Җир шары бөек үзгәрешләр дәвере буйлап атлавын дәвам итә. Көн саен, сәгать саен шаккатыра торган яңалыклар мәйданга чыга: державалар үзара тартышны көчәйтә, элекке союзлар җимерелеп, яңа аркадашлыклар төзелә, ашыкынып кораллану яңадан төп көн тәртибенә әверелеп килә; фетнә очкыны төшеп, әле бер илдә, әле икенчесендә гыйсъянчылык дәрте урамнарга бәреп чыга.
Дональд Трамп 2 апрельдән дөнья базарын яңа пошлиналар белән әйләндереп капламакчы. «Барысы да Америка өчен» дигән нацистлар лозунгын әләм итсә дә, әлегә аларга бу тартышта зур дивидендлар күренми. Кытай АКШ нефтен сатып алуны – 43, газ импортын 44 процентка киметте. Пекин тарафына Америкадан мамык – 80 процентка, куәтле двигательле машиналар 70 процентка азрак килә башлады.
Пекин Токио белән Сеулны өчьяклы ирекле сәүдә зонасы турында килешү төзергә чакыра. Димәк, Азия гигантлары Америка базарыннан өметләрен өзеп килә. Апрель башыннан Вашингтон автомобильләр өчен өстәмә тарифлар кертә. Югарыда искә алынган дәүләтләр исә океан артына автомобиль экспортлаудан зур табыш ала иде.
Евросоюз америкалыларның кискен адымнарына каршы тагын да катгыйрак җавап әзерли. Франция кулдаш дәүләтләрне АКШка каршы иң куәтле сәүдә-сәяси инструмент кулланырга өнди. Аның механизмы эшләгән булган инде, шуны хәзер беренче тапкыр Трампка каршы сынап кармакчылар.
Трамп инициативалары тышкы сәүдә һәм икътисад белән генә чикләнми. Яңа администрация элекке аркадашлары белән хәрби хезмәттәшлекне дә кирегә бора. Европа һәм Азия державалары моңарчы янкиларның атом-төш зонтигы астында иде. Хәзер бу япма ышанычлы түгел. Асларына су керә башлавын тойган илләр үз атом коралларын булдыру турында уйлана. Берлин һәм Варшава, Сеул һәм Токио шундый ниятләрен яшермиләр. Лондон күптән түгел генә бер атом-төш су асты көймәсендәге ракеталары белән Россиянең 40 шәһәрен юк итә алуын белдерде. Инглизләр кулында шундый дүрт көймә бар икән. Ашкынып кораллану галәмгә чыгарга җыена. Монысы тагын да куркынычрак нәтиҗәләргә китерә ала.
Трамп үзен дөнья хөкемдары кебек тота. Вашингтоннан яңгыраган һәр әмер берсүзсез үтәлергә тиеш дип саный. Бу атна башында гына Венесуэлага карата яңа тарифлар игълан итте. Латин Америкасының углеводородка бай ул иленнән теләгән һәркем нефть һәм газ импортлый ала, әмма 25 процент пошлинаны АКШка түли. Вашингтонның Россия газын Европага сату нияте дә шуңа охшаган. Себер газын Америка сатсын, ди.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat