Рөстәм Миңнеханов: Татарстан ЯА өлкәсендә алдынгы Россия үзәге булырга тиеш

Татарстан Республикасы ясалма акыл өлкәсендә Россиянең алдынгы үзәгенә әверелергә тиеш. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясенең чираттагы утырышында белдерде. Катнашучылар республикада ясалма акылны үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Чара Казан федераль университетында узды.

Күргәзмә зонасында Рөстәм Миңнеханов ясалма акыл һәм аның элементларын практик куллану мисаллары белән танышты. Тәкъдим ителгән ЯА-проектлар гражданнарның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирергә, документларның зур күләмнәрен (шул исәптән татар телендә) эшкәртергә, галимнәргә тикшеренүләрдә ярдәм итәргә, мәгълүматның дөреслеген тикшерергә һәм фейкларны ачыкларга мөмкинлек бирә. Шулай ук компанияләр үз эшләнмәләрен медицинада (тикшеренүләр мәгълүматлары нигезендә патологияләрне ачыклауда ярдәм), HR өлкәсе эшенең нәтиҗәлелеген арттыру (персонал сайлау), транспорт йөртүчегә ярдәм итү системасын үстерү өчен кулланырга тәкъдим итә.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россия Президенты ясалма акыл өлкәсендәге эшләнмәләрне илнең фәнни һәм технологик суверенитеты өчен төп шартларның берсе дип атады. Әлеге инструментлар икътисад һәм социаль өлкәләрдә, шул исәптән дәүләт идарәсендә дә, һәр җирдә кулланылырга тиеш.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында «Ясалма акыл» аерым федераль проекты эшли. Аның кысаларында ЯА технологияләрен эшләүче компанияләргә җитди ярдәм күрсәтү, предприятиеләрдә яңа хәл ителешләрне сынап карау, кадрлар белән тәэмин итү, фән һәм инфраструктура формалаштыру планлаштырыла. «Ассоциация әгъзаларыннан әлеге федераль проектта актив катнашуларын сорыйм», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларга.

Республика Рәисе ассызыклаганча, Татарстанда ясалма акылны гамәлгә кертү буенча эшләнмәләр бар инде, күргәзмәдә кайбер проектларны тәкъдим иттеләр. «Безнең максат — ЯА өлкәсендә алдынгы Россия үзәге булу. Цифрлы үсеш министрлыгына Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе, Фәннәр академиясе белән берлектә, тәкъдимнәр әзерләргә һәм эшне җайга салырга кирәк», — дип өстәде Татарстан Республикасы Рәисе.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты — Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Миңнеханов үзенең чыгышында 2030 елга ясалма акылның төп трендларын билгеләде. Әйтик, ЯАның дөнья базары елына 28%тан артык үсеш темпы белән 830 млрд долларга җитәчәк, бу глобаль эчке тулаем продуктны 15,7 трлн долларга арттырачак. Россиядә ЯА кертү эчке тулаем продуктка 11 трлн сум өстәячәк.

2030 елга гомуми ясалма акыл булдыру ихтималы 25%ка бәяләнә — системалар тар мәгълүматларга өйрәтмичә генә бурычларны хәл итә алачак. Кешенең хис-кичерешләрен һәм фикерләрен аңлаучы көчле ЯА кеше үзәктә булган технологияләр өчен нигез булачак. Алар укытуны персональләштерәчәк һәм контент булдыруны автоматлаштырачак.

«Кертүнең төп тармаклары — ритейл, сәламәтлек саклау, транспорт, цифрлы игезәкләр. Шул ук вакытта төп янаулар ЯАны криминаль куллану (фейклар, манипуляцияләр) һәм хосусыйлыкны бозуга бәйле», — дип ассызыклады ул.

«Таттелеком» вәкилләре үз нотыкларында нейрочелтәрләр, зур тел модельләре белән эшләүнең агымдагы архитектурасы һәм исәпләү куәтләренең торышы турында сөйләделәр.

КФУ белгечләре, үз чиратында, көнкүрештә акыллы системаларны кертү перспективалары, шул исәптән медицина учреждениеләрен роботлаштыру турында мәгълүмат бирделәр. Аерым алганда, бу хастаханәнең кече медицина һәм ярдәмче персоналына көндәлек йөкләнешне киметергә, шулай ук бинада иминлек дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Безнең күбебез ясалма акыл системаларын танып белү юлының башында гына әле. Безгә бер-беребезне тулыландыру һәм ресурсларны юкка сарыф итмәү өчен тырышлыкларыбызны берләштерергә кирәк. Бу теманы без контрольдә тотачакбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү