Моннан нәкъ 30 ел элек Татарстан Дәүләт Советының беренче утырышы узды. 1995 елның 30 мартында булган әлеге тарихи чарадан «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе Роза Рәхмәтуллина әзерләгән язманы тәкъдим итәбез.
Кичә халкыбыз зур өметләр баглаган Дәүләт Советының беренче пленар сессиясе булды. Аны Татарстан Республикасы Конституциясенең 92 нче маддәсе нигезендә Үзәк сайлау комиссиясе рәисе М.Ә. Сираев ачты. Үз үзенең чыгышында республикабызда 130 округ, шул исәптән 61 административ-территориаль, 69 территориаль һәм 2665 сайлау участогы оештырылуын әйтте.
5 мартта 69 халык депутаты сайланды. Аларның 49 ы административ-территориаль, 20 се территориаль округлар буенча иде. Кызганычка, 105 һәм 107 округларда сайлаулар булмады. Ә 54 нче Сарман административ-территориаль һәм 84, 93, 104 округларда сайлаулар булса да, күрсәтелгән кандидатлар депутатлыкка үтмәде. Шуңа күрә 18 мартта 11 административ территориаль һәм 44 территориаль сайлау округында кабат тавыш бирү үткәрергә туры килде. Шулай 124 халык депутаты теркәлде. Сүз дә юк, быелгы сайлаулар алдагыларына караганда демократик нигездә үттеләр. Ләкин депутат булырга бик тә теләгән кандидатлар һәм сайлау участоклары комиссияләре тарафыннан шактый гына закон бозулар булуга да күз йомарга ярамый. Күп очракта «көчленеке замана» дигән әйтем өстенлек итте. Кандидатлар арасында, кулларындагы матди байлыктан файдаланып, халыкка арзан бәягә җиләк-җимеш, шикәр комы, һәм карт-корыга, авыруларга чәй, конфет кебек нәрсәләр өләшеп тә, алтын таулар вәгъдә итеп тә, депутатлыкка үрмәләргә маташучылар булды. Сайлаучылар арасында да кайсы кандидатны үз итәргә, кемгә тавыш бирергә белмичә, аптырап, сайлауга бөтенләй бармыйча калучылар да шактый иде.
Инде хәерле булсын, депутатлар сайланды һәм алар кичә беренче эш көнен башлап җибәрделәр. Сайланган 124 депутатның 91 е – татар, 31 е – урыс һәм 2 се – башка милләт кешесе. Хәер, хикмәт парламентта кайсы милләт вәкиленең күпмелегендә түгел, ә бәлки аларның җөмһүриятебез, халкыбыз мәнфәгатен ничек яклауларында, республикабызның икътисадый һәм сәяси бәйсезлеге өчен ничек көрәшүләрендә булачак. Илгә иминлек, халыкка җиңеллек алып килә торган парламент булсын иде инде. Буш вәгъдәләр күп ишеттек. Инде хәзер эш кирәк.
27 мартта республикабыз Дәүләт Советына яңа сайлангандепутатларның төбәкләрдәге вәкилләренең эш киңәшмәсе үткәрелгән иде. Анда Дәүләт Советының беренче сессиясенә әзерлек эшен алып бару һәм көн тәртибен ачыклау өчен Татарстан Республикасы халык депутаты К. Исхаков җитәкчелегендә оештыру комитеты сайланды. Камил Шамилевич депутатлар игътибарына сессиянең эшче органнарын сайлау һәм көн тәртибен раслауны тәкъдим итте. Бу уңайдан Татарстан халык депутаты Фәндәс Сафиуллин көн тәртибенә, Россия һәм элеккеге СССР территориясендә бара торган кораллы конфликтларда Татарстан Республикасы катнашмаска тиеш, дигән мәсьәләне кертүне тәкъдим итте. Кызганыч, аның бу тәкъдиме депутатлар aрасында яклау тапмады. Тавыш бирү вакытында 124 депутатның бары тик 61 е генә Фәндәс Сафиуллин керткән, бүген үтә дә җитди мәсьәләгә әйләнгән тәкъдимгә битараф булмавын күрсәтте. Күрәсең, Чечня җиреннән улларының үле гәүдәләрен цинк табутларга салып алып кайткан аналарның күз яшьләре әле аларның йөрәгенә үтеп кермәгән. Дөрес, сессия эшендә катнашучы Президентыбыз бу уңайдан үз сүзен әйтте – Ингушетиядәге вәкаләтле вәкилебезне якындагы сессиягә чакырып, Чечнядагы хәлләр белән таныштырырга, дигән тәкъдим кертте, ләкин андагы хәлләрнең ни дәрәҗәдә җитди һәм кискен икәнен болай да көн саен ишетеп, күреп, белеп торабыз лабаса. Республикабызга кайткан 21 табут та моны бик ачык күзалларга ярдәм итә.
Татарстан Дәүләт Советының беренче пленар сессиясе көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрнең депутатлар арасында иң зур кызыксыну уятканы, мөгаен, Дәүләт Советы Рәисен сайлау турындагысы булгандыр. Депутатлар игътибарына Дәүләт Советы Рәисе итеп Татарстан Республикасы халык депутаты Василий Николаевич Лихачев кандидатурасы тәкъдим ителде. Ләкин депутатлар демократик юл белән сайланганнар икән, нигә әле Дәүләт Советы Рәисе дә сайланып куелмаска тиеш, дигән фараздан чыгып, Татарстан халык депутаты Фәнәвил Шәймәрданов бу урынга үз кандидатурасын тәкъдим итте. Җөмһүриятебез икътисадый яктан да, сәяси яктан да ирекле булырга тиеш, халык мәнфәгатьләрен яклый торган законнар кабул итәргә кирәк, диде ул. Ә Фәндәс Сафиуллин Дәүләт Советы Рәисе итеп Татарстан халык депутаты, Чаллы шәһәре мэры Рифкать Алтынбаев кандидатурасын күрсәтте. Әмма депутатларның бу уңайдан үз фикерләре булгандыр, күрәсең. Р. Алтынбаев үз кандидатурасын үзе алды. Яшерен тавыш бирү юлы белән үткәрелгән сайлау вакытында В.Н. Лихачев кандидатурасын яклап 99 (82,5 процент) депутат тавыш бирүе ачыкланды. Шулай итеп, Дәүләт Советы Рәисе итеп В.Н. Лихачев сайланды.
– Миңа зур ышаныч күрсәтеп, Татарстан Республикасы халык депутаты итеп сайлаган 110 нчы округ сайлаучыларына рәхмәтем зур. Шулай ук бүгенге пленар сессиядә зур ышаныч күрсәтеп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе итеп сайлап куйган депутатлар корпусына – сезгә дә рәхмәтлемен. Алда торган бурычларны бергәләп хәл итәрбез дип уйлыйм. Сезгә ышанам һәм сезгә таянам, – диде Василий Николаевич җавап сүзендә.
Әйе, халык белән, аның ышанычлы вәкилләре белән бергә булганда гына кыенлыкларны җиңеп, уңышка ирешергә мөмкин. Бу яктан Василий Николаевич хаклы. Без дә, ул халык ышанычын аклар, җөмһүриятебез мәнфәгатен яклар, дигән ышанычта калабыз.
Тәнәфестә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе В.Н. Лихачев журналистлар сорауларына җавап бирде.
– Сез парламентка оппозиция вәкилләренең үтмәвенә, аларның читтә калуына уңайсызланмыйсызмы?
– Парламентка эшли алмый торган, булдыксыз кешеләр үтсә, мин күбрәк уңайсызланыр идем. Бәхеткә, минем белүемчә, яңа сайланган парламентта андыйлар юк. Барысы да – эшләргә атлыгып торган кешеләр. Рәхмәт аларга.
– Парламентка үтмәгәч, оппозиция читтә берләшеп, парламентка оппонент булыр дип уйламыйсызмы?
– Мәсьәлә «оппозиция» дигән сүзгә нинди төшенчә бирүдә һәм аңа нинди категория кешеләрне кертүдәдер, дип уйлыйм. Беренче тавыш бирү төрле фикерле кешеләр барлыгын күрсәтте. Билгеле, аларга кул селтәп карап булмый. Оппозиция бар һәм ул булырга да тиеш. Мин аларга дәүләт организмын сәламәтләндерергә этәрә торган көч дип карыйм.
– Сезнең исемгә байтак кискен сүзләр әйтелде. Бу парламентта алда торган давыл билгесе булып тоелмыймы?
– Беләсезме, мин спортның диңгез төрләре белән шөгыльләндем. Россия чемпионы идем. Шуңа күрә ул давыллардан әллә ни курыкмыйм.
– Сез ничек уйлыйсыз, бу парламент алдында нинди төп бурычлар тора?
– Җитди проблемалар күп. Иң беренче, кешеләрне тулы хокук һәм ирек белән тәэмин итәргә кирәк. Без бу хакта күп сөйлибез. Инде, мөгаен, бу юнәлештә ныклы адым ясарга вакыттыр.
– Дәүләт Советы Рәисе сайлаулар турындагы законны бозу буенча кергән дәгъваларны анализлау белән шөгыльләнәчәкме?
– Минемчә, бу процессларны анализлау белән генә түгел, җөмһүриятебездә бара торган барлык процесслар белән дә шөгыльләнергә кирәк. Шуңа күрә мин Татарстан Фәннәр академиясе һәм Казан дәүләт университеты базасында көчле аналитик үзәк булдырырга телим. Ә бу очракта – суд, хокук органнары һәм Үзәк сайлау комиссиясе бар. Аларга үз сүзләрен әйтергә мөмкинлек бирик.
Соңгы сүзе итеп яңа сайланган Дәүләт Советы Рәисе журналистлар, язучылар арасында дуслары күп булуын әйтте һәм бу дуслыкны киләчәктә дә дәвам итәргә теләк белдерде.
Даими комиссияләрне раслау турындагы мәсьәлә дә шактый бәхәс тудырды. Аерым алганда, җәмгыяви-мәдәни һәм милли мәсьәләләр буенча бер комиссия төзергә тәкъдим ителде. Депутатлар Т. Миңнуллин, Р. Мөхәммәдиев милли мәсьәләләр буенча аерым комиссия төзергә тәкъдим иттеләр. Мондый комиссиянең кирәклеге, әлбәттә, бәхәссез. Шулай да бу тәкъдим тик исемләп тавышка куелганнан соң гына үтте. Аны яклап 69 депутат тавыш бирде.
Роза Рәхмәтуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat