Татарстан урманнарындагы кыргый хайваннарның саны арткан

Татарстан урманнарындагы кыргый хайваннарның саны арткан. Бу хакта “Татар-информ” да узган матбугат очрашуында Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов сөйләде.

Белгеч әйтүенчә, республикада поши, тиен һәм көрән кыр тавыгының бераз кимүе күзәтелә. Ә менә калган хайваннар артып киткән.
Исегезгә төшерәбез, кыргый хайваннарның исәбен алу 15 гыйнвардан 15 мартка кадәр дәвам итте. Татарстан аучылары 19 төрдәге кош-хайванны санады.
– Без ел саен урманга ревизия ясыйбыз, табигать байлыкларының исәбен алабыз. Аулар өчен рөхсәт биргәнче, безгә җәнлекләрнең баш санын ачыкларга кирәк, – ди Рамил Шәрәфетдинов.
Кыргый җәнлекләрнең эзләрен 1435 маршрут буенча исәпкә алганнар. Бу араны чакрымнарга салсаң, ул 14 мең 500 мең километрны тәшкил итә. Исәп алуда Биоресурслар буенча дәүләт комитетында эшләүче һәм бу өлкәдә белеме булган 400 кеше катнашкан.
– Исәп алучылар алдан билгеләнгән маршрут буенча урман һәм басулар аша йөрделәр. Беренче көнне бу урыннарын карап узалар, иртәгесен яңадан шул урынга чыгып, исәбен алалар. Эзләрне без аерым бер формула буенча исәпләп чыгарабыз. Ул фәнни тикшерелгән һәм күптәннән кулланыла, – ди Рамил Шәрәфетдинов.
Татарстанда аюлар саны арткан. Менә монысы шәп яңалык. Аучылар өчен. Бүген аларның саны 70кә җиткән. Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков әйтүенчә, Татарстанда һәрвакыт өч аю булган. Гадәттә, безгә аюлар күрше Киров төбәге, Удмуртия, Мари Эль, Башкортстаннан керә икән.
– Быел алар республикага таралды. Аюларны Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба, Кукмара, Арча районнарында очратырга була. Шулай ук без аларны Лаеш, Питрәч районнарында да күрдек. Идел арьягында– Югары Ослан, Буа, Тәтеш районнарында да аюлар яши, – ди Ринат Чиспияков.
Аның каравы инде 5 апрельдән ата кыр үрдәкләренә ау рөхсәт ителә. Ул 6 майга кадәр дәвам итәчәк.
– 12 апрельдән 21 апрельгә кадәр суда йөзүче киек кошларга ау сезоны башлана. 19 апрельдән 28 мартка кадәр нарат урманы киекләренә (ата суер һәм көртлекләр, вальдшнеп) ау рөхсәт ителә, – ди Ринат Чиспияков. – Язгы сезонда суда йөзүче киек кошларга ау бары тик ышыкланган урыннан гына һәм биш миллиметрдан артмаган зурлыктагы ядрә тутырылган шома көпшәле утлы корал кулланып кына башкарылырга мөмкин. Ау этләрен яраланган киекләрне эзләп табу өчен генә кулланырга ярый.

САН
Кышкы исәптән соң урманнарда 16865 кыр кәҗәсе, 494 болан, 41303 соры куян, 10000 ак куян, 3000 сусар яшәгәне билгеле.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү