Казан агломерациясендә 21 чакрымнан артык юл төзекләндереләчәк

Татарстанда быел “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты кысасында Казан агломерациясендә 21 чакрымнан артык автомобиль юлы төзекләндереләчәк. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Аннан алынган мәгълүматларга караганда, төзелеш-монтажлау эшләре барлыгы 17 объектта алып барылачак. Аерым алганда, башкалада Әмирхан Еники урамын (Вишневский урамыннан алып Товарищеская урамына кадәр) төзекләндерәчәкләр. Казанда 12 юл кишәрлеген тәртипкә китерәчәкләр.

Шулай ук, Югары Ослан районындагы “Казан – Ульяновск” – Соболевский – Чулпан автомобиль юлының бер өлешендә капиталь төзекләндерү эшләре башкару каралган. Биектау районында Алан Бәксәр – Ислейтар урманчылыгы автомобиль юлының бер өлеше капиталь яңартылачак. Казан агломерациясенә кергән тагын бер район – Лаешта Урта Девятово – Татар Янтыгы автомобиль юлында ремонт эшләре дәвам иттереләчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү