Әхлак дәверен көткәндә

Кешелек инде менә ике дистә елдан артык ХХI гасырда яши. Технологияләр могҗизалар тудырган дәвердә. Ризык җитә генә түгел, Аллага шөкер, артып та китә, кием дә җитә, тораксыз, акчасыз кеше дә юк. Барысы өстенә йөз төрле уңайлыклар: машина, смартфон, компьютер, тузан суыручы роботлар, кухня комбайннары, тагын әллә нәрсәләр. Нәрсә җитми, нәрсә дефицит, дисезме? Кеше затына кешелек сыйфатлары – игелеклелек, миһербанлык, иманлылык, шәфкать җитми. Кешеләр үзара тынышып, тату яши белми. Аңлы саналган зат – «һomo sapiens»ка әхлаклылык җитенкерәми.

Бу атна азагында Халыкара әхлаклылык көне билгеләп үтелә. «Әхлак» татар теленең аңлатмалы сүзлегендә: «Кешеләрнең бер-берсенә һәм җәмгыятькә карата мөнәсәбәтләре нормасы һәм принциплар җыелмасы», – дип бирелә. Ягъни кешене чын кеше ясыйсы нормалар. Тик хикмәт шунда: күпләрнең әлегә чын кеше буласы килми. Ярым яисә чирек кеше булу җиңелрәк чөнки.

Дөресрәге, һәркем үзен болай да, шул килеш тә чын кеше итеп хис итә. Кешенең табигате шундый: ятларныкын яхшы күргәндә дә, үзендәге йөз дә бер кимчелекне ул күрми. Диннәр яралганга бик күп гасырлар узса да, дини нормалар да үтәлми. «Урлашма», «Алдашма», «Үтермә», «Зина кылма», «Ата-анаңны хөрмәт ит», башкалар – бөтен диннәр дә алга сөргән кагыйдәләр. Меңәр еллар дәвамында шушы гади генә тоелган нормаларны кеше заты сүзсез үтәргә һаман да өйрәнеп бетә алмый. Өйрәнеп бетәчәге дә шик астында. Кеше булу процессы ифрат та акрын бара.

Тәрбия могҗизалар тудырырга сәләтле, дип тә язалар. Адыгей халык мәкале «Акылның – бәясе, тәрбиянең чиге юк», ди. Ул чыннан да шулай. Дөньяга килгән һәр сабый – заготовка, чимал. Аңардан, тәрбиягә карап, затлылык, әхлаклылык үрнәге дә, сансыз, миһербансыз бер адәм актыгы да әвәләргә мөмкин. Заман бүген шундый: баланы ата-анадан бигрәк мохит, җәмгыять тәрбияли. Элек тә шулайрак булган. «Кеше – социаль җанвар» дигән билгеләмә Аристотельдән үк калган бит. Ата-аналар бер-берсе белән ярыша-ярыша дөнья куганда, акча эшләгәндә, тәрбиягә вакыт каян аласың? Бала белән ихлас аралашу, дәвамлы әңгәмәләр, яхшы белән начарны аерырга өйрәтү – үтә дә сирәк күренеш. Газизләрен кирәк-ярак, кием-салым, ашау-эчү белән тәэмин итүче, ни сораса шуны кулына тоттыручы тәэминатчы бүгенге ата-ана. Шундый мохиттә үскән бала үзе дә әйбер колы булмый кала аламы? Мәңгелек кыйммәтләргә тартыла, дөньяның асылын тиешле дәрәҗәдә аңлый аламы? Юк, әлбәттә.

Кеше заты, дөньяны күпмедер аңлый башлагач та үзгәрергә, яхшырырга атлыгып тормый. Ул үзен, әйткәнебезчә, болай да яхшыга саный. Без үскәндә шундый такмак бар иде: «Син дә матур үзеңә, мин дә матур үземә, өтәләгән тавык булып күренәсең күземә». Кешене ким күрергә, гаепләргә, хурларга, аны өтәләгән тавыкка чыгарырга без оста. Бер үк вакытта без кешедән, тирә-яктагылардан яхшыны өмет (хәтта таләп) итәбез, яхшы кеше белән дуслашырга омтылабыз. Үзебезне яхшы җиһазлар, затлы кирәк-ярак белән урыйбыз. Алар хуҗаның статусын күтәрә янәсе. Күтәрергә мөмкин. Тик үзе кебекләр арасында. Гыйбадлар арасында беренче синең машинаңа, киемеңә, кесәң калынлыгына карыйлар. «Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар», дисәләр дә, озатканда да киемгә карыйлар. Чөнки дөнья артык меркантиль, ул матди байлыклар дип шашына. Аның өчен акыл, интеллект кына түгел, шәфкать белән игелек тә – унынчы урында. Әхлак та шул тирәдә.

Әхлак артмау планетада явызлыкка, сугышларга урын калдырып килә. Явызлык белән очрашу кешене тагын да түбәнгәрәк төшерергә, этик һәм әхлакый кысаларның гомумән юкка чыгуына китерергә мөмкин. Башкаларга зыян салдырмый торган эчке ориентир, эчке кыйблалар бетүгә. Начарлык яшәмәсә, кеше заты яхшының да ни икәнен белмәс иде, диләр. Тик начарлык яхшылыкка өйрәтми, сабак бирми. Шул ук сугышлар, мәсәлән. Бөтен тарих – сугышлар тарихы булып та, алар туктарга җыенмый. Сугышлар – «һomo sapiens»ка диагноз, аның сансызлык, әхлаксызлыгына һәйкәл.

Кешеләрнең абсолют күпчелеге агым уңаена йөзә, инерция буенча яши. Үзен камилләштерергә тырышучылар сирәк. Камиллек димәктән, адәми зат үзенә юнәлтелгән тәнкыйтьне дә тиешенчә кабул итә белми. Ә бит нәкъ менә үзара тәнкыйть безне яхшыртырга, әхлакый яктан күтәрергә сәләтле. Чөнки беребез дә үзенә читтән карый алмый. Тик күпләр, тәнкыйть ишетүгә, гөлтләп кабына, ярсып, үзенең хаклыгын, яхшылыгын, хакыйкатьнең соңгы инстанциясе нәкъ менә ул икәнен исбатларга тотына. Моннан бер генә нәтиҗә чыгарып була: кешедәге артык мин-минлек – шулай ук әхлаксызлык чыганагы…

Кеше булу процессы бик акрын бара, дидек. Шулай да ул бара. Ялгышлар, абынулар, югалтулар аша бара. Дөньябыз шундый: кеше гомере иксез-чиксез вакыт тасмасында кечкенә генә бер кисемтә булу сәбәпле, бер кеше гомере эчендә, бик теләсәк тә, әхлак дигәндә, радикаль үзгәрешләр күзәтелә алмый. Кешелек гомере дә әлегә күп дигәндә 5–6 мең ел. Җир шары яше (4,5 млрд ел), галәм яше (14 млрд ел) белән чагыштырганда кешелекнең таңы әле атарга гына җыена. Әхлакка омтылу юк түгел, бар. Бүген дистә мең кеше бергә җыелып, Колизейларда гладиаторларның бер-берсен суйганын карамый, мәйданнарда, халык карап торганда, кемнедер утта яндыру яисә гильотинада баш кисүләр дә юк. Канлы бәрелешләрне бетереп, табигать белән гармониядә калып яшәгәндә әхлаклылык чоры иртәме-соңмы килер дигән өмет бар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү