«Мин акча эшли белмим»: бу уйлардан арыну буенча психолог киңәшләре

«Безгә калгач, шул булыр инде», «Миңа акча гел авырлык белән килә», «Кая инде миңа шундый матур тормыш?!» Таныш уйлармы? Психологиядә аларның барысын да кешене чикли торган уй-күрсәтмәләр дип атыйлар. Алар безне ниндидер адымнардан тыя, тормышыбызны яхшыртырга, рәхәт итеп яшәргә комачаулый. Каян килә соң ул андый уй-күрсәтмәләр? Алардан котылып буламы?

Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә коуч, психолог Илүзә Әминова ярдәм итте.

– Нинди уй-күрсәтмәләр безне чикли?

– Аларның шартлыча биш төре бар. Беренчесе – «мин моңа лаек түгел». Икенчесе – «мин тиеш». Өченчесе – «мин үзгәрә алмыйм инде». Дүртенчесе – «дөнья, кешеләр шулкадәр кырыс, үземне саклар өчен, мин ябылырга тиеш». Бишенчесе – «миңа беркайчан да уңыш елмаймый».

– Аларны ничек ачыкларга һәм алардан ничек арынырга?

– Чикли торган күрсәтмәләр безнең барыбызда да бар. Ләкин шуны аңларга кирәк: алар күп очракта безгә читтән «тагыла», бирелә. Балачакны искә төшерик: без шундый кыю, ирекле, нәрсә телибез – шуны эшлибез. Һәм үскән саен безне күрсәтмәләр «тагып» чиклиләр. Башта әти-әни тәрбиясе аша булса, соңыннан тормыш тәҗрибәсе зур роль уйный. Кемдәдер чикли торган күрсәтмәләр күбрәк була. Монысы инде кешенең йомшак яки нык холыклы булуы, ягъни табигатенә һәм тормышындагы вакыйгаларга бәйле. Әйтик, кемнеңдер әти-әнисе кырыс булган, яки ул үзе тормышында начар вакыйгалар белән еш очрашкан.

Аларны ничек ачыкларга соң? Бер бик җайлы ысул бар. 

Моның өчен көн дәвамында каләм һәм куен дәфтәре кул астында булырга тиеш. Шунда көнозын уйлар, фикерләр, хис-кичерешләрне язып барырга кирәк.

Әйтик, сез кибеткә кердегез дә нидер алырга теләдегез, әмма сатучыдан сорарга кыенсынып калдыгыз. Ни өчен болай булды соң? Нинди хисләр кичердегез? Нигә туктап калдыгыз? Барысын да язып куярга кирәк. Көн дәвамында булган вакыйгаларны шулай анализлаган очракта чикли торган күрсәтмәләрне табарга мөмкин.

Ә тапкач нишләргә? Һәр күрсәтмәне яхшыга үзгәртергә мөмкин. Әйтик, сез кибеттә сатучыга эндәшә алмадыгыз. Ә эндәшсәгез ни булыр иде? Башыгызда уңай сценарий төзегез. Башка вакытта үзегезне шул сценарий буенча тотыгыз. Чикли торган күрсәтмәләрне яхшыга үзгәртеп, уңай сценарийларны тормышта ешрак кулланырга, аларны «ныгытырга» кирәк.

– Ә без ул чикли торган күрсәтмәләрне тоябызмы? Тәнебезгә тәэсир итәләрме алар?

– Әлбәттә. Кайбер кешенең хәтта ашказаны авыртып куя, кан тамырлары бүртә, мускуллары тартышып куя. Кемнеңдер аркасындагы билгеле бер урыннар сиздереп ала, бит мускуллары тартыша, йөрәге катырак тибә башлый. Психологиядә шундый гыйбарә бар: «Тәнеңне тыңла». Чыннан да, билгеле бер күрсәтмәләр безне ниндидер адымнан тыйган вакытта киеренкелек сизелә. Билгеле, үзенә, тәненә игътибарлы булган кеше моны яхшы тоя. Гомумән, безнең тәнебез тормыштагы һәр вакыйгага, хис-тойгыларга җавап бирә. Бу аеруча стресс вакытында яхшы сизелә.

– Әйдәгез, аерым мисалларны барлыйк әле. Әйтик, «мин моңа лаек түгел». Аны башкача «синдром самозванца» дип тә атыйлар. Мондый уй-күрсәтмә кешедә ни сәбәпле барлыкка килә?

– Мондый күрсәтмә үзбәясе түбән булган кешеләргә хас. «Юк, юк, мин түгел», «Кая инде миңа?» – танышмы бу уйлар? Мондый кешеләргә нәкъ менә үзбәяләрен үстерү өстендә эшләргә, эчке ныклыкны арттырырга кирәк.

– «Мин акча таба\эшли\җыя белмим» дигән күрсәтмәнең тамыры кая барып тоташа?

– Тәрбиягә, финанс яктан белемсезлеккә. Гаиләдә, мәктәптә акча мәсьәләсенә тиешле игътибар бирелми икән, киләчәктә кешенең акчага бәйле чикләүләре барлыкка килә. Без бит акча белән эш итәргә дә кемнәндер өйрәнәбез. Шуңа бу җәһәттән тәрбия бик мөһим.

Андый күрсәтмә барлыкка килгән икән инде, финанс яктан белемне үзлектән арттырырга кирәк. Ул бер дә авыр түгел.

Гомумән, үзеңне чикли торган күрсәтмәләрдән арыну беренче карашка гына авыр тоела. Аларны уңай якка «борып», сине чикли торган сүзләрне яхшыга үзгәртәсең дә аларны көн саен кабатлыйсың. Кычкырып. Һәм, үзең дә сизмәстән, шуларга ышанасың. Моның өчен үзеңне сындырырга да, тормышыңа ниндидер глобаль үзгәрешләр дә кертергә кирәкми. Фәкать даимилек мөһим.

 

Илүзә Әминовадан әлеге теманы тирәнрәк өйрәнергә, яшәргә комачаулый торган күрсәтмәләрдән арынырга ярдәм итә торган китаплар исемлеге

– «Токсичные мысли», Эми Джонсон.

– «Гибкая личность. Как избавиться от ограничивающих убеждений и изменить свое будущее», Бенджамин Харди.

– «Пора меняться! Как освободиться от ограничивающих убеждений и реализовать свой потенциал», Евгения Алегриа.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү