Үткәннәрне уйлап – киләчәккә. Казанда узучы «Энергопром – 2025» Татарстан халыкара форумында энергетика тармагының иртәгәсе турында сөйләшәләр. «Казан Экспо»да яңгыраган төп фикерләрнең берсе – илгә әлеге тармакка бәйле яңа илкүләм проект кирәк.
Быелгы форумның дәрәҗәле кунакларыннан берсе – Россия энергетика министры Сергей Цивилев. Сүз уңаеннан, былтыр ул бу чарага Кемерово өлкәсе губернаторы вазыйфасында килгән иде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов федераль министрга республикадан чыккан тәкъдимнәргә теләктәшлек күрсәткәне өчен, шул исәптән халыкара энергетика форумын оештыруда да, рәхмәт белдерде. Ул шатлыгы белән дә уртаклашты: «Сезне сөендерә һәм сезнең белән бергә үзем дә сөенә алам: әлеге форум гомумфедераль әһәмияткә ия булачак дип килештек. Уртак оештыру комитеты төзеләчәк. Аны Сергей Цивилев җитәкләячәк, без исә ярдәм итәчәкбез. Һәм, әлбәттә, хәзерге көндә Россия өчен мондый мәйдан бик кирәк дип саныйм», – диде Рөстәм Миңнеханов форумның пленар утырышында.
Сергей Цивилев әйтүенчә, бүген илнең яңа энергетика системасын төзү бурычы тора. «Аны киләчәк буыннарга тапшырачакбыз. Киләчәктә аерым бер предприятиеләрнең мөмкинлекләре дә, халыкның тормыш дәрәҗәсе дә нәкъ менә яңа системага, безнең эш нәтиҗәсенә бәйле булачак. Моны үзебез өчен эшләмибез. Бу балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен кирәк», – диде ул.
Министр сугыш елларыннан соң СССРның Бердәм энергетика системасын төзүчеләр турында да күп сөйләде. «Без хәзер дә алар тудырган мөмкинлекләрдән файдаланабыз», – диде ул. Бу урында туктап шуны да әйтик: «Энергопром – 2025» халыкара форумы кысасында «KazanEnergyExpo» махсуслаштырылган энергетика күргәзмәсе дә уза. Күргәзмәдә үз продукциясен, шулай ук энергетика өлкәсендәге технологик һәм цифрлы яңалыкларны илнең 19 төбәгеннән һәм чит илләрдән килгән 91 компания тәкъдим итә. Арада иң зурысы – «Икеләтә җиңүчеләр» стенды. Ул энергетика тармагының Бөек Җиңүгә керткән өлешенә багышланган. Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Цивилев «Казан Экспо»да Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр дә тапшырдылар. Алар арасында Ленинград блокадасында яшәгән, тыныч тормышта 36 ел гомерен Казан вертолет заводына багышлаган Фәүзия Мөхәммәтшина да бар иде.
Пленар утырышта Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан илнең эре сәнәгать үзәкләренең берсе булып тора. «2021 елдан электр энергиясен эшләп чыгару үсеше 30 проценттан артып китте һәм 31,3 миллиард кВт/сәгатькә җитте, бу республиканың энергия системасының ышанычлылыгы һәм аның энергетик иминлеген ныгыту күрсәткече булып тора. Узган елда электр энергиясен куллану күләме 35 миллиард кВт/сәгать тәшкил итте», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, энергия системасының ышанычлылыгын һәм электр энергиясенә ихтыяҗның артуын тәэмин итү өчен Татарстанда инвестицион программалар гамәлгә ашырыла. «Соңгы 5 елда бу максатларга инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 170 миллиард сум тәшкил итте», – диде республика башлыгы.
Сергей Цивилев әйтүенчә, тармакның киләчәге 2050 елга кадәр исәпләнгән энергетика стратегиясендә чагылачак. Әлегә документ эш өстәлендә. Ә менә электр энергиясе үсешенең 2042 елга кадәр генераль схемасы төзелгән инде. «Сугыш алдыннан ГОЭЛРО (электрлаштыру буенча дәүләт комиссиясе) планы булган. Бу – бик кыска вакыт аралыгында тормышка ашырылган зур эш. Ул вакытта да нәкъ хәзерге кебек кыенлыклар булган: акча җитмәгән, технологияләр булмаган, санкцияләр керткәннәр. Безгә дөнья күләмендә иң арзанлы электр энергиясен тапшырдылар. Балалар һәм оныкларга кВТ/сәгатьнең нинди бәясен калдырачакбыз?» – дип эшкә дәрт өстәргә тырышты министр.
Форум кысасында килешүләр дә имзаланды. Аерым алганда, «Татэнерго» компаниясе һәм Урал турбина заводы хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Аның төп максаты – «Татэнерго» карамагындагы Зәй ГРЭСы базасында пар-газ установкасы төзү буенча зур проектны тормышка ашыру өчен технологик һәм икътисадый нигез барлыкка китерү. Станцияне яңарту электр энергиясенә ихтыяҗ артуга бәйле, шул ук вакытта, бу Татарстан гына түгел, ил энергетика системасы өчен дә кирәк, дип искәрттеләр форумда.
Халыкара форумда катнашучылар биредә үк кан басымын да үлчәп карый алды. Тикшерүдә Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Бу хактагы видеоязманы Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова урнаштырды. «ЭНЕРГОПРОМ» энергетика форумының энергиясе ташып тора. Катнашучыларның кан басымын үлчиләр», – дип язды ул.
Форумның икенче көненең төп чарасы – энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Министрлар Кабинеты утырышы. Анда, шул исәптән республикада энергияне сакчыл файдалану һәм энергия куллану нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә яхшы һәм начар эшли торган районнарны атадылар. «Республика әһәмиятендәге шәһәрләр булган районнар арасында – Лениногорск һәм Әлмәт районнары, шәһәр һәм авыл халкы булган районнар арасында – Кукмара, Мамадыш һәм Аксубай районнары, авыл халкы гына яшәгән районнар арасында – Мөслим һәм Чирмешән алдынгы урында», – диде Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко. Фикерне Татарстан Премьер-министры дәвам иттерде. «Олег Владимирович (Коробченко) әлеге юнәлештә уңышлы эшләүчеләрне әйтсә, мин артта калучыларны атарга телим. Болар: Биектау, Алабуга һәм Балык Бистәсе районнары. Киләсе елга кадәр вазгыятьне үзгәртү мөмкинлеге бар», – диде Алексей Песошин.
Форум бүген Яшьләр көне белән дәвам итә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat