Россия Премьер-министры Михаил Мишустин илкүләм проектларны тормышка ашыру турында сөйләгән.
* Халыкның уңайлы тормыш шартларын булдыруга юнәлдерелгән илкүләм проектлар Хөкүмәт эшендә бик әһәмиятле урын алып тора.
* Хөкүмәт илкүләм проектлар белән идарә итү системасын булдырды. Шуның нәтиҗәсендә проектларны гамәлгә ашыруны реаль вакыт режимында контрольдә тоту мөмкинлеге барлыкка килде. Бу исә илкүләм проектларның тулысынча үтәлүенә ярдәм итте, дип билгеләп үткән Михаил Мишустин.
*Хөкүмәт Рәисе әйтүенчә, башлыча моңа халык белән элемтәдә тору ярдәменә ирешелде: аларның фикере нигезендә кабул ителгән чараларга үзгәрешләр кертелде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat