Күрше хакы. Эшчеләргә кытлык, мигрантларга мөнәсәбәт турында

Эшчеләргә кытлык, мигрантларга мөнәсәбәт һәм Казан «капка»сы. Башкалада Россия Президентының тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышы узды. Идел буе федераль округына керә торган төбәк башлыклары катнашындагы әлеге чарада дәүләт миграция сәясәте һәм чит ил гражданнарын яраклаштыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Очрашу урыны очраклы гына сайланмаган. Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров әйтүенчә, Татарстан миграция сәясәте өлкәсендә үрнәк булып тора.

– Бирегә килгәч, республикада бу эшнең ни дәрәҗәдә оештырылуын тагын бер кат күрдек, – дип, Татарстанга югары бәя бирде тулы вәкаләтле вәкил. – Миграция мәсьәләләренең үзләренә генә хас булган четерекле яклары бар. Төп бурыч – җәмгыятьнең иминлеген тәэмин итү һәм мәдәни үзенчәлекләрне саклап калу.

Бүген Идел буе федераль округында 500 меңгә якын мигрант (Идел буенда яшәүчеләрнең 1,8 проценты)исәпләнә. «Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2024 елда Идел буе федераль округына керә торган төбәкләрдә чит ил гражданнары 1,5 миллион (ил күләмендә – 15,6 миллион) тапкыр миграция теркәве узган. Шул исәптән аларның 40 проценты документларының гамәлдә булу вакытын озайткан. Мигрантлар төбәкләрнең иктисадый үсешенә сизелерлек йогынты ясый. Чит ил гражданнарын җәлеп итү хисабынахезмәт базарында кадрлар кытлыгы мәсьәләсе өлешчә хәл ителә. 2019 елдан бирле Идел буе федераль округында 950 меңгә якын патент бирелгән. Нәтиҗәдә төбәк бюджетларына 34 миллиард сумнан артык акча кергән. Аерым алганда, 20232024 елларда кертемнәр 9 миллиардсумнан артып киткән», – диде Игорь Комаров.

Мигрантлар арасында Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Казахстан гражданнары күбрәк. Алар ешракэш һәм уку өчен килә. «Академик миграция елдан-ел үсә. Бу уку елында Идел буе федераль округы төбәкләренә караган вузларда 82 меңгә якын чит ил студенты белем ала. Ил күләмендә һәр бишенче чит ил студенты бездә укый», – диде Игорь Комаров.

Шул ук вакытта, җәмгыятьтә мигрантларга караш үзгәрә. «Чит ил гражданнарына яхшы мөнәсәбәтне билгели торган социологик күрсәткечләр иң түбән дәрәҗәгә төште. Идел буе федераль округында яшәүчеләрнең 68,5 проценты (ил күләмендә – 71,5 процент) мигрантларга илгә керүне чикләү яклы. Аерым төбәкләрдә әлеге күрсәткеч 80 проценттан да артып китә. Мисал өчен, Самара өлкәсендә ул – 85,3, Киров өлкәсендә – 82,3, Мордовия Республикасында 79,2 процент тәшкил итә», – диде ул.

Тулы вәкаләтле вәкил шуны да искәртте: хокук саклау органнары тырышлыгы белән, бүген мигрантлар Идел буе федераль округында җинаятьчелеккә бәйле вазгыятькәхәлиткеч йогынты ясамый. «2024 елда Идел буе федераль округында чит ил гражданнары катнашындагы җинаятьләр саны кимегән. Әмма авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны арткан. Чит ил мәгълүмат кырында әлеге очракларны махсус куертып, кара төсмер өстәргә тырышалар. Соңгы биш елда округта мигрантлар катнашындагы 130 га якын низаг зур гауга куптарган. Бу башка милләтләргә карата тискәре мөнәсәбәт һәм киеренкелек барлыкка килү өчен алшартлар тудыра», – диде Игорь Комаров.

Россия Эчке эшләр министрының беренче урынбасары Александр Горовой әйтүенчә, бүген илдә 670 меңгә якын мигрант законсыз яши. «Шунысы да бар: аларның яртысы диярлек – хатын-кызлар һәм балалар. Кайбер илләрдән визасыз керү мөмкинлеге һәм хөкүмәтара килешүләр мигрантларга үз гаиләләрен дә бирегә алып килү мөмкинлеген тудырды», – диде ул. Министрның беренче урынбасары шуны да искәртте: илдә законсыз яшәүче мигрантларга, документларын тәртипкә китерү өчен, 1 майга кадәр вакыт бирелде. Билгеле булганча, 2025 елның 1 гыйнварыннан илдә Россия Президенты Владимир Путин имзалаган «Чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган затларның аерым категорияләренең хокукый хәлен җайга салу буенча вакытлыча чаралар турында» Указ үз көченә керде. Аның нигезендә, илдә законсыз торучылар, эчке эшләр органнарына мөрәҗәгать итеп, хокукый хәлләрен җайга салырга һәм тиешле рөхсәт документлары алырга тиеш.

2025 елның 1 маеннан соң хокукый хәлне җайга салу мөмкин булмаячак. Шушы көннән башлап, илдә законсыз торучы чит ил гражданнарына каршы закон нигезендә каралган кырыс чаралар күреләчәк. Алар илдән чыгарып җибәреләчәк, – диде Александр Горовой.

Ил «капка»ларында да сакны көчәйтәчәкләр. Шул исәптән Татарстанда да. «2024 елның 1 декабреннән ил башкаласының зур аэропортларында һәм Оренбург өлкәсендәге автомобиль пунктында чит ил гражданнарыннан биометрия алуга (йөз сурәте һәм бармак эзләре.Ред.) бәйле тәҗрибә рәвешендәге эш башланды. Шул вакыттан бирле 2 миллионнан артык кеше турында мәгълүмат тупладык. Эзләү игълан ителгән яки илгә керү тыелган 11 меңнән артык кеше ачыкланды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның тәкъдимен хуплап, бу эшне Казанда да башларга телибез», – диде Россия эчке эшләр министрының беренче урынбасары.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, читтән эшкә килүчеләргә, шул исәптән аларның гаиләләренәбездәге тормышка җайлашырга ярдәм итәргә кирәк.

– Мигрантларны җәлеп итмичә республика һәм ил икътисады алдында торган бурычларны хәл итә алмавыбызны төгәл аңлыйбыз. Шул ук вакытта бу системалы эш булырга тиеш. Аларга җайлашырга, квалификация алырга ярдәм итә торган механизмнар кирәк. Әлеге юнәлештә КАМАЗ, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы яхшы тәҗрибә туплады инде. Безгә дустанә мөнәсәбәттәге илләр белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Бу эш дәвам иттереләчәк, – дип вәгъдә бирде Рөстәм Миңнеханов.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү