Бәндә баласының бер-берсенә иярүе, бер-берсен кабатлавы нәрсәгә бәйле икән?

Эшкә килгәч, бүлмә саен йөреп чыкмасам, Риман булмый калам бит. Менә Зөлфия белән Илүсә утыра торган бүлмә. Гадәттә, аларның озаклап сөйләшергә вакытлары булмый. Шулай да, «исәнме-саумы»дан соң: «Чәй эчмисеңме?» – дияргә вакыт табалар. «Эчәм», – дисәң ясап та бирәләр. Баш күтәрми эшләүләренә сокланып карап торам боларның. Шул вакыт Илүсәнең авызы ачылды. «Йокы эләкмәдеме әллә, Илүсәкәем?» Шулай дип әйтеп кенә бетердем, күрше өстәл янында утырган Зөлфия авызын ачып бераз киерелеп куйды. Мондый серле галәмәтне күптән күзәтеп киләм, тик кешегә ияреп авыз ачуның ни-нәрсә икәне турында кызыксынганым булмады.

Илүсә белән Зөлфия күрше өстәлләрдә утырсалар да бер-берсен күрмиләр, әмма берсенең авызы ачылса, икенчесе шунда ук аңа кушыла. Бәндә баласының бер-берсенә иярүе, бер-берсен кабатлавы нәрсәгә бәйле икән?

Белгечләр бу хәлне баш миендәге «зеркальный нейрон», ягъни мәгълүмат алмашу, мәгълүмат тапшыруга хезмәт итә торган көзге сыман нерв күзәнәге эшчәнлегенә бәйлиләр. Ул башның алгы өлешендә һәм чигәләрдә урнашкан була ди. Табигать һәр кешегә шушы кечкенә генә көзге-күзәнәкне биргән икән, димәк, моның зур хикмәте бар. Ходай Тәгалә безгә бер-беребез белән аңлашып, хәл белешеп, бер-беребездән үрнәк алып яшәргә кушкандыр.

Кеше берни дә аңышмый, үз-үзен белештерми башласа, андыйлар турында «башы киткән» диләр. И-и, телебезнең матурлыклары, мөмкинлекләре! Килделе-киттеле сөйләшүчеләрне күрсәк, «башы киткән» дибез дә, вәссәлам! Ә бит баш беркая да китми инде ул, хикмәт бәлки көзге сыман күзәнәккә зыян килүдәдер. Баш бәрелүдән көзге-күзәнәк яньчелергә, формасын үзгәртергә мөмкин бит.

Хәзер ничектер, без яшь чакта Казанның Горький исемендәге паркында «Көлке бүлмәсе» бар иде. Анда кергән кеше төрле рәвештә эшләнгән көзгеләрдә үзен күреп тәгәри-тәгәри дигәндәй көлә иде. Үзеңне йә галәмәт бер юан, йә ябык, йә чалыш йөзле, кәкре аяклы итеп күргәч, ничек көлмисең ди инде, җә! Әлбәттә, башта урнашкан көзге сыман күзәнәктә үзеңне күрә алмыйсың. Шулай да «баш көзгесе» ярдәмендә мәгълүмат алмашу, кемгәдер иярергә, охшарга, аны кабатларга тырышу шулай ук кызык бит. Яхшыны кабатларга, яхшыга иярергә генә язсын инде. Шулай да тиктомалга авыз ачылу нәрсәгә бәйле икән соң?

Белгечләр моңа төрлечә аңлатма биреп карый. Авыз ачылуны берәүләр организмга кислород җитмәү белән аңлата. Икенчеләр, авыз ачканда баш җилләп ала да температура җайлана, ди. Әмма әлеге аңлатмалар, галимнәр үзләре үк әйтүенчә, фаразлар гына. Әле  авыз ачканда рәхәтләнеп бер киерелеп тә куясың бит.

Шунысы да кызык: киерелгәндә, хәтта гәүдәнең параличланган өлешендә дә мускуллар хәрәкәткә килеп ала, ди. Кеше үзе бер могҗиза инде ул. Ачылып бетмәгән бер могҗиза. Интернетка кереп авыз ачу, киерелүгә кагылган бөтен язмаларны тагын бер кат укып чыктым, әмма үземә әллә ни ачыш ясый алмадым. Хәер, бер галимнең фаразы күңелгә кереп калды. Авыз ачылуның бер кешедән икенчесенә күчүе социаль әһәмияткә ия икән, имеш. Ягъни бу хәл кешеләрне бер-берсенә якынайта, бердәм итә ди.

Бу язмага нокта куяр алдыннан тагын Илүсә белән Зөлфия янына кердем. Мине күргәч, икесе дә матур итеп елмаеп куйдылар. Аннан, көтмәгәндә, авыз ачып иснәп куйдылар. Аларга мин дә кушылдым. Өчебезгә дә рәхәт иде. Әйтәм аны эшкә килгәч тә аяклар үзеннән-үзе Зөлфия белән Илүсә бүлмәсенә атлый.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү