Эшләгән акча кая китә? Гаилә чыгымнарын «ВТ» санады

Белмәсәгез – белегез: илдә яшәүче гаиләләр былтыр «очын-очка ялгап яшәү» өчен аена уртача 73 900 сум акча тоткан. Без әйтмәдек, Росстат мәгълүматлары бу. Хәер, моңа артык гаҗәпләнәсе дә юк. Эшлибез дә эшлибез, ә акча барыбер җитми. Акча кая китә? Гаилә чыгымнарын «ВТ» хәбәрчесе дә санап карады.

 

Бала хакы

Тик акча санауга керешкәнче, саннарга тукталыйк. Росстат мәгълүматларына караганда, былтыр илдә яшәүче гаиләләр ашау-эчү, коммуналь түләүләр, дарулар һәм кием-салым сатып алу кебек иң кирәкле чыгымнарга ай саен уртача 73 900 сум акча тоткан. Шәһәрдә яшәү кыйммәтрәк. Кала халкы ай саен 74,2 мең сум акча туздыра икән. Авылда ит, бәрәңгең үзеңнекеме, аена уртача 72,5 мең сум акча китә, ди. Иң аз чыгымнар бала булмаган гаиләләрдә – 64,2 мең сум. Ә менә күпбалалылар 2024 елда «очын-очка ялгап яшәү» өчен аена уртача 114,2 мең сум акча тоткан, дигән нәтиҗәгә килгән белгечләр.

Росстат мондый тикшерүне 2016 елдан бирле ике елга бер тапкыр үткәрә. Шунысы да бар: былтыр тәүге тапкыр иң кирәкле чыгымнарны җиңел түли алучылар барлык халыкның өчтән береннән артып, 34,8 процентка җиткән. Чагыштыру өчен: 2022 елда әлеге күрсәткеч 26,3 процент тәшкил иткән. Айдан-айга акчаны кыенлык белән җиткерүчеләр – 5,8 процент (2022 елда 9,3 процент булган).

 

Саныйсы да юк

Икътисад белгече Илдус Сафиуллин әйтүенчә, акчаны без түгел, ә инфляция «ашый».

– Бәяләр, шул исәптән азык-төлек хакы да бер урында тормый. Былтыр инфляция күрсәткече 9,52 процент тәшкил итте. Шуңа күрә ипи, сөт бәясе ник үскәнгә дә аптырыйсы юк. Кайбер мәгълүматларга караганда, былтыр азык-төлекнең реаль бәясе 50 процентка кадәр үскән. Гадәттә, көзге урып-җыю чоры тәмамлангач, кайбер төр продуктларга, мәсәлән, яшелчәгә бәяләр төшүен күзәтә идек. Тик хәзер андый нәрсә юк. Һәр бакчада диярлек үсә торган бәрәңге дә 80 процентка кыйммәтләнде былтыр. Сөт ризыкларын әйтеп тә торасы юк, – ди белгеч.

«ВТ» хәбәрчесе дә айлык чыгымнарны исәпләп карады. 12 яшьлек улым белән март аена «амбар кенәгәсе» ачтык. Кыз әле кечкенә, аңа 5 яшь. Ә менә малай акча кая киткәнен аңларлык инде, чыгымнарны күргәч, теге-бу кирәк дип, интернет кибетләргә сылтамалар җибәрүдән туктар, бәлки, дигән уй да туды башта. Ашау-эчүне аерым санап тормадык, азык-төлек кибетендә көнгә уртача 1 мең сум тотабыз. Шуңа күрә чыгымнар исемлегенә 30 мең сумны алдан ук язып куйдык. Урамда җылы булса да, коммуналь түләүләр  кышкыча килә, март аенда аңа 11 мең сум түләдек. Бакчада түләүле төркем – 9 мең сум. Бию түгәрәге – 3 мең сум. Футбол белән шөгыльләнүче улым бер айда ике турнирда катнашты, икесенә – 15 мең сум. Бу айда яңа форма да тектерделәр, аңа тагын 4700 сум түләдек. Ай азагы җиткәнче, исәп-хисап 70 мең сумлык чикне узган иде инде. Алга таба санап тормадык. Дәфтәрне яшереп үк куйдым, кәефне кырып ятмасын.

 

«Бер кешегә – 20 мең»

Авылда да чыгымнар шактый, ди Кукмара районының Вахит авылында яшәүче Язилә Галимуллина.

– Ике балабыз бар. Аларга унбер һәм алты яшь. Ирем беән икәү эшлибез. Айлык чыгымнарны аерып санап барган юк. Барысына бергә уртача йөз мең сум тирәсе китәдер инде. Ничек кенә булмасын, аякны юрганга карап сузасың. Үз йортыбыз белән яшәгәч, әле соңгы арада гына гараж салып бетердек. Аңа бер миллион сум тирәсе киткәндер. Бу да чыгым бит. Көндәлек чыгымнарга килгәндә, балаларга шактый акча китә. Алар гел үсеп тора. Шуңа күрә сезон саен киемнәрен яңартасы. Авылда яшәгәч, икешәр дә кирәк. Урамда уйнарга – бер куртка, яхшыга – икенчесе. Тәмле ашарга да яраталар. Туңдырма гына алам дисәң дә, ул 100 сумнан артык тора. Авылда да чыгымнар җитәрлек, кыскасы. Бакчабыз булса да, утырткан кишер-суган ел әйләнәсенә җитми, яз көне сатып алабыз. Тик зарланмыйча, булганына канәгать булып, шөкер итеп яшибез. Шәһәрдә бусага атлап чыккан саен акча түлисе бит. Ул яктан авылда бик рәхәт, – ди ул.

Казанда яшәүче Венера Миронова гаилә чыгымнарын киметүнең җаен тапкан. «Гаиләдәге бер кешегә аена якынча 20 мең сум акча китә. Чыгымнарны мөмкин кадәр киметергә тырышабыз. Мәсәлән, барлык сатып-алуларны алдан планлаштырабыз. Хәтта вак-төяген дә. Шикәр комы, он, ярма, токмач кебек азык-төлекне тартмалап яки капчыклап сатып алабыз. Камыр, кондитер ризыкларын фәкать өйдә генә пешерәбез. Ә азык-төлек кибетенә көн аралаш кына йөрибез. Күз кызыкмасын», – ди гаилә хисапчысы.

 

 

«Акча тотарга 7–8 яшьтән өйрәнәсе»

Гаилә бюджеты турында Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов белән сөйләштек.

– Чыгымнар ник арта?

– Соңгы өч елда халыкның керем дәрәҗәсе артты. Бюджет тармагында эшләүчеләр һәм пенсионерларны исәпкә алмаганда, әлбәттә. Аларның реаль керем дәрәҗәсе кими генә. Реаль керем дәрәҗәсе нәрсә дигән сүз? Бу – хезмәт хаклары һәм пенсияләрнең арту күрсәткеченнән инфляцияне алып атага кирәк. Шул ук азык-төлеккә инфляция, мәсәлән, уртача саннардан күпкә зуррак. Завод-фабрикаларда эшләүчеләрнең, Ватанны саклаучыларның керемнәре артты. Шуңа күрә алар күбрәк акча тота башлады. Бу хакта сөйләгәндә тагын бер нәрсәне истә тотарга кирәк: соңгы 1,5 ел вакыт эчендә халыкның кредит алу мөмкинлеге кимеде. Ягъни ил халкы эшләп тапкан акчасын туздыра.

– Бер генә яшибез дип, акчаны иркен тоту дөресме?

– Безнең халыкның күпчелегенең финанс белеме аз. Шуңа күрә, күбрәк акча эшли башлагач, аны зуррак сатып алуларга дип җыеп бару урынына, тизрәк туздыру ягын карыйлар. Мондый кешеләр финанс яктан уңышка ирешә алмаячак. Чөнки аларга бөтен нәрсә хәзер һәм биредә үк кирәк. Алар белән эмоциональ сатып алулар идарә итә. Шул ук лотереяда зур суммада акча отучыларны карагыз. Аларның күбесе тиз арада элеккеге финанс хәленә әйләнеп кайта.

– Гаилә бюджетын алып бару кирәкме?

– Бик кирәк. һәр гаиләдә кем дә булса керемнәр һәм чыгымнарны исәпләп барырга тиеш. Чөнки гаилә бюджетын алып барганда эмоциональ, ягъни кирәк булмаган сатып алулар да күренә. Тора-бара мондый артык-портыкка акчаны әрәм-шәрәм итмәскә өйрәнәсең. Бу гадәт һәр гаиләдә булырга тиеш. Баланы 7–8 яшьтән исәп-хисап алып барырга өйрәтергә киңәш ителә. Моның өчен әти-әни үрнәге кирәк, әлбәттә. Гаилә бюджетыннан кирәкмәгән чыгымнарны сызып ташларга өйрәнгән очракта гына акча туплап була.

 

 

Уртача хәлле гаиләдә хезмәт хакы кая китә?

Азык-төлек                                                                                 54%

Төрле хезмәтләр (транспорт, медицина, белем бирү һ.б.)     16%

Кием-салым                                                                                12%

Коммуналь хезмәтләр                                                                10%

Башкасы                                                                                       8%

Росстат мәгълүматлары

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү