Фәрит Мөхәммәтшин Россия Хөкүмәте хисабыбуенча фикер алышуда катнашты

Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе ФедеральСобраниесе Дәүләт Думасының пленар утырышыузды, анда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елдагы эше турында хисап тыңланды. Әлеге мәсьәлә буенча докладны РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин тәкъдим итте. Утырыш эшендә видеоэлемтә режимында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Дәүләт Думасында көн тәртибендәге мөһим мәсьәләләрне, мәсәлән, Россия Хөкүмәте хисабын,Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару җыеннары җитәкчеләре, төбәк парламентарийларыкатнашында карау традициягә әверелә бара.

Исегезгә төшерәбез, үз эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисапны Россия ФедерациясеКонституциясе нигезендә ел саен Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына тапшыра.

«Үсә барган тышкы басым шартларында без сезнең белән бергә, хөрмәтле депутатлар, Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә гаять җитди проблемаларны җиңеп чыгу өчен барлык чараларны да күрдек, – дип басым ясады Михаил Мишустин. Барлык коллегаларга, депутатларга, сенаторларга Хөкүмәт инициативаларын хуплаулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Килешенгән уртак эшебездәүләт башлыгы тарафыннан куелган күп кенә системалы бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирде».

Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, ил икътисады икенче ел рәттән дөньякүләм уртача күрсәткечләрдән югарырак темплар белән хәрәкәт итә. Россия сатып алу сәләте паритеты буенча дөньяның иң эре икътисадлары дүртлегенә керә. Узган ел тулаем төбәк продукты үсеше 4,1% тәшкил иткән. «Бу алга киткән илләрдәге уртача күрсәткечтән берничә тапкырга күбрәк. Ике ел эчендә илебез икътисадының үсеше Европаныкыннан алты тапкырга диярлек артып китте, ә бу дәүләтләрнең кайберләрендә инде рецессия күзәтелә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты беренче тапкыр номиналь чагылышта 200 трлн сумлык билгене узды, 2020 елдан ике тапкырга диярлек артты, – дип белдерде Михаил Мишустин. – Мондый уңыш, беренче чиратта, гражданнарыбызның, хезмәт коллективларының, күп кенә компанияләребезнеңказанышы. Эчке ихтыяҗ, инвестицион һәм кулланучылар ихтыяҗы, үсешнең локомотивы булды. Безнең икътисад акрынлап технологик һәм диверсификацияле булып бара, бу макроикътисадый шартларга һәм бюджет тотрыклылыгына уңай йогынты ясый, озак вакытлы бурычларны хәл итү өчен нигез булдыра».

Илкүләм проектлар төп эш коралларының берсе булды, дип билгеләп үтте Министрлар Кабинеты башлыгы. «Беренче чиратта алар кешеләргә уңайлы тормыш булдыруга юнәлдерелгән. Тәмамланган илкүләм проектлар үтәлде», дип басым ясады Михаил Мишустин.

Халыкның реаль керемнәре үсеше 8,5% ка якын тәшкил иткән, ә эшсезлек дәрәҗәсе тарихи минимумга кадәр кимегән.

Россияне саклаучыларның һәм аларның гаиләләренең иминлеген тәэмин итүхөкүмәт эшендә абсолют өстенлек, дип белдерде Михаил Мишустин. Аның әйтүенчә, Министрлар Кабинеты кыска вакыт эчендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча Президентның яңа тәкъдимнәрен мөмкин кадәр тизрәк тормышка ашыру чараларын күрәчәк.  Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары арасында Михаил Мишустин медицина ярдәменә һәм белем алуга, кабат укытуга һәм квалификация күтәрүгә өстенлекле хокукны, хәрбиләрнең балаларына ял һәм сәламәтләнүгә бушлай юлламалар бирүне, уку оешмаларына кергәндәгеөстенлекне, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына айлык акчалата түләүне, Ватанны яклаучыларны һәм аларның гаиләләрен түләүдән азат итә торган ташламаларны билгеләп үтте.

Дәүләт Думасының утырышында видеоэлемтә режимындагы шулай ук Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов, республика икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин, Дәүләт Советының профильле комитетлары җитәкчеләре катнашты.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү