Россия энергетика министры Сергей Цивилев әйтүенчә, тармак алдында илнең яңа энергетика системасын төзү бурычы тора. Бу хакта ул Казанда узучы “ЭНЕРГОПРОМ-20205” халыкара форумының пленар утырышында әйтте.
“Бүген электр энергиясенә ихтыяҗ артуын исәпкә алып, бердәм энергетика системасының мөмкинлекләре тәмамлана. Безнең алда илнең яңа энергетика системасын төзү бурычы тора. Аны киләчәк буыннарга тапшырачакбыз. Киләчәктә аерым бер предприятиеләрнең мөмкинлекләре дә, халыкның тормыш дәрәҗәсе дә нәкъ менә бу системага, безнең эш нәтиҗәсенә бәйле булачак. Моны үзебез өчен эшләмибез. Моны балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен эшлибез”, – диде Сергей Цивилев.
Министр сугыш елларыннан соң СССРның Бердәм энергетика системасын төзүчеләр турында күп сөйләде. “Без хәзер дә алар тудырган мөмкинлекләрдән файдаланабыз”, – диде министр. Аның әйтүенчә, алдагы буыннар кебек җаваплылыкны үз өстебезгә алырга кирәк булачак.
Сергей Цивилев хәбәр иткәнчә, Энергетика министрлыгы электр энергиясе үсешенең 2042 елга кадәр генераль схемасын төзегән. “Программа алты еллык чорларга бүленгән”, – диде ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat