«Рәис кем булса да, барыгызга да ярап бетмәс»: Язучылар берлеге корылтаеннан репортаж

Татарстан Язучылар берлеге корылтаена игътибар гомер-гомергә зур. Ул башкача мөмкин дә түгел. Рәссамнар берлеге бишкә бүленгәндә, композиторлар, кинематографистлар берлеге мөстәкыйль булудан туктаганда, карап торганы – каләм әһелләре оешмасы кала. Язучы сүзе халыкка да, хакимияткә дә кирәклеген югалтмады әле.

 

Эш һәм сүз турында

Татарстан Язучылар берлегенең ХХ корылтае «Корстон» күңел ачу-сәүдә үзәгендә узды. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, мәдәният министры Ирада Әюпова, мәгариф министры Илсур Һадиуллин һәм башка рәсми затлар катнашты. Үзбәкстан, Дагыстан, Башкортстан һәм башка республика вәкилләре дә килгән иде.

Корылтайда Татарстан Рәисенең сәламләү сүзен Марат Әхмәтов җиткерде. Ул чыгышында проблемалы мәсьәләләргә дә  тукталды:

– Милләтебезне, телебезне саклауда сезнең фикер әһәмиятле. Сез шәхес буларак җайлы түгел, әмма сездән башка мөмкин дә түгел. Рәис кем булса да, барыгызга да ярап бетмәс. Сезгә талантны ишеп биргән, әмма оештыру сәләте барыгызда да бар, дип әйтеп булмый.

 

 

Марат Әхмәтов язучыларны, очрашуларга аз йөрисез, дип тә тәнкыйтьләде. «Очрашулар, фәнни-гамәли конференцияләр чамасыз күп түгел, ә алар кирәк. Ике корылтай арасында 226 китап басылган, бу аз, әлбәттә. Без 500 не дә, 1000 не дә бастырырбыз, әмма ул китаплар укылсын иде. Укучы күбрәк булсын өчен үзегезгә дә тырышырга кирәк», – диде ул. Марат Әхмәтов республикада 10 нан артык нәшрият барлыгын, әмма аларның китап сату эше белән шөгыльләнмәвен билгеләп үтте һәм Татарстан китап нәшрияты, «Татмедиа» агентлыгы бу җәһәттән үрнәк күрсәтсен иде дигән теләген җиткерде. Язучылар берлеге бинасы сервант  шикелле биктә тормасын, самавыр кебек кайнап торсын дип, анда чараларның аз үткәрелүенә басым ясады.

 

Ярый һәм ярамыйлар турында

Ркаил Зәйдулланың да хисап нотыгы тәнкыйди рухта иде. Китаплар, антологияләрнең даими нәшер ителүе турында сөйләгәч, ә аларны кем укыр соң дигән сорау куйды һәм Язучылар берлеге аппаратының гына китап тарату, укучыга җиткерү эшен алып бара алмавын ассызыклады. Ркаил Зәйдулла да Татарстан китап нәшрияты, «Татмедиа» агентлыгына өметләр баглавын инкяр итмәде. Тәрҗемә мәсьәләләре, балалар әдәбияты хәленә тукталгач, истә калырлык каһарманнар булмавын да искәртте. Каһарманнар эзләү җәһәтеннән эш башлануын да әйтеп узды.

Әлбәттә инде, корылтай рәисне сайлап кую өчен генә уздырылмый. Гамәлдәге рәиснең дүртьеллык эшчәнлегенә бәя бирү, яңа рәисне сайлау – язучыларның бергә җыелуына сәбәп кенә. Һәрхәлдә, күпчелек шул фикердә. Алар бирегә борчыган мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләргә дип җыелган.

Шагыйрә Гөлүсә Батталова әнә шул фикердә:

– Бүген язучы кем ул? Язучы булып кына тормыш алып барып буламы? Мине әнә шул сораулар борчый. Чөнки язучы дигән, хезмәт хакы ала торган профессия юк. Элегрәк, совет заманында, профессионал рәвештә язучылык белән шөгыльләнеп тә, тормыш итеп булган. Китап һәм матбугатта басылган әсәрләргә бирелгән гонорар белән тормыш алып барганнар.  Хәзер исә гонорар тиен-миен генә. Яшьләрнең, бигрәк тә егетләрнең әдәбиятка килергә ашкынып тормаулары шуңа бәйле. Бу мәсьәләләр күтәрелсә, бәлки киләчәктә чишелү юллары да тәгаенләнер иде. Рәис сайлау шау-шуы һәрбер корылтайда була, мин аңа тыныч карыйм. Берлек башында заман белән бер адымда булган, төрле даирәләрдә сүзе үтәрдәй абруйлы язучы, көчле оештыручы, ягъни менеджер сәләтләренә ия булган, алга карап эш итүче кеше утырсын иде дигән теләктә калам.

 

 

Сүз уңаеннан, берлеккә яшьләр кирәк, дисәләр дә, корылтайда яшьләр әллә ни күренмәде. Оешмада исәптә торган 301 каләм әһеленең 213 е катнашты, 195 е тавыш бирде.

Олпат язучы Рабит Батулланы исә язучыларда зыялылык кимү, астыртын эшчәнлек борчуга сала:

– Берлек гомерендә рәисләр күп булды, алдагы рәисләр дә, дөресен генә әйткәндә, әллә ни эш майтара алмыйча киттеләр. Сайларгамы, юкмы, дигәндә, эш майтара алганына карарга кирәк инде. Зыялылык кими бара, язучыларда да кими ул. Шуңа күрә гайбәт тараталар, анонимнар язалар. Дөрес булса да, гайбәт бит ул, ураза аенда гайбәт сөйләргә ярамый. Сүзең булса, корылтайда чыгып сөйлә син аны. Астыртын эш йөртүчеләрне мин беркайчан да кабул итмәдем. Көчсез кеше астыртын эш йөртә һәм ул берничек тә объектив була алмый.

 

Дөньяга чыгу турында

Драматург Мансур Гыйләҗев булачак рәискә тәкъдимнәр белән килгән:

– Соңгы елларда тәрҗемәгә игътибар артты. Бу – иң зур мәсьәләләрнең берсе, чөнки йомылып яшәргә ярамый, дөньяга ачылырга, тәрҗемә эшен тагын да җәелдерергә кирәк. Моңа дәлил итеп Илон Маскның сүзләрен китерәм. Ул Достоевскийның бер китабы психология турындагы бөтен заманча әдәбиятны алмаштыра ала, дигән. Инглиз телендә Достоевский яхшырак яңгырый дигән фикерне дә ишеткән бар. Тәрҗемә белән шундый дәрәҗәгә ирешеп була икән бит! Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еники – алар бит шундый шәп психологлар! Безгә рус теленә тәрҗемә белән генә чикләнмичә, инглиз теленә тәрҗемәләргә алынырга, акча кызганмаска кирәк. Икенчесе – балаларны  интернеттан, андагы пропагандадан коткарырга кирәк. Сергей Михалков заманында, бүген балалар, иртәгә халык, дигән. Минем оныкларым бар, мин балаларның кызыксынуларын яхшы беләм. «Анора» фильмын карадым, аны ни өчен төшергәннәрен аңлыйм, кумирларын беләм, шуннан чыгып әйтәм – үсмерләр упкында. Менә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк безгә.

 

 

Бу мәсьәләләр турында тәфсилле сүзләр берлек рәисен сайлаганнан соң тагын да дәвам итте.

Билгеле булганча, Язучылар берлегенә рәис яшерен тавыш бирү юлы белән, альтернатив нигездә сайлана. Иң әүвәл үз араларыннан кандидатлар билгеләнә, аннан әлеге кандидатлар үз программалары белән таныштыра, шуннан соң тавыш бирү башлана. Шулай итеп Ркаил Зәйдулла, Рәмис Аймәт, Хәбир Ибраһим кандидатуралары тәкъдим ителде. Хәбир Ибраһим бу тәкъдимнең көтелмәгән һәм үзенең әзер булмавын әйтте. Рәмис Аймәт исә үз кандидатурасын тавыш бирүдән гомумән алды. Корылтай алдыннан социаль челтәрләр аша таратылган тәнкыйди язмасының яратып һәм оешманың тагын да яхшырак эшләвен теләп язылуын искәртте.

Шулай итеп, 167 тавыш белән Ркаил Зәйдулла икенче срокка сайланды. Ләбиб Лерон аңа Коръән китабын бүләк итте. Кинаяне аңлаган кеше аңлады.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү