Депутат Останина мәктәптә өлкән сыйныфларда укучы кызларны йөклелек өчен кызыксындыру идеясен тәнкыйтьләгән.
Дәүләт Думасының Гаиләне яклау комитеты рәисе Нина Останина Орел өлкәсе губернаторының йөкле мәктәп укучыларына 100әр мең сум түләү турындагы карарын тәнкыйтьләгән. Комитет рәисе “Газета.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә басым ясап әйткәнчә, бу ярдәм чарасы аңа махсус омтылучылар барлыкка китерергә мөмкин.
“Баланың бала табуы – организм өчен күтәрә алмаслык йөк. Бер яктан, кыз бала организмы ана булырга әзер түгел. Икенче яктан, гаиләнең тагын бер бала үстерүгә көче җитмәскә дә мөмкин. Өченче яктан, балалар укырга, тулы кыйммәтле белем алырга тиеш”, – дип билгеләп үткән парламенты.
Ул мәктәптә балаларның ата-анага әйләнүен хупламаска чакырган. Депутат сүзләренә караганда, белемле ата-ана үз балаларын күпкә яхшырак тәрбияли. Шул ук вакытта Останина, мәктәп укучысы йөккә узган очракта, аборт ясатуга каршы чыккан.
Исегезгә төшерәбез: Орел өлкәсе губенаторы Андрей Клычков моңа кадәр мәктәптә укучы йөкле кызларның 100әр мең сум ала башлаячагы турында указга кул куйган. Төбәктәге көллиятләр һәм вузларда укучылар өчен бу түләү гамәлгә булып килә икән инде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat