Рамил Кашапов: «Санкт-Петербург» Банкы – иң яхшы банкларның берсе»

«Санкт-Петербург» Банкы гавами акционерлык җәмгыяте вице-президенты Рамил Кашапов белән әңгәмә корды.

– Рамил Әсфәндиярович, «Санкт-Петербург» Банкының Татарстанда эшли башлавына бер ел тулды, планнар турында сөйләп үтсәгез иде. Ни өчен безнең республиканы сайладыгыз?

– «Санкт-Петербург» Банкы – активлары күләме ягыннан Россиядә 15 нче урында торучы иң зур банкларның берсе. Банк финанс базарында 34 ел эшли, шул вакыт эчендә  хезмәт күрсәтү һәм икътисадның төрле тармакларындагы предприятиеләрне финанслауда гаять зур тәҗрибә туплады. Бүген банкта 60 меңнән артыграк компаниягә хезмәт күрсәтелә. Күп еллар буе Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлек итеп киләбез, республика базарын, үзенчәлекләрен әйбәт беләбез. Бүгенге максатыбыз – бу эшне системага салу һәм киңәйтү.

– Вәкиллек нинди хезмәт төрләрен сайларга җыена?

– Асылда корпоратив бизнес һәм тышкы икътисадый эшчәнлек (ВЭД) өчен продуктларны гамәлгә ашыруны игътибар үзәгенә алачакбыз. Чөнки аларга ихтыяҗ барлыгын күреп торабыз. Банк тышкы икътисадый эшчәнлек өлкәсендә алыш-бирешләрнең сыйфатын яхшырту һәм экспертизаны үстерү буенча гаять зур эшләр башкарды. Хәзерге вакытта «Санкт-Петербург» Банкы илебез компанияләренең тышкы икътисадый эшчәнлегендәге бизнесына ярдәм итү буенча хаклы төстә иң яхшы банкларның берсе булып тора.

– Банк бүгенге шартларда экспортер һәм импортерларга ничегрәк ярдәм итә ала?

– Без «ВЭД 360» концепциясе буенча эшлибез. Аның кысасында «Санкт-Петербург» Банкы экспортерлар һәм импортерларга эшчәнлекнең барлык юнәлешләрен колачлаган комплекслы сервис күрсәтеп килә. ВЭД 360 миссиясе – халыкара базарларга юнәлеш тотып эшләгән бизнеска эшчәнлегенең һәр этабында: бизнесны теркәүдән алып, контракт төзүгә һәм аны үтәү чыгымнарын контрольдә тотуны кертеп, ярдәм итү. Без контрактка экспертиза үткәрә, катлаулы алыш-бирешләрне билгеле бер структурага сала алабыз, таможняда рәсмиләштерү, юриспруденция, салым салу өлкәсендә консультацияләр бирәбез, хеджлау (бәяләр, валюта яки ставкалар курсы үзгәргәндә зыянны киметүгә ярдәм итәрдәй ысул) ярдәмендә бизнесны валюталарның кинәт «сикерү» ихтималыннан саклау өчен отышлы инструментлар тәкъдим итәбез. Шул ук вакытта интернет-банкта тиңдәшсез цифрлы сервислар да булдырдык.

– Тышкы икътисадый эшчәнлек алып баручы компанияләргә карата базарның төрле ихтимал куркынычлары белән идарә итү дигәндә, нәрсәне күздә тотасыз?

– Алыш-бирешнең факттагы бәясе килешүне төзү һәм аны үтәү көнендә бер-берсеннән нык кына аерылырга мөмкин: импортерлар өчен түләүләрнең, валюта курсы үсү аркасында, кыйммәтрәк булып чыгуы бар. Экспортерлар өчен исә, киресенчә, ил валютасына карата, чит ил валютасы кимү куркыныч булып тора, чөнки сатылган товардан керем күләме кими. «Санкт-Петербург» Банкы, компанияләрнең валюта үзгәрешләренә «сизгерлеге»н киметү максатында,  форвард (товар, валюта һәм фонд биржаларында алыш-биреш төрләреннән берсе), своп (биржада сәүдә барышында активлар белән вакытлыча алышу), стратегия кебек финанс базарлары инструментларыннан файдалануны тәкъдим итә. Һәр шундый алыш-биреш клиентның ихтыяҗларыннан чыгып эшләнә, шулай ук клиентка компаниянең хеджлау буенча сәясәтен эшләүдә консультация ярдәме күрсәтелергә мөмкин. Мондый инструментлар алдагы датага валютаны сатып алу яки сату курсын үзгәртмәүне күздә тота. Шулай итеп, компания контрактның нинди курс буенча үтәләчәген төгәл генә аңлап-белеп тора.

Игътибарга алынырга тиешле тагын бер фактор – экспортер компанияләрнең керемендә юань белән исәп-хисап өлешенең зур булуы. Шул сәбәпле базарда юаньдә ликвидлыкка җәлеп итүгә карата кызыксыну артты. Әмма Россия банкларының Кытай Халык Республикасы валютасында турыдан-туры финанслау мөмкинлекләре чикләнгән, шул сәбәпле «Валюталы-процентлы своп» алыш-бирешләренә өстенлек бирелә. Экспортер компаниягә кредитлау срогы дәвамында берничә тапкыр кредит валютасын һәм процент ставкасын үзгәртү мөмкинлеге бирердәй финанс базары инструменты бу.

– Чит ил юрисдикцияләренә караган партнерларны эзләү һәм тикшерү ничек хәл ителә?

– Бу эш ышанычлы партнерларыбыз белән берлектә башкарыла. Партнерларыбыз арасында Россия, шулай ук чит ил компанияләре бар. Аларның һәркайсы үз базары буенча махсуслашкан. Контрагентлар эзләүгә килгәндә, запрос керсә, без клиент белән аралашабыз, барысын да тәфсилләп ачыклыйбыз. Шуннан соң контрагентны эзләү этабы башлана. Без клиентка, барлык аралашу этапларыннан алып, уңышка ирешкәнче, ярдәм итеп киләбез. Контрагентларны тикшерү буенча ике төрле хезмәт тәкъдим ителә. Болар – бизнес-белешмә һәм товарны җитештерү / төяп озатуның төрле стадияләрендә күчмә инспекция, шулай ук аудит. Яңа контрагент белән контракт төзегәндә, аның ышанычлылыгын белеп тору бик мөһим. Шуңа күрә бу этапны узарга тәкъдим итәбез.

– Тышкы икътисадый эшчәнлектә катнашучылар запросларының ничегрәк үзгәрүе турында сөйләп үтсәгез иде. Бу җәһәттән банк тармагы ничек үзгәрә?

– Клиентларның запрослары динамикасына килгәндә, бүгенгә логистика һәм таможняда рәсмиләштерү буенча, чит илләрдән партнерлар эзләү һәм тикшерү буенча, юридик хезмәтләр буенча иң күп запрослар алабыз. Конкуренциягә килгәндә, бу җәһәттән хәлләр җиңеләйде, дип әйтеп булмый. Россиядә тышкы икътисадый эшчәнлекнең туктап торганы юк. Элегрәк бәя өчен, продукт күләме өчен көндәшлек алып барылса, хәзер хезмәт күрсәтүнең сыйфаты буенча зур көндәшлек күзәтелә. Бүген без нәкъ менә сервис буенча, хезмәтләрнең сыйфаты буенча, шулай ук теләсә нинди тышкы шартларга җайлашу сәләте буенча көндәшлек итәбез.

– Ни өчен клиентлар, тышкы икътисадый эшчәнлек өчен партнер буларак, нәкъ менә «Санкт-Петербург» Банкын сайлый?

– Төп өстенлегебез – клиентның бизнесына, тышкы икътисадый эшчәнлектә катнашучы компаниянең үзенә генә хас булган үзенчәлекләреннән чыгып, комплекслы ярдәм итү, дип әйттем инде. Тышкы икътисадый эшчәнлекнең барлык этапларында әнә шундый шәхсән алым алыш-бирешләргә индивидуаль ярдәм итүдән, шулай ук тышкы икътисадый эшчәнлекнең персональ менеджерын, һәр юридик зат өчен персональ валюта контролерын булдырудан, шулай ук тышкы икътисадый эшчәнлек өчен алга киткән онлайн мохит булдырудан гыйбарәт.

Клиентларның бизнесына карата шундый мөнәсәбәт 2024 елда «Выбор потребителей» премиясенең экспертлар советы тарафыннан югары бәяләнде. «Санкт-Петербург» Банкы «Выбор потребителей» премиясендә сервис һәм продукция сыйфаты өлкәсендә тышкы икътисадый эшчәнлектә катнашучыларга персональ программа өчен «Елның кешене төп игътибар үзәгенә алган компаниясе» буларак танылды. Банк «Клиентский опыт» блогында бүләк алды.

«Санкт-Петербург» Банкы белән тышкы икътисадый эшчәнлек алып бару бик җиңел һәм отышлы. Банк сайтына (https://www.bspb.ru/foreign-trade)  кереп, моңа бик тиз инанырга мөмкин. «Санкт-Петербург» Банкында тышкы икътисадый эшчәнлек алып бару өчен башка өстенлекләр арасында – тышкы икътисадый эшчәнлекнең барлык тариф планнарында сумнар һәм валютада счетны бушлай ачу, тарифларның киң линейкасы, валюта контроле өчен 55 процентка кадәрге ташлама һ.б.

– Банкының цифрлы тышкы икътисадый эшчәнлек алып баруга ничек ярдәм итүе турында тәфсилләбрәк сөйләп үтмәссезме?

– Көн саен Банк сервисларын яхшырту буенча эшлибез. Тышкы икътисадый эшчәнлекне цифрлы өлкәгә күчерергә, аннан 24/7 режимында файдалану мөмкинлеген тудырырга, компанияләрнең тышкы икътисадый эшчәнлекләрен алып баруны гадиләштерергә омтылабыз. Бу юнәлештәге хезмәтләребез: «Кабинет ВЭД», «ВЭД.Alert», «Уведомления по событиям ВЭД», «ВЭД консультант» һ.б. Бу сервисларның һәркайсыннан интернет-банкта һәм Банкның мобиль кушымтасында файдаланырга мөмкин.

Әйтик, «ВЭД.Консультант» сервисы валюта контроле документларын булдыру һәм алар буенча эшне контрольдә тоту өчен булдырылган. Тышкы икътисадый эшчәнлектә катнашучылар өчен тиңдәшсез сервис. Ул федераль таможня хезмәтеннән товарларга декларация буенча раслау документлары турында белешмәләр рәсмиләштерү зарурилыгын ачыклый, белешмәләр формалаштыра һәм мәгълүматларны банк контроле ведомостенда чагылдыра. Түләүләрне кичектерү нигезендә товарларын чит илләргә чыгаручы һәм алдан түләп кую буенча товарларны чит илләрдән кертүче эшмәкәрләр яңа сервисны югары бәяләде.

«ВЭД.Alert» – тышкы икътисадый эшчәнлектә катнашучылар өчен онлайн сервис. Клиентларга валюта законнарын бозу турында үзләренең операцияләре һәм документлар тарихы буенча фаразлау элементларына нигезләнгән мәгълүмат җиткерүнең уникаль инструменты ул.

«Уведомления по событиям ВЭД» – sms һәм e-mail аша тышкы икътисадый эшчәнлекнең мөһим вакыйгалары турында оператив төстә хәбәр бирүнең онлайн сервисы.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү