Тарихи көн: Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында республика парламентының утыз еллыгын билгеләп үттеләр. Депутатларны, үзе әйткәнчә, «хезмәттәш»ләрен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады. Парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин исә утыз еллык юлның төп вакыйгаларына тукталды. Эш тә эшләнде.
«Яклый һәм саклый»
Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышы чираттагысы булса да, моңа кадәр булганнарыннан аерылып торды. Бәйрәм рухы депутатларның йөзенә үк чыккан. «Исәнме!»дән бигрәк, «Бәйрәм белән!» дип сәламләде алар бер-берсен. Истәлекле вакыйганың шаһиты булырга теләүчеләр дә байтак җыелган: утырышны башлаганда, залда алма төшәрлек тә урын калмавын күреп (чарага ветераннар да чакырулы иде), Фәрит Мөхәммәтшин: «Балконда да утырышкансыз икән», – дип тә әйтеп куйды.
Депутатлар фикер алышкан беренче тема, әлбәттә, республика парламентының утыз еллыгына багышланды. Дәүләт Советының беренче утырышы 1995 елның 30 мартында узган.
Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында утыз еллык нәтиҗәле һәм җаваплы эштәге төп вакыйгаларга тукталды. Республиканың Дәүләт Советы шушы еллар дәвамында Татарстанның күпмилләтле халкы ихтыярын исәпкә алып һәм аның мәнфәгатьләрен яклап эшләвен һәм киләчәктә да шулай дәвам иттерәчәген ассызыклады. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе болар хакында бу көннәрдә «Ватаным Татарстан»га биргән интервьюсында да сөйләгән иде. Шуңа күрә тарих битләренә аерым тукталып тормыйбыз.
– Алты чакырылыш депутатлары 2,5 меңнән артык закон кабул иткән, шуларның өчтән бере – төп законнар. Татарстан Дәүләт Советының 130 дан артык закон чыгару тәкъдиме Россия Дәүләт Думасына җибәрелгән, аларның 17 се федераль закон көченә ия булган, – диде парламент җитәкчесе. – Уңыш, минемчә, безнең эш-гамәлләребезнең координацияләнүенә, ил һәм республика җитәкчеләре тирәсендә берләшүебезгә бәйле булачак. Республиканың Дәүләт Советы киләчәктә дә, Татарстанның күпмилләтле халкы ихтыярын белдереп, аларның мәнфәгатьләрен яклап, системалы һәм килешеп эшләячәк.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе дә кайчандыр депутат булуын искә алды. «Районда эшләгәндә сайланган идем. Аннары Премьер-министр вазыйфасында кабат депутат булдым: ул вакытта рөхсәт ителә иде. Димәк, мин – сезнең хезмәттәшегез», – дип, залда утыручыларга ихлас теләкләрен җиткерде республика башлыгы.
Аның әйтүенчә, узган өч дистә ел эчендә парламентаризмның ныклы хокукый нигезе булдырылды, югары һөнәри осталык, җаваплылык һәм бердәмлек традицияләренә нигез салынды. «Әлеге принциплар барлык чакырылыш депутатлары эшчәнлегенең аерылгысыз өлешенә әверелде», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика башлыгы әйтүенчә, бу казанышларда, һичшиксез, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең дә өлеше зур. «Аның зирәклеге һәм алдан күрүчәнлеге ярдәмендә катлаулы чорда вакыт сынауларын җиңеп кенә калмыйча, тотрыклы үсеш нигезләрен дә сала алдык», – диде ул. Депутатлар корпусына, дәүләт хезмәте ветераннарына күпмилләтле халык мәнфәгатьләрендә Татарстанга намуслы хезмәт иткәннәре һәм республиканың закон чыгару системасын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Бәйрәм уңаеннан дәүләт бүләкләре дә тапшырдылар.
Эшкә йомгак
Утырыш исә көн тәртибендәге сорауларны карау белән дәвам итте. Ә алар шактый күп, алдан билгеләнгәннәре генә дә егермедән артык иде. Шуңа күрә депутатларга җиң сызганып эшләргә туры килде. Бәйрәмнән соң да тормыш бар, кыскасы.
Аерым алганда, депутатлар 2023 елда оешкан һәм Татарстан Конституция судына алмашка килгән Конституция советы рәисенең хисабын тыңлады. Илгиз Гыйлаҗев әйтүенчә, аларга гаделлек эзләп киләләр. Совет оешканнан бирле йөзгә якын мөрәҗәгать кабул иткәннәр. Аларның күбесе суд карарына риза булмауга, шулай ук урындагы затларның эшенә канәгатьсезлек белдерүгә бәйле, дип сөйләделәр утырышта.
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, былтыр алар федераль һәм фәнни-белем бирү үзәкләре белән эшне көчәйткән, белгечләрне яңадан һөнәри әзерләүгә дә игътибарны арттырганнар. «Соңгы ун елда докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклаучылар дүрттән бер өлешкә диярлек кимегән. Әмма 2024 елда әлеге тискәре күрсәткечне туктата алдык», – дип сөйләде Рифкать Миңнеханов. Очрашудан файдаланып, ул депутатларга фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнә торган оешмаларга салым ташламалары булдыру мөмкинлеген карап тикшерергә дә тәкъдим итте. Парламент вәкилләре исә Рифкать Миңнехановны мактады. Россия Герое Рәсим Баксиковның: «Сезнең җитәкчелектә Фәннәр академиясе нык алга китте», – дигән сүзләренә җавап итеп: «Бүген дәүләт тарафыннан куелган бурычлар үзгә. Фәннәр академиясе һәрвакыт үз эшен эшләгән һәм эшләячәк. Сез дөрес чагыштырмыйсыз», – дип кырт кисте Рифкать Миңнеханов.
Соң булмасын
Галимнәрдән соң, гаиләләр турында сөйләштеләр. Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец сүзләренә караганда, республикада ел саен 500 ләп кешене ата-ана хокукыннан мәхрүм итәләр. Аннан да куркынычрагы: баласы тартып алынган өлкәннәр үз хаталарын төзәтергә ашыкмый. «Әти-әни хокукларыннан мәхрүм ителүчеләрнең нибары 3 проценты чамасы гына алга таба үз хокукларын кире кайтара. Әти-әни хокукы чикләнүчеләр арасында әлеге сан 10 процент тәшкил итә», – диде Ирина Волынец. Былтыр Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкил аппаратына 1880 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу 9 процентка күбрәк. Үз хокукларын яклап, ешрак Казан (55 процент), Яшел Үзән районы һәм Чаллы шәһәре (һәркайсында 4 әр процент), Түбән Кама, Питрәч һәм Лаеш районнарыннан (һәркайсында 2 шәр процент) мөрәҗәгать итәләр.
Татарстан Иҗтимагый палатасы Рәисе Зилә Вәлиева исә чыгышын демография мәсьәләләренә багышлады. «Яшьләр бала табарга ашыкмый, – дип, түрәләрнең «авырткан җир»енә басты ул. – Студентлар арасында үткәрелгән сораштырулардан күренгәнчә, алар гаилә коруны кичектереп килә. Бүген студентларның 5 проценты гына рәсми рәвештә өйләнешкән. Шул ук вакытта, 50 проценты гаилә корырга тели, 70 проценты киләчәген балалардан башка күз алдына китерми. Тик бәбине 28–30 яшьтә генә алып кайтырга җыеналар. Ярар, ул яшькә җиткәч, бер бала табарлар. Тик икенче, өченчеләре туармы?»
Утырыштан соң эт, мәче хуҗаларына да уйланырга җирлек бар. Депутатлар Административ хокук бозулар кодексына йорт хайваннары тоту таләпләрен бозган, шул исәптән теркәмәгән кешеләргә кагылышлы үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирде. Эт, мәче хуҗаларына башта кисәтү, ә аннары – 2–4 мең сум, кат-кат әйтеп тә тыңламаган очракта, 5 мең сумга кадәр штраф яный. Менә шундый хәлләр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat