Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә (БСМП) рәсми төстә Россия Фәннәр академиясе академигы, танылган кардиохирург Ренат Акчурин исемен биргәннәр. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бу җәһәттән карарны раслаган.
Хәзер бу оешма “Р.С.Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе” дип йөртеләчәк. Сәламәтлек саклау министрлыгына ике ай эчендә хастаханә уставына үзгәрешләр кертергә кирәк булачак.
Исегезгә төшерәбез: Ренат Акчурин 1998 елдан югары технологияләр медицинасын үстерү буенча дәүләт программасына җитәкчелек иткән. 1996 елның ноябрендә Россиянең Беренче Президенты Борис Ельцинның йөрәгенә бик катлаулы операция ясаган. Чит илләрдә кардиохирургиядә уникаль юнәлешләрне үстергән галим буларак мәгълүм. Акчурин күп еллар буе Татарстан белән дә эшлекле элемтәләрдә торган. Мәскәүдә Татарстанның Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы табиблар клубына җитәкчелек иткән.
Ул 2024 елның 6 октябрендә 79 нче яшендә озакка сузылган авырудан соң вафат булган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat