«Казанга Тукай кайткан»: ни өчен спектаклнең иҗат төркеме Дәүләт бүләгенә дәгъва кыла?

«Казанга Тукай кайткан» спектакле тамашачыга 2023 елның 26 апрелендә – Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан узган чарада тәкъдим ителде. Тукай премиясе лауреатларын игълан итү алдыннан күрсәтелгән өзек нәтиҗәдә тулы бер спектакльгә әйләнде һәм бер елдан Камал театрына кайтты. Тарих кабатлана, әмма башкачарак. Быел спектакльне чыгарган иҗат төркеме Тукай премиясенә дәгъва кыла.

Тукай исемен йөртә торган Дәүләт бүләгенә мәңге яшь Тукай турында яшь иҗатчылар тәкъдим иткән әсәрнең дәгъва кылуында символик мәгънә күрдем мин. Өстәвенә әлеге премиягә дәгъва кылучылар исемлеге Камал театрының яңа бинасында тәүге спектакль куелган көнне билгеле булды. Һәм ул «Казанга Тукай кайткан» спектакле иде.

Менә шундый очраклы очраксызлыклар. Нәтиҗәдә премия кемгә генә насыйп булса да, әлеге спектакльнең татар җәмәгатьчелеген уятуын, күп кенә тамашачыларда Тукайга карата үзгә мөнәсәбәт, хөрмәт һәм кызыксыну булдыруын кире кагып булмый. Ә аның иҗат төркеме Дәүләт бүләге турында ни уйлый? Тукай аларны ничек үзгәрткән?

Элемтә

Габдулла Тукай ролен башкарган Эмиль Талипов өчен әлеге премия әдип белән бәйләнешкә керүгә тиң.

– Беләсезме, бәядән дә, дәрәҗәдән дә, даны һәм күкрәккә таккан билгедән дә түгел, бу бүләк Тукайга якынаюга тиң минем өчен. Аннан хәер-фатиха алу, ниндидер бер дәрәҗәдә аның белән элемтәгә керү, – ди Эмиль.

Соңгы елларда татарның сөекле шагыйрен кеше буларак та, әдип буларак та тирәнтен өйрәнгән артист өчен иң зур бәя – спектакльдән соң тамашачының Тукай китапларын кулына алуы.

– Тукай ролен уйнавым белән мин бик бәхетле. Гәрчә әлеге спектакльгә алынган вакытта бөтенләй дә аңа туры килмим дип уйласам да. Тукай мине шулкадәр баетты. Иҗат төркемен, театрны баетты. Без бу спектакльне премия өчен эшләмәдек. Язмыш үзе шулай кушты. Безнең өчен иң мөһиме – халык фикере. Кемдер күңеленә алып, Тукай шәхесе, аның әсәрләре белән кызыксынып, кайткач, аның китапларын актара башлый икән – иң зур бәя әнә шул. Аеруча үсмерләр. Аларны бит, гомумән, татарча спектакльләр карату бик авыр. Үсмерләрнең тын да алмыйча карап утырулары – менә нәрсә ул иң зур җиңү, – ди Эмиль Талипов.

Үзгәрү

Бу фикерне әсәрнең авторы Резеда Зәйниева да дәвам иттерде.

– Үз эшеңә бәя бирү бик авыр. Мин, гомумән, үземә карата тәнкыйди мөнәсәбәттә. Бу спектакль миңа Айдар Җаббаровның кабатланмас стиле, Эмиль Талипов һәм калган артистларның чиксез таланты, гомумән, барлык иҗат төркеменең бу эшебезгә ниндидер аерым бер җылы мөнәсәбәте белән кадерле. Тамашачы да аны җылы кабул итте кебек. Еллар узгач, ул ничек бәяләнер, белмим, безнең өчен аның бүгенгесе мөһим, тамашачыларбызның «Тукайны укыйсы килә башлады», «Спектакльдән кайтуга, Тукай турында кабат укыдык, Тукай шигырьләрен ятладык» дигән фикерләре мөһим. Күңелләрен кузгата алганбыз икән, димәк, максатыбызга ирешкәнбез, – диде ул.

Әлеге спектакльдән соң, чыннан да, үзгәрәсең кебек. Тукайга гына түгел, гомумән, Шәхескә карата мөнәсәбәт үзгәрә. Спектакльне чыгаручылар күңелендә дә ул тирән эз калдырган.

– Тукай минем кыюлыгымны, күңелемдәге милли горурлык хисемне арттырды кебек. Аның аша мин XX йөз башында яшәгән, иҗат иткән талантлы шәхесләребезне дә үзем өчен башка яктан ачтым шикелле, аларны башкача ярата башладым, – ди Резеда Зәйниева.

Яшьлек

Без шуңа күнеккәнбез кебек: гадәттә, мәртәбәле бүләкләр, Дәүләт премияләре күпьеллык фидакарь хезмәт өчен тапшырыла һәм яшьләргә сирәк эләгә.

– Тукай үзе мәңге яшь бит ул! Олыгайгач, яшь вакыттагы кебек иҗат итеп булмыйдыр инде. Карашлар үзгәрә, йөрәк алай ук янмый, каршылыклар булмый синдә. Миңа калса, кеше хәтта гомерендә бер генә әсәр иҗат итсә дә, ул чын мәгънәсендә лаеклы икән, премия бирелсен иде аңа, – ди бу җәһәттән Эмиль Талипов.

Резеда Зәйниева исә төрле елларда Тукай премиясенә лаек булган яшьләрне искә төшерде.

– Мәсәлән, балет биючесе Кристина Андреева – 23 яшьтә, шагыйрь Равил Фәйзуллин һәм җырчы Илһам Шакиров – 35 яшьтә, режиссер Фәрит Бикчәнтәев 36 яшьтә Тукай премиясенә лаек була. Әйе, исемлектә яшьләр аз. Тик нәкъ менә театр сәнгате, иҗади төркемнәрнең премиягә дәгъва кыла алуы яшьләргә дә мөмкинлекләр бирә кебек. Эшебезне күреп, аны дәрәҗәле премиягә дәгъва кылучылар исемлегенә керткәннәр икән, без моны инде җиңү дип саныйбыз.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү