Марат Кәбиров: «Ркаил Зәйдулладан да кулайрак шәхес юк бугай»

Язучылар корылтае шаулап узып китте. Быел хәтта шау-шулырак та, терерәк тә булды бугай. Корылтай рәисе дилбегәне бик каты тотты, иркенләп сөйләргә, сәгатьләр буена чыгыш ясарга ирек бирмәде. Бәлки, шулай дөресрәктер. Корылтайны атналар буена сузып булмый бит, ә үз фикерен җиткерергә теләгән язучыга төрле мөнбәрләр бар. Мин дә шундый мөнбәрләрнең берсеннән файдаланырга уйладым. Сүзем яңадан сайланган рәис Ркаил Зәйдулла һәм аның эшчәнлеге тирәсендәрәк булыр.

Берлек рәисе нинди булырга тиеш? Шундыйрак фикерләр яңгырады: «Язучылар берлеге рәисе ул күзгә эленерлек кеше булырга тиеш. Чыгып басса, кыяфәте булсын. Сөйләсә, сүзен өздереп әйтсен. «Нинди әсәре бар соң бу адәмнең?» – дип сорасалар, «Ул шундый әсәр язган!» – дип әйтерлек таланты булсын. Хакимият агайлары белән дә, урам малайлары белән дә абруен югалтмыйча сөйләшә алырлык ныклыгы булсын. Һәм, әлбәттә, эшләргә теләге, җилкәсе булсын…»

Мондый таләпләргә Ркаил Зәйдулладан да кулайрак шәхес юк бугай инде. Ул эшләп күрсәтте. Аны беренче тапкыр сайлаган вакытта шикләнеп, хәтта бераз өстәнрәк карап, көлемсерәп куючылар да фикерен үзгәрттеләр, ышаныч һәм өмет белән карый башладылар.

Һәм менә ни өчен…

Ркаил Зәйдулла җитәкчелек иткән чорда әдәби бәйгеләр киң җәелде. Ул элек тә бар иде, кайберләре турында йомгак ясап, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырганда гына белеп кала торган идек. Әмма соңгы арада мондый бәйгеләр киң колачлыга әйләнде, аерым даирә язучылары гына түгел, ә авторларның барысы да катнаша алырлык дәрәҗәгә җитте. Төрле жанрларны колачлады. Хәтта Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә катнашып, җиңүче була башлады. Бик күп яңа исемнәр ачылды. Яңа әсәрләр язылды.

Әдәби бәйгеләрнең әһәмияте әйтеп бетергесез. Европа илләрендә дә мондый алым бик күп кулланыла. Анда һәр жанр буенча, иҗатчыларның һәр төркеме өчен төрле дәрәҗәдәге бәйгеләр мыжгып тора. Хәтта үз дәүләтләре көчле булган халыклар да әдәбият үсешенә зур игътибар бирә. Чөнки әдәбият ул – зур көч, корал яулый алмаганны да әдәбият яуларга мөмкин. Әдәбиятның иминлеген саклау ул кешенең үз сәламәтлеген саклавы шикелле. Ул – милләтнең сәламәтлеген саклау. «Оештыручыларга бик зур рәхмәт!» – дип, бәйгеләрнең тукталмавын теләргә генә кала.

Ркаилнең инициативасы белән «Язучы» китап нәшрияты һәм тәрҗемә бүлеге барлыкка килде. Бу өлкәләрдә эшчәнлек бара: инде егермеләп китап дөнья күрде, төрки дөньясында тәрҗемә әсәрләре басылып чыкты. Бу бик зур адым, бик зур башлангыч дип исәплим. Шулай да китап нәшрияты да, тәрҗемә бүлеге дә бүгенгә киң җәмәгатьчелеккә бик билгеле түгел. Алар әлегә сабый бала хәлендә – күтәреп йөртергә, үстерергә, аякка бастырырга кирәк. Ркаил Зәйдулла аларны үзе тудырган икән, үзе үстерсен, аякка бастырсын. Рәхәтен бергәләп күрербез.

Тәрҗемә бүлегенең әһәмиятен төшерергә тырышучылар да бар. «Аңа кадәр дә әсәрләр тәрҗемә ителмичә тормады», – диләр алар. Әйе, әлбәттә! Тәрҗемә ул – узган гасырлардан ук килә торган гамәл. Ләкин төрле язучының төрле ихтыяҗлар белән эшләнгән урык-сурык тәрҗемәсе – бер нәрсә, ә махсус шуның белән шөгыльләнә торган бүлекнең максатчан эшчәнлеге – бөтенләй бүтән. Бу әдәбиятлар дуслыгына иң ышанычлы нигез була ала. Андый дуслыкның беренче адымнары инде күз алдыбызда: Казахстанның бер журналы, мәсәлән, татар әдәбиятына һәр сан саен билгеле бер күләмдә урын биреп барачак. Бу – татар әсәрләре казах укучысына да ирешә дигән сүз. Башка халыклар белән дә шул юнәлештә эш алып барыла. Әйбәт бит!

Миңа Р. Зәйдулланың аеруча нык ошаган тагы бер фикере: «…бер хыялым – яңа татар әсәрләрен интернет аша тарату», – ди ул. Хуплыйм. Әле алай гына да түгел, бөтен татар әдәбиятын цифрлаштыру хәстәрен дә күрергә кирәк дип уйлыйм. Бу телебезне, милләтебезне саклау һәм үстерү өчен бик мөһим. Бүген интернет ул кешенең бер әгъзасы шикелле, кеше йокысыннан тору белән интернетка керә, яңалыклар белән таныша. Китап та эзли…

Мин инде егерме елга якын үземнең электрон китапларны интернет-кибеттән сатам. Үземнең сайт аша. Һәм бер шиксез әйтә алам: татар әдәбиятына ихтыяҗ бар. Зур. Ул ярыйсы гына табыш та китерә. Моның өчен, әлбәттә, күп эшләргә кирәк. Һәм без татар әдәбиятын интернетта таныта алабыз икән, бу бик зур адым булачак.

Эшләгән кешенең кадерен белергә теләмибез инде без. Күрмәмешкә салышабыз, күрергә мәҗбүр булсак, пычратырга омтылабыз, хәтта тырнак астыннан кер эзләүгә кадәр барып җитәбез. Мондый күренеш кайчагында әдәбиятны да читләп үтми. Кызганыч, әлбәттә. Әдәбиятка дәхеле дә кермәгән, бу өлкәдә берни аңламаган бәндәләр дә бик белдекле булып чыгыш ясый, даһи әсәрләр язган осталар сыман кыланалар. Алар Язучылар берлеген дә, татар әдипләрен дә адәм чутына кертмәскә тырыша. Халыкның да наданрак бер өлеше шулар коткысына алданып: «Бездә укырлык әсәр юк… Татарда юньле язучы юк…» – дип кабатларга маташа башлый. Үз халкының әдәбияты белән көрәшүчеләр, аңа пычрак атучылар токымы хасил була. Мондый омтылышлар корылтай көннәрендә дә сизелде, аннан соң да булырдыр инде…

Дөнья әдәбиятын күзәтеп һәм укып барган язучы буларак, мин һич икеләнүсез әйтә алам: бүген «бестселлер», «шедевр» дип тәкъдим ителгән һәм әллә ничә телләргә аударылган, әллә нинди премияләр яулаган әсәрләрнең дә күбесе пүчтәк. Алар янында татар әдәбияты зур һәм көчле. Без бары тик үз әдәбиятыбызның зурлыгын танырга теләмибез һәм аны башкаларга да күрсәтә белмибез.

Менә шушы зур һәм көчле әдәбият белән җитәкчелек итү хокукына ия булган бик талантлы һәм эшлекле иҗатташыма мин ышанам. Аның зур гамәлләргә сәләтле икәнен тоям. Һәм уңышлар телим! Барлык каләмдәшләремә дә. Иҗатыгыз бәрәкәтле булсын!

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү