Кишерне, июнь аенда өлгертү өчен, апрельдә үк чәчәм. Әлбәттә инде, туфракка җылы су сибеп кенә. Кышка саклау өчен соңрак – май аенда гына эшкә керешәм.
* Орлыкларны, 1 әр сантиметр ара калдырып, 2–2,5 см тирәнлеккә (тирәнрәк кирәкми) урнаштырам. Өстенә торф сибәм һәм көрәк белән сак кына баскалап тыгызлыйм. Рәт араларын – 15 см, соң өлгерешле сортлары өчен 25 см озынлыкта калдырам.
* Шытып чыгуга, бармакка иярә башлагач ук сирәклим. Бераз үскәнен көтеп торсаң, уңышы кәкре-бөкре һәм вак булачак.
* Кишер чәчәсе туфракка беркайчан да тирес кертмим. Шытымнар ныгыгач, 10 литр суга 1 аш кашыгы калий селитрасы, 1,5 аш кашыгы суперфосфат, 1 чәй кашыгы мочевина салып, түтәлгә шушы эремәне сибәм.
* Әйбәт үссен өчен даими рәвештә төбен йомшартып, өеп торам. Һәр ел саен түтәл урынын алыштырам. Быел бәрәңге урынына чәчәрмен дип уйлыйм. Мондый урында тирес тәмам череп беткән була. Кишер өчен нәкъ менә шул кирәк тә!
Резедә Сафиуллина. Балтач
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat