«Казанда болай яши алмаган булыр идек»: карт сарыктан башланган мул тормыш

«Авылда торуыбыз белән бәхетлебез», – дип яшәүче тагын бер матур, тырыш гаилә белән танышып кайттык. Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында яшәүче Гөлчирә һәм Айрат Хәйретдиновлар тормышларын матур итеп корып, үз көчләре белән тырышып гомер итүчеләрдән.

– Мин тумышым белән күршедәге Лаеш районының Кече Елга авылыннан. Айрат – шушы авылныкы. Гаилә коргач, без 8 ел Казанда яшәдек. Шуннан соң авылга кайтырга карар кылдык. Без кайтканда йорт бик иске иде. Йорт та җиткердек, мал санын да арттырдык, – дип башлады танышуны хуҗабикә.

Әлеге вакытта гаилә абзар тутырып мал-туар тота. Тугыз сыерлары гына бар, алар өстенә бозаулар, таналар һәм үгезләр, җәен ишегалдын тутырып кош-кортлар алалар.

– Сөтләрнең күпчелеген эшкәртеп сатабыз. Бик сирәк очракта гына сөтне фермерга тапшырабыз. Мәшәкате күп булса да, сөттән эремчек, корт, атланмай, катык ясап, каймак аертып сату отышлырак, билгеле. Әйтик, авылда сөтнең бер литрын 37 сумнан тапшырабыз, ә Казанда 85 сумга сатабыз. Каймакның 0,5 литрын 420 сумга, эремчекне 320–380 сумга җибәрәбез. Инде алты ел шул рәвешле эшлибез. Шушы вакыт эчендә үз сатып алучыларыбыз да барлыкка килде. Килгәнебезне көтеп кенә торалар. Атнага бер тапкыр барабыз. Сөт продуктлары белән бергә тавык-чебеше дә бара. Шөкер, алып барган һәр ризыгыбызны алып бетереп баралар. Кире кайткан чаклары бик сирәк, гадәттә рамазан аенда, русларның постлары вакытында гына, – ди Гөлчирә.

Без килгәндә мәшәкатьле-бәрәкәтле вакытлары иде: берничә ир-ат белән мал чалган чакларына туры килдек. Вакытлары тыгыз булса да, зарланмыйча, уфтанмыйча, безнең белән күрешеп, ачык йөз белән каршы алдылар.

– «Мал тотуның файдасы бармы соң?» – дигән сорауны үзебезгә дә еш бирәләр. Бер-ике генә хайван тотучыга, бәлкем, файдасы чыннан да юктыр. Тик күпләп асраганда шөкер әйтеп туймаслык. Шушы нигезгә кайтканда, бер карт сарык кына бар иде. Аны әни безгә: «Үз нигезенә кире кайтсын», – дип бирде. Башта без дә сыерлар тотарбыз дип уйламаган идек. Абзарлар да үгезләр өчен генә дип планлаштырылган иде. Тик аннары иптәшем белән киңәшләштек тә, сыерлар алып, сөтчелек белән шөгыльләнергә булдык. Ул чагында мин кибеттә эшли идем. Кешегә эшләгәнче, үзебезнеке булыр, дип уйладык, – ди Гөлчирә.

 

Күпләп сыер асраучы гаиләдән сөтле сыер сайлау серен дә сорадык.

– Ике әнием дә сыер савучы булып эшләделәр. Алар өйрәтүе буенча, киң борынлы сыерның сөте мул була, – диде ул. – Аннан соң, бәхет эше, бәхетле мал, дигән дә бар. Бер хуҗасында күп сөт биргән сыер икенче кешедә ияләшеп китә алмаска, сөте дә бетәргә мөмкин. Безнең үзебездә дә шундый хәл булды. Хуҗасында 36 литр сөт биргән сыердан 3 литр да ала алмадык. Ул да кеше шикелле бит, барысын да аңлый.

Бәхет, муллык серенең берсе тырышлык булса, икенчесе – бер-береңне аңлап, санлап яшәүдә. Ике карашның да бер якка таба төбәлгән булуында, ди Хәйретдиновлар.

– Бездә, бу – ир-ат, бусы – хатын-кыз эше, дигән нәрсә юк. Барысы да уртак. Кирәк булса, Айрат сыерын да сава, башкасын да эшләп куя. Икең бергә, яныңда таянырлык кешең булганда, бернидән дә куркырга кирәкми. Монысын бик ышанып әйтә алам. Авылда да менә дигән итеп яшәп була. Әле Казанда да без болай итеп яши алмаган булыр идек, дим. Авылда яшәп булмый, яшьләргә эш юк, дип зарланучыларны тыңларга кирәкми. Иренмәскә генә кирәк. Ә без хәзер җиңеллеккә ияләштек. Кемдер әти-әнидән калган тормыш белән генә яшәргә уйлый. Тик үзең тырышмыйча бер нәрсә дә булмый. Әйе, без дә арыйбыз. Тик бергә эшләгәндә ул авырлыклар җиңеләя, – ди хуҗабикә.

Хәйретдиновларның ике кызлары да – әти-әнисенең төп ярдәмчеләре. Өйдәге тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләр алар җилкәсендә.

– Казаннан күченеп кайткач, иң рәхәте балаларны курыкмыйча урамга чыгарып җибәрү булды. Авылда ирек, иркенлек, саф һава. Шәһәрдә кечкенә кызыбыз аллергиядән интегә иде, монда анысы да бетте. Балалар бакчасы, мәктәп – авылда. Кибете, китапханәсе бар. Авылыбызда ике мәчет бар. Балалар әллә ничә төрле түгәрәккә йөри, – дип мактап туя алмады Альбина тормышларын.

Ләкин авыл тормышы матур булса да, халык, кызганыч, барыбер читкә чыгып китү ягын карый. Чөнки авылда бар кешегә дә эш юк. Өлкәнрәк яшьтәге апалар башкаладагы хастаханәләргә идән юарга йөрсәләр, яшьрәкләр төрле оешмаларда эшли.

– Безнең очракта үзеңә эшләү барыбер рәхәтрәк. Көнебез иртәнге сәгать 2–3 тә башланса да… Арытса да: «Эх, каядыр барып ял итәргә иде», – дип уйлаган чаклар юк, – ди ул. – Әнием авырып киткәч, хастаханәгә аны сакларга гына бара алмадым. Менә шунда гына авыр булды. Анысында да әле Айрат эшләрне җайлады. Шуңа күрә бар эшне дә җайлап була, дип уйлыйм. Сыерларга субсидияләрне дә алып торабыз, ферма төзергә дә грант акчасын бирделәр. Шуңа күрә бер дә зарланмыйча, шөкер итеп кенә яшибез.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү