Дөнья яңалыклары Трамп психикасы шикелле: гел чайкалып, уйнап тора. Трамп психикасы дигәннән, CNN (Америка телеканалы) алып баручысы Ана Наварро берничә көн элек эфирда: «Трамп психик яктан Байденга караганда да чирлерәк», – белдерде.
Үзен Liberalsupporter дип атаган бер кулланучының твиты 238 мең лайк җыйды. Ул: «Канада икътисад буенча доктор дәрәҗәсе булган Премьер-министр, Мексика физика белгечлеге һәм энергетика буенча доктор дәрәҗәсенә ия кешене сайладылар. Америка «яшелчә» дип әйтерлек Президент сайлады», – дип язган иде. Исегезгә төшерәбез: Көнбатыш сленгында «яшелчә» дип баш мие зәгыйфьләнгән кешене атыйлар. Трамп, чынлап та, үзен бик сәер тота: иртән әйткәне кичкә ярамый, фантастик саннар белән эш итә. Әле берүгә яный, әле аның оппонентына каршы төшә. Әле хакимлеккә килүенә өч ай вакыт үтмәде, инде АКШ Конституциясе рөхсәт итмәүгә карамастан, өченче срокка калу турында сүз алып бара. Трамп бер генә мәсьәләдә эзлекле: Израильгә ярдәм итүдә берни белән дә санлашмый. Сиончыларга ярдәм гарантияләнгән. Америкада бүген Фәләстыйндагы геноцидны сөйләүгә катгый цензура кертелде: атаклы тарихчы профессорлар фәләстыйнлыларны яклаган өчен эштән куыла, студентлар һәм аспирантлар вуздан сөреләләр.
Бүгенге дөньядагы иң кискен конфликтлар Трамп исеменә бәйле: кайсыларын ул башларга җыена, кайберләрен финанслый. Трамп башта 24 сәгатьтә, аннан соң өч ай эчендә туктатырга вәгъдә биргән Украина конфликтының һаман да очы күренми. Сенатор Марко Рубио: «АКШ конфликтны тиз туктата алмый. Барысы да Украина, Россия һәм Европадагы аркадашларга бәйле», – дип белдерде. Шулай да «Ватаным» хәбәрчесе кулында шундый мәгълүмат бар: The Economist Украинада Президент сайлауга тулы әзерлек баруын хәбәр итә. Андый сайлау хәрби хәл туктатылып, тынычлык урнашкач кына була ала. Чыганаклар сайлау җәй көне булачак дип хәбәр итә.
Масштаблы уңышларга ирешә алмаган Трамп командасы соңгы көннәрдә Гренландия темасын актив үстерә. Үткән атнада Трамп интернетта Гренландияне Россиядән сакларга чакырып видеоролик элде. «Америка Гренландия ягында», – дип сөрән сала ул үз социаль челтәре «Truth Social»дәге битендә. CNN Гренландиянең 70 процент гражданины АКШка кушылуга каршы, бары 6 проценты гына кушылу яклы, дип хәбәр итә. Гренландиянең яңа Премьер-министры Йенс-Фредрик Нильсен: «Трамп Гренландияне яулыйм дип әйтә. Без ачык белдерәбез: бу беркайчан да булмаячак», – ди. Океан артыннан исә, без сугышсыз алачакбыз, кирәк булса сугышырбыз да, дигән тилемсә аваз ишетелә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat