Казанның Яңа бистә зиратында эшләүче Рәмзия Мифтахетдинованың күңелен яз саен бер нәрсә тырный. Ул да булса зиратка килүчеләрнең тәрбиясезлеге. Оятсызлыгы, дисәк тә, арттырмабыз.
– Әле кичә генә зиратта бер күңелсез хәл булды… Зиратка килгән ир белән хатын зират инвентарен урлап китте. Камералар юк, дип уйлаганнардыр инде. Камералар барысын да күрә! Иң күңелсезе шул: без ул кирәк-яракны үз акчабызга сатып алабыз бит. Ел саен шул ук хәл күзәтелә. Бу бит инде кешенең тәрбиясезлеге…
Рәмзия ханым сүзләренчә, яз җитүгә, халык зиратка якыннарының каберләрен чистартырга агыла. «Чистарту эшендә кирәк булган бөтен нәрсәне, пирчәткә, капчык, көрәк, тырмаларны үзегез белән алып килсәгез иде дип мөрәҗәгать итәсе килә халыкка. Зираттагылар бу кирәк-яракларны сезгә бирергә тиеш түгел. Алай уйламасыннар иде! Килүчеләр күп бит ул. Бөтен кешегә тырма-көрәк ничек җитсен?!» – ди зиратта эшләүче ханым.
Берничә ел элек кенә җыештырырга килүчеләргә чүп-чар өчен капчыклар бирә башлаганнар. Рәмзия ханым әйтүенчә, кешеләр анысын да, бушка булгач, өстәмә сорый икән. «Безнең бит башка зиратка да барасыбыз бар», – диләр. Бу бит инде оятсызлык, әдәпсезлек. Әле бит кирәк-яракны бирмәсәң, рәхмәт әйтеп түгел, каргап китәләр», – дип зар елый Рәмзия Мифтахетдинова.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat