Җәй – балалар өчен мәктәп һәм дәресләр турында бераз онытып, рәхәтләнеп ял итү вакыты! Күп кенә әти-әниләр исә балаларының җәйге каникулларын ничек итеп файдалы һәм күңелле итеп оештыру турында уйлана. Ә менә җәйге лагерь – балалар өчен вакытны файдалы да, күңелле дә, иң мөһиме – дустанә мохиттә үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек!
«Сәләт»нең җәйге профильле сменаларында ял итү – балалар һәм яшьләр өчен белем алу, сәләтләрне үстерү, иҗат, дуслык һәм үзара ярдәмләшү мохитендә актив ялны берләштергән уникаль тәҗрибә ул. Ел саен сәлкешләр («Сәләт» лагеренда катнашучы балалар) һәм аларның әти-әниләре бигрәк тә зарыгып көткән яңалык – «Сәләтле җәй» ял итү кампаниясе үз эшчәнлеген башлап җибәрү!
1994 нче елда 65 бала һәм бер аланнан башланган Сәләт хәрәкәте бүгенге көндә Татарстан гына түгел, татарлар яшәгән барлык төбәкләрдән килгән балаларга һәм яшьләргә зур мөмкинлекләр бирүче системага әверелде. Бүгенге Сәләт дөньясы – татар телен өйрәнүгә, үстерүгә, татар дөньясы, мәдәнияты, тарихы белән сәләтле балаларны таныштыруга юнәлтелгән киләчәк буынны үстерүче һәм тәрбияләүче хәрәкәт. Ул белемгә, фәнгә, иҗатка, спортка тартылган балаларны, аеруча сәләтләрен төрле конкурсларда, олимпиадаларда күрсәткән балаларны барлау, сайлау, үстерү мохите.
Ел дәвамында «Сәләт» яшьләр үзәге тарафыннан Татарстанның дистәләгән районнарында, Россия төбәкләрендә һәм хәтта чит илләрдә уку-укыту аланнары уздырыла, татарлар яшәгән барлык төбәкләрдән чакырып, меңләгән татар яшьләрен йөзләгән чаралар, дистәләгән зур форум, фестивальләрдә кайната.
«Сәләтле җәй – 2025» ял итү кампаниясе кысаларында, гадәттәгечә, профильле аланнар, төбәкара чатырлы «Болгар –Туган тел» аланы, XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы планлаштырыла. Алан – төп смена, ул 14-18 көн дәвам итә. 26 майдан алып 31 августка кадәр «Сәләт» сәламәтләндерү лагерьлары системасы кысаларында төрле юнәлешләрдә 24 җәйге профильле смена уздырылачак. Балаларның сәләтләрен бар яклап үстерү мөмкинлеген булдыру өчен түбәндәге юнәлешләр буенча һәрбер смена өчен махсус уку-укыту программасы әзерләнә: лидерлык потенциалын үстерү; татар теле, мәдәнияте һәм тарихы; финанс грамоталылыгы һәм бизнес-проектлаштыру; кинематография; мәгълүмати технологияләр; медиа һәм журналистика; телевидение; телләр һәм илләрне өйрәнү; фән һәм интеллект; экология; иҗат; архитектура һәм дизайн; инженерлык осталыгы; спорт һәм туризм. Сменаларның остазлар составы яшь галимнәр, аспирантлар һәм магистрантлардан төзелә. Дәресләрдән тыш, балаларны кызыклы мәдәни-иҗади программа көтә: көн дәвамында саф һавада спорт уеннары, интерактив, мавыктыргыч кичке чаралар һәм кызыклы очрашулар, остаханәләр.
Сменалар зур заманча җиһазландырылган һәм барлык яшәү шартлары тудырылган базаларда үткәрелеп килә: «Йолдызлы» балалар сәламәтләндерү үзәге (Лаеш районы); «Дубок» балалар сәламәтләндерү үзәге («Фәнсар», Алексеевск районы); «Идел» балалар сәламәтләндерү үзәге («Аргамак», Кама Тамагы районы); «Сәләт — Батыр» яшьләр ибтимагый үзәге (Чувашия Республикасы, Батыр районы); чатырлы лагерь (Алексеевск районы, Биләр).
«Сәләтле җәй» ял итү кампаниясенә әзерлекле кадрлар җәлеп ителә. «Сәләт» бу эшне ел әйләнәсе алып бара. Кадрлар әзерләү максатында «Әйдаманнар мәктәбе», «Башҗитәкләр мәктәбе» һәм «Укытучылар мәктәбе» уздырыла. Аларның эшчәнлегендә 700 дән артык кеше катнаша. Барлык Сәләт аланнарында, проектларында катнашырга теләүче әйдаманнар өчен махсус онлайн- һәм офлайн-дәресләр оештырыла.
Һәр баланың үзенә ошаган профильле аланны сайлау һәм шушы юнәлешне тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге бар. Җәйге аланнарның исемлеге белән Сәләтнең рәсми сайтында танышырга мөмкин, гаризалар portfolio-selet.ru сайтында кабул ителә. Гариза җибәрү тәртибе бик гади: сайтка кереп, бала турында барлык кирәкле мәгълүматларны һәм аның барлык булган уңышларын тутырасыз һәм барырга теләгән аланына гариза җибәрәсез.
«Сәләтле җәй — 2025» җәйге профильле сменаларга гаризалар җибәрү инде мөмкин. Биредә сезне шәп каникуллар, танылган шәхесләр белән танышу, яңа дуслар, кызыклы чаралар, яңа белем һәм күнекмәләр көтә!
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat