Гармун үче | Гыйбрәтле хикәя

– Менә бу ­­­– анаңны рәнҗеткән өчен!

Ир гарип кулы белән кызына селтәнде. Зөбәрҗәт көлемсерәде генә.

– Акылга утыртам дисеңме? Соңга калдың, папаня. Соңга…

– Миңа күп калмады, бала… Туктамасаң, син дә озакламассың.

– Мин каршы түгел…

Кыз күзләре белән ирне бораулады. Ата тиешле кешегә нәфрәт уклары «очты». Кайдан килгән аңа бу кадәр ачу? Ирнең сыны катты. Гаепнең үзендә булуын тану өчен әүлия булырга кирәк түгел. Анысы шулай. Әмма ауган багананы яңадан утыртып, җимерелгән әйбер-караны төзәтеп була. Тән ярасы да төзәлә, ә күңел җәрәхәте?.. Кызы анасын мыскыл иткәнне күреп үсте шул, хәзер менә икесен дә биетә. Хәер, Гафурдан шүрли әле, ул киткәч нәрсә булыр… Ишек шапылдап ябылды.

– Китте… Аллага шөкер…

Ир күзен йомды. Исән кулы белән битен сыпырды. Үзенең җир төсенә кереп барган, йон баскан битен, бөкрәйгән гәүдәсен күз алдына китерде. Яшь чакта болай булырсың дип уйламыйсың шул. Гафур да уйламады. Тәне тузмас, егәре бетмәс, ил-көн алдында дәрәҗәсе төшмәс кебек тоелды. Булмый дигәнне белмәде, җае чыккан саен, тормышны үз көемә биетәм, дип кенә җиппәрә иде. Һәм биетте дә.

Балачак. Комлык. Өч дус. Әнә күрше малае яңа сандалие белән мактана. Гафур сер бирмәскә тырышып карап тора-тора да, салып күрсәт, ди. Малай тыңлый. Гафур черт итеп җиргә төкерә дә, сыңар сандалины кулына ала. Бабасы сымаграк күзен кысып сандалины югары күтәрә, янәсе кояш яктысында җентекләп карый. Ә аннан барысы өчен дә көтелмәгән хәл килеп чыга. Гафур  җан-фәрманга селтәнеп сандалины елгага ыргыта. Агымсуга күп кирәкмени, ул җимгә сөенгәндәй, көрән төстәге сандалины батырып-калкытып уйнап ала да, аннан һап итеп кабып та йота. Күрше малае акырып елап елгага таба йөгерә, аңа башкалары да иярә. Гафур исә кулын кесәсенә тыгып, берни булмагандай кайтып китә. Атасыннан каеш, анасыннан кызган таба эләгәсен белсә дә, күңеле тантана итә аның. Гафурда булмаган әйбер хәзер күрше малаенда да юк, берәүдә дә юк!

Үсмер чак. Ул инглиз телен укытырга кайткан Алия апасына гашыйк. Дәрестә генә түгел, клубка чыксалар да, аннан күзен дә алмый. Алия апасы гына аны күрми, шунысы эчне пошыра. Әнә шундый кәефсез чакларының берсендә ул бабасыннан калган тальянны кулына алды. Челтәр япма астындагы кадерле ядкәргә кагылырга ярамаганын белсә дә, үзен тыймады. Каешларын киеп, беркавым түрдә утырды. Аннан авыр адымнар белән өйдән чыгып китте. Берничә минуттан мунчадан тынык кына тавышлар ишетелә иде инде. Гафур мунчадан авылга төн пәрдәсе төшкәч кенә килеп чыкты. Тамагы ачса да, өйдәгеләргә күренмәскә булды, туры клубка китте. Үҗәтлеге үзенекен итте –кайтып караватына  ауганда хәйран гына шыңгырдатырга өйрәгән иде.

Хәер, үҗәтлек кенә түгел иде бу, егет сәләтле иде, шуңа күрә өйдә тавыш куптармадылар. Атасы Гафурны башкача акылга утыртты. Малайның тальянга кагылуы була, ихатада берәр эш килеп чыга. Аны тәмам гына итәсең, тагын нидер йомышларга кирәк була. Әмма малай да үҗәт, төн йокысын бүлеп булса да, тальянга вакыт таба иде.

Йокысыз төннәрнең җимеше ай-һай татлы булды, Гафур клубта кызлар биетә башлады. Аннары авыл сәхнәсенә менде, соңрак аны район мәдәният йорты сәхнәсеннән ишеттеләр. Сабан туенда Гафур үзен көрәш батырыдай хис итте. Гармун каешына бәйләнгән кулъяулыклар, янәшәсендә берсеннән-берсе чибәр кызларның чыркылдашуы әйтеп бетермәслек ләззәт бирә иде.  Әнә шул ләззәт укытучы Алия апасына тоткан гыйшыклыкны да сүндерде, сөреме генә калды… Укытучының урындыгын теш пастасына буяу, сыйныф журналын «югалту», сумкасына бака салу – әнә шул сөрем галәмәте булса кирәк. Гафур күпме тырышса да, Алия апасы сер бирмәде, Рафаэль дигән егеткә кияүгә чыкты да, башкалага күченеп китте. Мәктәп инглиз теленнән коры калды. Гафур да коры калды… Тик нәрсәдән икәнен генә төшенә алмады. Күңелендәге бушлыкны ничек тә аңлата алмый иде ул. Әллә Алия апасы үзе белән аның ярату сәләтен дә алып киттеме икән?

Егет чак. Бушлыкны тутырырга кызлар җитәрлек анысы, күңелгә ятышлысы гына юк. Хәер… Розага чын-чынлап кызыкты Гафур. Чем кара, аркан шикелле тыгыз толымнары, кыйгач кашлары, караңгыда керпенеке сыман ялтырап торган коңгырт түгәрәк күзләре, уймак иреннәре ымсындыргыч иде шул. Гармунчының буыннары саен мәхәббәт аның, дип тикмәгә җырлыйлар дисезме әллә, Гафурның үзенә томырылып карап торуына кыз эреде. Аның карышмавы Гафурның мин-минлеген тагын уятып җибәрде.

Менә алар Чагылтау кашына исемнәрен уйдылар. Май аеның йолдызлы бер төне иде бу. Тау башы, йомшак җил, егетнең җылы кочагы үзенекен эшләде, әле чыгарылыш имтиханнарын да биреп бетермәгән мәктәп баласы шул төндә хатын булды.

Атна буе кыз куенында яшәде дә Гафур, имтиханнарыңа әзерләнәсең бар дип, очрашуларга нокта куйды. Мондый тормышның кызыгы калмаган иде аңа.

– Шунда калага качкан булсам, бу зәхмәт тумас иде….

Ир уйларыннан арынырга теләгәндәй, караватта яткан килеш үзалдына сөйләнә иде.

– Ә дигәнгә җә дип тормаса, болай булмас иде!

Ул йодрыгы белән һаваны кыйнап алды.

– Мин бит аның ашын юри, тозсыз дип, тәлинкәсе-ние белән томыра идем. Хет шуннан соң тавышы чыкмасмы, дип… Юк бит, томырылып карап тора. Сук миңа, дигәндәй… Сугасың инде… Гел бәйләнәсе килеп тора андый кешегә… Хатын кыйнаган – үзен кыйнаган! Хәзер белдем инде. Зөбәрҗәт төшендерде. Хәзер әнә икебезне дә тукмый, Аллага шөкер! Шәп итеп тукмый – сүзе белән дә, гамәле белән дә. Кулы белән дә тукмар, анысыннан гына калмас…

Ир авыр көрсенде. Роза-Раузасы кая соң әле? Кая өстерәлә соң бу хатын? Ул түшәмдәге бишек элмәгенә карап сөйләнүен дәвам итте.

– Тупырдап торган бала иде бит ул… Кулга гармун алсаң, уйный башлаганчы тыпырдый иде. Мәзәк инде… Мәктәптә дә әйбәт кенә укыды кебек. Анысын мин белмим инде, тыкшынмадым… Укуын ташлап, кибеткә кергәч башланды микән галәмәтләре? Ире кыйный ди бит, шул кайгыдан утырып эчә башлаган микән? Сыны каткан ул баланың… Йөрәге җәрәхәтле… Ә кемнең җәрәхәтсез соң?..

Ир тынды. Өй эченә эңгер иңде. Тормышларын ару итәргә тырышты Гафур. Өйләнгәч гармун уйнап кына булмый, кулыннан килгән эшнең барысына да алынырга кирәк. Бер дигән итеп йорт торгызды, заказга агач эшләнмәләре ясый башлады. Сандык дисеңме, эскәмия, бизәкле арбалар дисеңме… Заказны үтәгән саен акчасы да керде, зәмзәм суы да. Көннәрдән бер көнне чатнаган башка такта ярдыра башлаган иде, ике бармагын өздерде.

Бармакларын өздергәндә зәхмәт тигәнме, үзен кызганып шешә белән артыграк дуслашу галәмәтеме – аларның йортыннан бәрәкәт китте.  Саулыкка туймаган кеше – иң ярлы кеше, дип әйтүләре хак, Гафурларның тормышы хөртиләнгәннән хөртиләнде. Боларга бала кайгысы өстәлде. Гафурның гармуны тынды.

***

– Папаня уянган!.. – Зөбәрҗәт атасы белән булган сөйләшүне исенә төшереп, ачы көлемсерәде. – Моңарчы кайда булдың соң син, моңарчы нигә «тәрбияләмәдең»?..

Хатынның ачудан куллары калтырый иде. Ул ашыга-кабалана кесәсеннән тәмәке белән зажигалка тартып чыгарды. Берничә тапкыр тирән итеп суыргач, калтыравы басылды. Хатын уйга чумды. Ул да нәкъ әтисе кебек үзалдына сөйләнергә ярата иде. Мәктәптән калган гадәт. Пышылдап санасаң, дөресрәк килеп чыга, кычкырып укысаң, шигырь дә тизрәк ятлана.

– Төшеп калганнардан түгел идек без! Әлләкем булмасак та, кешедән ким түгел идек! Начар укымады кызың, әти. Син әнине талаганда, мин китаптагы матур дөньяга чума һәм сезне «онытырга» тырыша идем. Аннары дус кызым белән тегүчелеккә укырга кердек, фабрикада эшли башладык. Кызыңның кушаматы «кутюрье» иде, между прочим!..

Тик «кутюрье» җитәкче хатыннарына бушка тегүне күтәрә алмады, кулыма тагын инә алсам, исемем Зөбәрҗәт булмас дип, ишекне шапылдатып ябып чыгып китте.

Белемсез килеш ерак китеп булмый, хәер, Зөбәрҗәт ерак китәргә теләмәде дә, тотты да базарда сату итә башлады. Нәрсәнең нәрсә икән бик тиз абайлап алды ул, тора-бара үз кешегә әйләнде. Халык та үз итте үзен. «Бу Зөбәрҗәт тауарны үлчәгәндә гел артыграк сала, өстеннән чыкмаса ярар иде, Ходаем», «Ник бер черек яшелчә салсын!» кебегрәк сүзләр таралгач, абруе бермә-бер артты. Сәүдә гөрләгәч, Зөбәрҗәт киңәергә теләде. Теләгән – елан ите ашаган, ди, ике фура яллап, карбыз-кавын төяп кайтырга дип, ерак юлга кузгалдылар. Әмма бу сынауны уза алмады Зөбәрҗәт. Аны әллә белеп, әллә белмичә, гел тоткарладылар. Кайтып җиткәнче, ике фура яшелчә, череп, харап булды. Зөбәрҗәт, өстендәге котчыкмалы бурычтан сыгылып, ата-анасына кайтып егылды. Ни гаҗәп, атасы кычкырмады, таламады, хан сараедай йортны сатып, кызына казадан котылырга ярдәм итте. Бердәнбер кызы китергән беренче кайгыдан әнә шулай арындылар.

Тормыш җайланып китәргә тиеш иде инде. Зур булмаса да, йортлы булдылар. Әмма… Зөбәрҗәтнең хәмер коллыгына төшкәне мәгълүм булды. Әллә аякка салкын үтте, әйдә бер 50 грамм, дип бәйлелек ятьмәсенә каптымы икән?..

– Базарда эчәргә өйрәнгән, диләр миңа. Юк инде-е-е, базарда түгел, гөрнәдирдәй ирем, синнән бала булмый, миңа нәсел калдырырга кирәк, дип ташлап чыгып киткәч, бердәнбер дустым шул булды. Ул сине сатмый, акыл өйрәтми, миеңне кайнатмый…

Зөбәрҗәт тирән көрсенде. Әгәр бала чакта сукыр эчәгенә операция ясаганда ялгыш аналыгын җәрәхәтләмәгән булсалар, әгәр ул өстәлгә ятканчы ук шартламаган булса, әгәр эченә таралган пычракны сигез сәгать җыймасалар… ул да кысыр калмас иде. Зөбәрҗәт тормышында әнә шундый «әгәр»ләр күп булды шул. «Әгәр»ләргә карамыйча, тагын бер мәртәбә тормыш корып та карады ул, әмма ата юньсезгә эләгеп, кыйналудан, мыскылланудан арыны күрмәде. Ир белән хатынның сугышып талашулары шешәгә ябышу белән тәмамлана иде. Эчүдә икесе дә кимен куймады.

Аннары базарны бетерделәр. Зөбәрҗәт танылган кибетләр челтәренә сатучы булып урнашты. Хатын эштә салмыш килеш күренмәде. Төгәл, егәрле, эшен җиренә җиткереп эшләүче Зөбәрҗәтне монда да яраттылар. Бер генә ягы сагайта, ике атна эшләсә, берәр атнасын «авырыйм» дип эшкә чыкмыйча үткәрә иде. Кырын гамәлен сизгәч, җитәкчесе җитәкләп диярлек психологка алып барды үзен. Бу – атасы белән талашып килгән көнгә туры килде. Авылдан килеп төшүе булды, эзләп таптылар да, җилтерәтеп алып та киттеләр. Чатнап башы авырткан, баш төзәтергә эзләнеп йөргән көне иде.

Психолог суырылып калган хатынны гаҗәпләнеп каршы алды. Исенә чыдарлык түгел иде чөнки.

– Ууу, Зөбәрҗәт Гафуровна, шырпы сызсаң, шартларга мөмкин монда, – диде ул хәмер исенә кинаяләп.

Хатынның исе китмәде, кинаягә киная белән җавап бирде.

– Алкашлар белән психологлар буа буарлык. Бер алкаш белән психолог шартлаганнан пычагым да булмас.

– Ярый-ярый, утырыгыз. Сезне нәрсә борчый?

Зөбәрҗәт урындыгын бүлмәнең караңгы төшенәрәк алып китеп утырды. Кулындагы тәмәкесен кабызыргамы-юкмы, дип угалап торды да, психологка туры карап:

– Борчый дип инде… Күрмисезмени? Мин – алкоголичка. Менә сиңа табышмак, әйеме? Ну сез бит профессионал, ул табышмакны  чикләвек ваткан кебек черт итеп чишәсез дә, рекламадагыча, «нибары бер төймә – һәм сез сау-сәламәт» дип, миңа дару биреп чыгарып җибәрәсез. Ишек артында торган минем начальник та мәмнүн булачак, эштән кумаячак.

– Сезгә хәзер авыр, аңлыйм. Әмма…

­– Аңлыйм дисез инде, ә… Пыч-ча-гым да аңламыйсыз сез түлке. Беләм инде мин сезне, ихтыяр көчен ныгытырга, үз өстеңдә эшләргә кирәк, дип әйтәчәксез. Сез барыгыз да бер төсле. Мине бер «слабачка» дип уйлыйсыз. Бер тамагын тыя алмаган бирән дисез инде. Ә, ю-у-у-к! Мин ун ел буе аңымны югалтканчы эчәргә өйрәндем! Вәт бу хезмәт ичмасам! Вәт хезмә-ә-т… Ул – минем бердәнбер юаныч, сердәш… Дөньядан беразга гына булса да ваз кичеп тору ысулы. Мин оттырдым инде бу тормышка, иптәш психолог. Оттырдым…

Зөбәрҗәт урыныннан торып, урындыгын психолог каршына китереп куйды.

– Вакытыгызны алган өчен гафу итегез инде… Ярдәм итә алмассыз дип уйлыйм. Миңа бүген катырак нәрсә кирәк…

Психолог янына директор керде.

– Тиз чыкты.

– Сеанс булмады. Ул теләми, теләге булмаган кешегә ярдәм итеп булмый.

– Бәлки тырышып карарсыз, әрәм була бит.

– Юк, башка алып килеп йөрмәгез инде. Монда мин көчсез.

***

Эңгер. Өстәл янында ике хатын-кыз шәүләсе. Караватта ир ята, күкрәгендә гармун. Мөгаен, уйныйсы килгәндер. Соңгы тапкыр.  Җан биргәнче. Өлгерми генә калгандыр…

Хатыннарның яшьрәге телгә килде.

– Шәп уйный иде бит ул, ә! Уң кулында бармаклары булмаса да, ничектер җайлашты бит!

– Уйный иде…

Тынлыкны тагын Зөбәрҗәтнең карлыккан тавышы ертты.

– Ну идеаль семья була ала идегез бит сез. Ә булмады! Чөнки син ШӘҮЛӘ идең! Тыныңны чыгарырга куркып ничек яшәмәк кирәк?! Агым уңаена үлгән балык кына йөзә, ә син агымга каршы йөзеп кара! Битеңә пешергән ризыгыңгы бәрсә дә, дәшмәдең, кеше алдында мыскыл итсә дә, телеңне тешләдең. Шул чакларда мин сезнең икегезне дә күралмый идем, икегезне дә!

Рауза дәшмәде.

– Аннары… Аннары минем дә сине кыйныйсым килде…

Рауза дәшмәде.

Гәүдәдән шәүлә генә калган яшь хатын идәннән иелеп шешә алды. Алдында торган буш стаканга хәмер агызды. Тынлыкны шешә бугазыннан чыккан голт-голт-голт иткән тавыш кына бозды.

Әмма Зөбәрҗәт стаканны кулына алырга өлгермәде. Ул яшен тизлегендә әнисенең кулына күчте. Аннан зәһәр сыекча кызның битеннән агып төште. Ул бу көтелмәгән хәлдән шашынып калды. «Ә» дип тә, «җә» дип тә әйтә алмады.

Рауза акрын гына торып, шешә белән стаканны алып, чүп савытына ташлады. Аннан ашыкмыйча тәһарәт алды. Шуннан соң иренең җансыз гәүдәсенә таба атлады. Күкрәген басып торган гармунны читкә алып куйды да күзләрен йомдырды. Кулын күкрәгенә куйгач, ишеккә юнәлде. Ишек тоткасына кулын куйгач, нидер исенә төшергәндәй кире борылды да, кызының йөзенә карамыйча гына:

– Мәет сакларга карчыклар керер… Алар кергәнче юк бул. Бу кыяфәтең белән атаңны мәсхәрәләмә… Үзеңне дә мәсхәрәләмә… Чыкмаган җанда өмет бар әле ул…

Раузаның теле ачылды. Чагылтау хәлләреннән соң беренче тапкыр ул үзендә ныклык сизде. Ә Зөбәрҗәт, ни гаҗәп, йөзенә сипкән хәмердән айныды. Ике хатын тормышларының хәлиткеч мизгеле җиткәнен аңладылар. Йә алар берәм-берәм җәһәннәмгә мәтәлә, йә аякка баса. Иртән алар өчәү иделәр әле. Гафурны гармуны басып үтерде.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү