вакыт. Егетләр, вакытны әрәм итмәс өчен, иртә таңнан, туң вакытта торып чыга. Ашлама җиргә сеңеп, кояш нурларыннан эреп, тамырга китеп бара. Шуңа күрә эшләрне ике атна элек башлап җибәрдек инде. Күршеләребез буалылар, чүпрәлелеләр дә чыкты. Без бүгенгә 8 мең гектардан артык җирне тукландырдык. Әгәр көннәр шулай торса, киләсе атналарда акрынлап тырмалауга да керешербез, дип торабыз.
Уҗымнарга килгәндә, барысы да уртача. Әлегә ныклап торып нәтиҗә чыгарырга иртәрәк. Көннәрнең җылынуы кирәк. Яз ничек килүгә карамастан, яхшы уңышка өметләнәбез. Кәефләр дә, күңелләр дә көр. Иң мөһиме: булган уңышның бәясе дә яхшы булсын иде, дип телибез.
Ленар Абдуллин, Арча районының «Ак барс» агрокомплексы җитәкчесе:
– Язгы кыр эшләренә чыгарга иртәрәк әле. Безнең кырларда кар ята. Төньяк район булгач, бездә кар соңрак эреп бетә. Бүген төнлә дә 12 градус суык иде. Шуңа күрә эш башларга ашыкмыйбыз.
Борис Соломонов, Аксубай районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы:
– Язгы кыр эшләрен аерым бер кырларда гына башлап җибәрдек. Күпчелегендә кар ята әле. Әлеге вакытта 1260 гектар җирдәге көзге культураларны һәм 170 гектардагы күпьеллык үләннәрне тукландырдык.
Ранис Мәүлиханов, «Колос» авыл хуҗалыгы оешмасының генераль директоры (Тәтеш):
– Механизаторларыбыз көзге бодайны тукландыруга кереште, төп эшләрне инде төгәлләдек. Без кыр эшләренә тулысынча әзер. 20 техника җәлеп ителәчәк, шуларның дүртесе – куәтле трактор. Орлыклар да бар, шикәр чөгендерен генә көтәбез. Хуҗалыкның 7435 гектар җире бар, шуның 6 500 гектары – сөрүлек җире. Көзге һәм язгы бодай, арпа, кукуруз, шикәр чөгендере – менә шушы культуралар белән эшлибез.
Фәргать Камалиев, Зәй районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы:
– Бер-ике көн элек тукландыруга керештек, тик юеш бит. Мартның 24 ендә үк кыр эшләрен башлаган юк иде. Кар беткән басуларда гына азмы-күпме эшли идек. Ни генә дисәк тә, иртә әле. Иртә килгән язга сөенәсе түгел, чөнки аның суыклары әйләнеп кайтучан була, катырып җибәрә. 2023 елда шикәр чөгендерен кабат чәчәргә туры килде, арпа да көтелгән уңышны бирмәде. Ныклап тотынганчы, атна-ун көн узар әле ул. Гадәттә башка елларны апрельнең беренче атналарында тырмага чыга торган идек. Быел апрель яңгырлы булачак, диләр. Иң яхшысы – апрель ахырларында килгән яз. Шул вакытта бөтен эшләрне тиз арада башкарып атудан да яхшысы юк. Без инде кайбер басуларга көздән, суыклар төшкәч тә ашлама кертеп калдырган идек. Көннәр җылынуга, алар да эшли башлаячак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat