«Мондый командир белән теләсә кая барырга була»: космонавт Сергей Рыжиков — нинди ул?

Сигез айлык экспедиция кысасында Сергей Рыжиков белән Алексей Зубрицкий октябрь аенда ике тапкыр ачык космоска чыгарга планлаштыра. «Союз МС-27» корабле 8 апрельдә старт алыр дип көтелә. Космонавтларның төп максаты ачык космоска чыгу гына түгел, алар 50 фәнни тәҗрибә үткәрергә җыена. Корабльнең Җиргә әйләнеп кайтуы 9 декабрьгә тәгаенләнгән.

Әлеге зур вакыйга алдыннан без дә укучыларыбызга республикабызда туган бердәнбер космонавт турында сөйләргә булдык. Аңлашыла ки, бүген аның белән элемтәгә чыгып булмый. Әмма моңа кадәр аның белән очрашырга, сөйләшергә, хәлләрен белешергә мөмкинлек туган иде.

 

Бөгелмә

Сергей Рыжиковны әнисенең туган җире – Оренбург өлкәсендәге Каменогорское авылында да, мәктәптә укыган, аэроклубка йөргән чакларда яшәгән Нижневартовскида да  якташ дип саныйлар, аның белән горурланалар. Бу – бик әйбәт күренеш, димәк, аны һәркайда яраталар, олылыйлар дигән сүз. Шулай да Казанда, «Җиһангирлар» төркеме белән булган бер очрашуда космонавт дөньяга аваз салган Бөгелмә шәһәрен туган җирем дип атады. Мәктәп укучыларының шул хактагы соравына җавап иде бу.

Сергей 1974 елның 19 августында гадәти гаиләдә туа. Әтисе Николай – шофер, әнисе медицина хезмәткәре була. Сергей – гаиләдә иң өлкән бала, аның Александр исемле энекәше һәм  Владислава исемле сеңлесе бар. Космонавт Бөгелмәгә җае туры килгәндәкайтып йөри. Гаилә коргач, хәтта туйны да шунда үткәргән ул. Сергейның зур хыялы да бар: ул монда эко-авыл салырга уйлый һәм, пенсиягә чыккач, олыгайган көннәрендә шунда яшәргә җыена. Әнисе Любовь Ивановна да Бөгелмәне үз итә. Анда аның якын туганнары яши.

– Әмма әнисе бер дә күренеп йөрергә яратмый. Кайтып киткәнен хәтта белми дә калабыз, – диделәр безгә район газетасы хезмәткәрләре. Шулай да аның уллары турында яратып сөйләгәнен ишеткән, тыңлаган кешеләр юк түгел.

Любовь Ивановна бик иртә ялгызы гына кала һәм ике улын, чын ир-ат итеп, йөзгә тап төшермәслек итеп тәрбияләргә тырыша. Шуңа күрә беренче чиратта үзе үрнәк күрсәтергә тырыша. Малайлар күп вакытларын әби белән бабай янында үткәрәләр. Сергей Бөгелмәдә  башта яслегә, аннан балалар бакчасына йөри.

 

Нижневартовск

Бервакыт шулай гаилә башлыгы Себергә акча эшләргә китә, «Урал» машинасында эшчеләрне вахтага йөртә. Аннан шунда төпләнергә дигән фикергә килә. Гаилә шулай итеп Нижневартовскига күченә. Ни кызганыч, әтиләре якты дөньяны бик иртә ташлап китә, әмма ул малайлар белән балыкка йөрергә дә, урманда җиләк, гөмбә җыярга да өлгерә әле.

Сергей мәктәптә бик тырышып укый. Әдәбият, физика дәресләре белән кызыксына. Һөнәр сайларга бабасының йогынтысы да зур була: ул Бөек Ватан сугышы елларында авиация полкында хезмәт итә. Бу хакта очрашуда үзе дә:

– Безнең чорда зәңгәр күк турында хыялланмаган малай булмагандыр инде ул. Миңа кечкенә вакыттан ук самолетларда очарга туры килде. Бабам да бу хакта бик күп сөйли иде. Мин үзем турында хәтта мәктәпкә кергәнче үк очучы булырга хыялландым дип әйтә алам, – дип сөйләгән иде.

Сергейның канатлы хыялы үскән саен ныгый. Ул авиаклубка, хәрби-спорт клубына йөри башлый. Ә 15 яшендә беренче тапкыр парашют белән сикерә. Һәм бертуктаусыз спорт белән шөгыльләнә: йөзә, чаңгыда йөри, ирекле көрәш, кунг-фу, каратэ кебек Көнчыгыш спорт төрләрен үз итә. Балалар белән очрашуларда да ул спортны беренче урынга куя, кеше физик яктан да, рухи яктан да көчле булса гына һавага күтәрелә ала, дигән фикер үткәрә.

Бик җитди эшкә алынуына карамастан, Сергейның башка шөгыльләре дә күп. Ул төрле җирләрдә булырга, китаплар укырга, бакчада казынырга ярата. Гитарада уйный һәм Высоцкий җырларын җырлый.

Сергей Рыжиков – дини кеше. Изге җирләр буйлап сәяхәт кыла. Каменогорское авылында гыйбадәтханә төзетә. Аңлашыла ки, хәйрия эшләре белән дә шөгыльләнә. Әмма бу хакта сөйләп йөрергә яратмый.

 

Звездный

Егетнең теләге тормышка аша: 1991 елда ул Иван Полбин исемендәге Кызыл Байраклы Оренбург югары хәрби авиация училищесына укырга керә. Бер елдан аны Качинск авиация училищесына күчерәләр. Биш ел укыганнан соң очучы-инженер һөнәре алып чыга. Училищены тәмамлаганнан соң хәрби карьерасы башлана: һава армиясе сафларында, авиация полкында хезмәт итә, өлкән очучыдан штаб начальнигы – эскадрилья командиры урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә.

2006 елның октябрендә Сергейны Юрий Гагарин исемендәге фәнни-тикшеренү үзәгенең космонавтлар отрядына алалар. Гаилә Звездный шәһәренә күченә. Монда инде ул космонавт булырга җыена. Әмма бу җиңел генә бирелми. Бары 10 елдан, 2016 елда гына  беренче тапкыр галәмгә күтәрелә. Әйтергә кирәк, беренче тапкыр очканда ук аны корабль командиры итеп билгелиләр.

Бу хакта матбугат чараларына биргән әңгәмәдә әнисе менә ничек искә ала:

– Ул көнне без Сергейның беренче никахыннан туган оныгым Иван белән өйдә иттек. Улым кайтты да: «Дәүләт комиссиясе утырышы булды, мине космоска очучылар төркеменә керттеләр», – диде. Әмма командир буласы турында бер сүз дә әйтмәде. Соңрак кына белдем. Мактанырга яратмый ул. Бервакыт шулай галәмгә бергә күтәреләсе егетләр – Андрей Борисенко һәм Роберт Шейн Кимбро белән кичке ашка килделәр.  Андрей икенче тапкыр оча бит инде, улымнан өлкәнрәк тә. Шуңа күрә кыенсынып кына: «Сергейның командир булуына ничек карыйсыз?» – дип сорадым. «Мондый командир белән теләсә кая барырга була», – дип җавап бирделәр.

Сергей Рыжиков командасы белән «Союз МС-02» кораблендә 2016 елның 19 октябрендә космоска оча. Алар анда 173 көн булалар һәм фәнни эш белән шөгыльләнәләр. Медицинага, биологиягә кагылышлы тәҗрибәләр үткәрәләр, халыкара космик станциягә хезмәт күрсәтәләр һәм космосны фотога төшерәләр. Экипаж Җиргә 2017 елның 10 апрелендә әйләнеп кайта.

Бу вакыйгадан соң Рыжиков Россия Герое исеменә лаек була. Россия Президенты аңа бүләкне үзе тапшыра. Аның башка бүләкләре дә бик күп, шул исәптән Татарстанныкы да. 2018 елда ул Бөгелмә районының мактаулы гражданы исеменә лаек була. Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов якташыбызны «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкли. Әмма ул бүләкләргә битараф булуы турында әйтә, хәтта кайберләренең исемнәрен дә белмим, ди.

2020 елның 14 октябрендә Сергей Рыжиков, «Союз МКС-17» корабленең командиры буларак, икенче тапкыр космоска оча, орбитада 185 көн була. Бу юлы экипаж ачык космоска чыгу бәхетенә ирешә.

8 апрель көнне без якташыбызны өченче тапкыр галәм киңлегенә озатабыз. «Звездный» шәһәрендәге Космонавтлар әзерләү үзәгенең матбугат бүлегенә без әңгәмә өчен сораулар да юллаган идек. Бәлки, галәм киңлегеннән исән-сау кайткач, якташыбыз белән аралашып, аның уй-кичерешләре белән уртаклашырга да мөмкин булыр әле дип өметләнәбез.

 

Сергей Рыжиков:

«Орбитада булу – минем өчен уникаль мөмкинлек. Дөресен генә әйткәндә, буш вакытны фильмнар карарга яки китап укырга сарыф итү дә кызганыч. Төп фильм ул – станция иллюминаторы аша җир өслеген күзәтү, фотосурәтләр, видеолар төшерү».

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү